Accessibility links

Томски татарлары тарихи йортны торгызуга Казаннан акча көтә


Томскидагы татар бистәсе
Томскидагы татар бистәсе

Агач бинаны торгызыр өчен якынча 30 млн сум кирәк. Акча булган очракта, татар йортын 2020 елда төзекләндерә башлаячаклар.

Томски татарларының милли-мәдәни мохтарияте Мәскәү трактындагы 7нче йортны торгызуда финанс ярдәм сорап Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итте. Бу хакта мохтариятнең башлыгы Фаил Камалитов РИА Томск агентлыгына белдергән.

Моңа кадәр Томски хакимияте 2019 ел ахырында торгызылырга тиешле борынгы агач йортлар исемлегенә төзәтмәләр кертте. "701 исемлеге"ндә XIX гасырда төзелгән татар йорты да бар. Ул үз вакытында янгыннан зыян күрә һәм җимерелергә тиеш була. Бина Томскиның тарихи районында урнашкан "Татар бистәсе" ландшафт саклау зонасында урнашкан.

"Мин Васил Шәйхразиев (Милли шура рәисе - ред.) исеменә Томски шәһәренең тарихи бистәсендә урнашкан йортны торгызуда ярдәм итүне сорап хат юлладым. Без мохтарият буларак "Дом за рубль" програмында катнашырга телибез", ди Камалитов.

Камалитов сүзләренчә, бинаны торгызу эшенә 2020 елда керешергә җыеналар. Төзекләндерү өчен якынча 30 миллион сум акча кирәк.

Агач йорт Томски мэриясе тәкъдим иткән 27 объект арасыннан сайланып алынган. Татарстан хакимиятеннән акча бүлеп бирү карарын гыйнвар ахырында алырга өмет итәләр. Әгәр да финанслар бүленсә, милли-мәдәни мохтарият "Дом за рубль" проектында инвестор сыйфатында катнашачак беренче иҗтимагый оешма була.

"Дом за рубль" проекты 2016 елдан тормышка ашырыла. Ул инвесторларга борынгы йортларны үз ихтыяҗлары өчен төзекләндереп, аренда түләве ташламаларын алырга мөмкинлек бирә. Ташламалар җир кишәрлеген файдаланган өчен дә бирелә. "Дом за рубль" проектында арендага 25 тарихи бина тапшырылган, өч объект торгызылган, тагын унысында эшләр алып барыла. 2023 елга кадәр 60 тарихи бинаны торгызу өчен инвесторларга тапшыру ниятләнә.

XS
SM
MD
LG