Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзия хөкүмәте Кытайда уйгырларның хокуклары бозылуын тикшерәчәк


Малайзия премьер-министры Маһатһир Мөхәммәт
Малайзия премьер-министры Маһатһир Мөхәммәт

Малайзия хөкүмәте халыкара институтка Кытайдагы мөселман уйгыр халкының хәлен тикшереп, хисап бирүне йөкләгән.

Малайзиянең Ислам фикере һәм цивилизациясе халыкара институты (ISTAC) Кытайның Синҗан автоном бүлгесендә мөселман уйгырларның хокуклары бозылу очракларын тикшерәчәк. Малайзия хөкүмәте институтка тикшерү барышында алынган мәгълүматлардан хисап тапшыруны йөкләгән, дип яза Anadolu агентлыгы.

Малайзиянең тышкы эшләр министры Сәйфетдин Абдулла белдергәнчә, ил җитәкчелеге дөреслеккә туры килгән мәгълүмат белән эш итәргә тели. "Малайзия Кытай хөкүмәте әйткән хәбәрләрне сукырларча хупламаячак, шул ук вакытты Кытайны ачык рәвештә тәнкыйтьләмәячәк тә", дип белдергән Абдулла. "Без анда булган һәрбер вакыйганың дөреслегенә инанырга телибез" дигән ул.

Элегрәк Малайзия премьер-министры Маһатһир Мөхәммәт Малайзия хөкүмәтенең Кытайның Синҗандагы уйгырлар белән бәйле эчке эшләренә тыкшынмавын белдергән иде. Шул ук вакытта ул Синҗанда мөселманнар хокуклары кысылганын таныды дип язды Sindonews.

Маһатһир Мөхәммәт уйгыр качаклары Малайзиягә сыену сорап килсә, аларны Кытай тарафыннан таләп булса да, Кытайга тапшырмаячакларын да белдерде.

Кытай хөкүмәтенең мөселманнарны кысрыклау сәясәте бүтән илләрдән килгән туристларга да зыян сала. World of Buzz хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә Синҗанда булып кайткан Малайзия туристлары аларны уйгыр мәчетендә намаз кылган өчен полиция тоткарлавын әйткән. "Безне җибәрделәр, әмма теләгән мәчеттә намаз кыла алмау безнең күңелебезне төшерде" дигән Малайзия вәкилләре.

  • Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.
  • Хокук яклаучылар Кытайда мөселманнар тотылучы 182 "тәрбия үзәге", төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагере ачыклануы турында хәбәр итте.
  • Кытайда мөселманнарга карата хокук бозуларны туктатуга чакырулар төрле илләрдә яңгырый. Декабр башында АКШ Вәкилләр Пулаты Кытайдагы мөселманнарны яклаучы канун өлгесен хуплап чыкты.
  • 26 декабрдә Күвәйт парламенты депутатлары Кытайда мөселманнарның хокуклары кысылуга каршы булуларын белдерде. Алар бу турыда ил хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыкты.

XS
SM
MD
LG