Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан исерек килеш җинаять кылучылар саны рейтингында икенче урында


Башкортстанда узган елның гыйнварыннан ноябренә кадәр исерек килеш җинаять кылучы 10119 кеше ачыкланган. Әлеге күрсәткеч белән Башкортстан Русиядә икенче урында тора. 

Башкортстан Русия төбәкләрендә ачыкланган исерек җинаятьчеләр санына караганда лидерлар рәтендә. Бу хактагы мәгълүмат баш прокуратураның хокукый стастистика порталында урнаштырылган.

Быел Башкортстан икенче урында. Беренче урында Свердлау өлкәсе 10 602 кеше), өченчедә - Чиләбе өлкәсе (9759).

Исерек җинаятьчеләрнең иң әзе Ингушетиядә. Анда 11 ай эчендә 89 кеше хәмер эчкән килеш җинаять кылган. Чечня, Ненец автоном бүлгесендә дә исерек килеш хокук бозучылар саны күп булмаган.

Татарстан әлеге рейтингта унынчы урында. Анда былтыр гыйнвардан алып ноябрьгә кадәр 6365 кешенең исерек килеш җинаять кылуы ачыкланган.

Былтыр Башкортстан әлеге рейтингта беренче урында иде. Исерек килеш җинаять кылучылар саны бер ел эчендә 16,4 процентка кимегән.

XS
SM
MD
LG