Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов Мәскәүгә экспертизага җибәрелә


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Элегрәк Шәмсетдинов бабайлыктан зыян күрүче дип танылган иде.

Гаскәрдә сигез кешене атып үтерүдә гаепләнгән Рамил Шәмсетдинов 26 декабрь көнне Мәскәүгә җибәреләчәк. Анда ул психологик-психиатрик экспертиза үтәчәк. Моның хакта Шәмсетдиновның адвокатына сылтанып, "Интерфакс" хәбәр итә.

"26 декабрьдә аны Мәскәүгә алып барачаклар. Ул яхшы хәлдә, үзен яхшы хис итә", дип сөйләде "Подъем" басмасына Рамил әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов.

Элегрәк Шәмсетдинов адвокаты Руслан Нәгыев Шәмсетдинов бабайлыктан зыян күрүче дип танылуын хәбәр итте. "Бу эш кысаларында Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче дип танылган", диде ул.

Руслан Нәгыев икенче бер адвокат Равил Тугушев белән берлектә Рамил Шәмсетдиновны яклый. Тугушев Азатлыкка Рамил белән очрашуы, ул хезмәт иткән хәрби бүлектәге тәртипсезлекләр турында сөйләде.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.

Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, интернетта петиция ​урнаштырды.

Рамил Шәмсетдиновны якаларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.

Адвокат Равил Тугушев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдиновка Русия Җинаять кодексының "Үтерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Соңрак "Үтерү нияте" маддәсе нигезендә тагын бер гаепләү өстәлгән. Бу маддәләрдә алты елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

XS
SM
MD
LG