Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күвәйт депутатлары Кытай һәм Һиндстан мөселманнарын яклап чыкты


Кувәйт парламенты (архив фотосы)
Кувәйт парламенты (архив фотосы)

Күвәйт парламенты депутатлары Кытайны төрки мөселманнар хокукларын бозуда гаепләп, үз илләренең хөкүмәтен вазгыятькә катнашырга өндәде.

Күвәйт парламентында 27 депутат ил хөкүмәтенә мөрәҗәгать белән чыкты, алар Көнчыгыш Төркестан (Кытайның Синҗан төбәге) һәм Һиндстанда мөселманнарның хокуклары бозылуны булдырмас өчен чаралар күрергә чакыралар дип яза "Anadolu" агентлыгы.

Мөрәҗәгатләрендә депутатлар Кытай коммунистлары тарафыннан җәбер күрүче уйгыр мөселманнары белән теләктәш булуларын ассызыклаган.

Депутатлар Кытайны төрки мөселман төркеме вәкилләренә карата репрессив сәясәт алып баруда, аларны дини, сәүдә һәм мәдәни хокукларыннан мәхрүм итүдә гаепләделәр.

Моннан тыш, Күвәйт депутатлары Һиндстанда мөселманнарга карата кертелгән чикләүләр хакында да борчу белдергән. Һиндстанда кабул ителән яңа канун нигезендә Һиндстан ватандашлыгы хокукы Әфганстан, Бангладеш һәм Пакыстаннан күчеп килгән мөһәҗирләр арасыннан индуслар, парслар, сикхлар, буддачылар, җайннар һәм христианнарга гына биреләчәк, ә мөселман динендә булган мөһаҗирләргә ватандашлык хокукы бирелмәячәк.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

14 ноябрдә "Көнчыгыш Төркестанны торгызу милли хәрәкәте" (ETNAM) хокук яклау оешмасы Кытайда мөселманнар тотылучы 182 "тәрбия үзәге", төрмә дип фаразланган 209 бина һәм 74 хезмәт лагере ачыклануы турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG