Accessibility links

"Татар бистәләре милләтнең дөнья тарихында өлеше зур булуын күрсәтә"


Томскиның Кызыл мәчетендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының секция утырышы
Томскиның Кызыл мәчетендә төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының секция утырышы

Төрле шәһәрләрдәге татар бистәләре татарларның дөнья тарихындагы һәм мәдәниятендәге өлеше зур булуын күрсәтә. 12-13 сентябрь Томскида төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр форумын оештырган Альберт Борһанов Азатлыкка шулай дип белдерде. Галим белән әлеге форум һәм Томскидагы тарихи татар бистәсе турында әңгәмә кордык.

—​ Бу конференцияне уздыру өчен нигә нәкъ менә Томски сайланды?

— Бу төбәкне өйрәнүчеләрнең өченче шундый зур рәсми җыены дияргә мөмкин. Беренчесе Казанда, икенчесе Уфада узган иде. Шулай ук ике кечкенәрәк җыен да узды. Томскида, еракта уздыру җиңел булмады, төрле фикерләр белдерелде. Әмма Дөнья татар конгрессы, Томскидагы хезмәттәшләр ярдәме белән чараны уңышлы гына оештыра алдык дип уйлыйм. Томски, бердән, ерак булса, икенчедән, вакыты да бик уңай түгел иде. Әле генә сайлаулар узган, уку елы башланган, укытучылар, галимнәр өчен уңайсыз чак. Мин беренче чиратта чараның сыйфаты өчен борчылган идем, кирәкле галимнәр булмас дип. Әмма галимнәр, белгечләр дә, төбәкләрне өйрәнүчеләр дә җитәрлек булды, дин әһелләре, җирле хакимияр вәкилләрне килде, журналистлар да шактый күренде. Конгресс ярдәме белән 54 кешене Казаннан Томскига махсус бер поезд вагонына туплап алып килдек. Омски өлкәсеннән генә дә 30-га якын кеше булды. Барлыгы 20-ләп төбәктән вәкиләр җыелды.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

Русия шәһәрләрендәге татар бистәләрен саклау стратегиясе кысаларында җыенның төп темасы итеп "Татар шәһәр бистәсе, үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары"н алдык. Җыенның пленар утырышында да төп игътибарны бистәләр темасына юнәлттек. Әстерхан, Сембер, Казан, Ижау, Свердлау, Төмән, Омскидагы һәм башка шәһәрләрдәге татар бистәләре турында кызыклы чыгышлар булды. 92 яшьлек Томски галимәсе Лидия Муравьева чыгышында җирле урысларның шәһәрдәге татар бистәсенә һәм анда яшәүче татарларга уңай мөнәсәбәте чагылды. Чөнки Томскида зур һәм яхшы сакланган татар бистәсе бар.

Томски татар мәдәни үзәге бинасы, элекке Кәрим бай йорты
Томски татар мәдәни үзәге бинасы, элекке Кәрим бай йорты

—​ Секцияләр утырышлары нинди темаларга багышланды?

— Татар мәдәни үзәгендә, элекке татар сәүдәгәре салдырган матур тарихи бинада узган беренче секциядә шәһәрләшү һәм глобальләшү шартларында татар бистәләренең татарлыкны саклаудагы роле турында сүз барды. Ул бистәләрнең үткәннән бүгенгә кадәр тарихы, аларның туризм һәм тәрбия мөмкинлекләре турында да фикерләштек. Икенче һәм өченче секция Октябрь инкыйлабына кадәр төзелгән, совет чорыннан соң яңадан торгызылган Кызыл мәчеттә узды. Икенче секция татар авылының татар тарихының һәм мәдәниятенең төп нигезе булуы турында булды. Өченче секциядә сүз аерым татар авыллары, бөек шәхесләрнең тормышы һәм иҗатына, тарихи мәдәниятне саклау мәсьәләләренә багышланды. Бу форумда ясалган чыгышларны туплап ноябрь аенда татар авылларына һәм шәһәрләрдәге бистәләргә багышланган махсус җыентык чыгарачакбыз.

Томскидагы татар бистәсе
Томскидагы татар бистәсе

—​ Томскидагы татар бистәсе үзе дә аерым игътибарга лаек.

— Әйе, форум кысаларында шәһәрдә бик яхшы сакланган татар бистәсе биналары белән танышу програмы да булды. Татар урамы дип аталган бу урында бик матур бизәкләр белән агачтан салынган ике-өч катлы борынгы татар йортлары бар. Шәһәр үзәгендәге бу бистәне реставрацияләп, төзекләндереп тормышка кире кайтарырга кирәк. Беренчедән, бу татар тарихын күрсәтүче бистә туристлар җәлеп итәргә булышса, икенчедән татар балаларын һәм башка милләтләрне тәрбияләүгә өлеш кертә ала. Татарлар, милләт буларак, дөнья тарихында һәм мәдәниятендә үз өлешләре бик зур булуын аңларга тиеш. Халык шушы биналар аша аны күрергә тиеш. Русия, Томски һәм Татарстан җитәкчелегенә бу урынны федераль дәрәҗәдәге музей-тыюлык итү турында мөрәҗәгать белән чыгу кирәклеген форумның резолюциясенә дә керттек. Бу тәкъдимгә Томски мэры урынбасары да хуплау белдерде.

Әмма монда бер проблем бар – бу йортларда кешеләр яши. Совет чорында бу йортлар төрле милләт кешеләренә бирелгән. Хәзер ул кешеләргә башка урында торак бирү мәсьләсен чишәргә кирәк булачак. Бу – зур проблем, чөнки Томски өлкәсендә газ чыгарылса да, өлкәне бай димәс идем, күп акча Мәскәүгә китә. Томски хакимияте вәкилләре шәһәрдә туризмны үстерү өчен Татарстаннан тәҗрибә алырга теләвен дә белдерде.

Томскидагы татар бистәсе һәм Кызыл мәчет манаралары
Томскидагы татар бистәсе һәм Кызыл мәчет манаралары

—​ Томскидагы бу татар бистәсе ничек барлыкка килгән?

— Ул XVIII-XIX гасырда анда яшәгән татар сәүдәгәрләре төзеткән йортлар. Ул йортлар агачтан булса, шул чорда салынган Ак мәчет һәм Кызыл мәчет – кирпечтән. Кызыл мәчет совет чорында кибет һәм әйбер саклау урыны буларак кулланылып акрынлап таушалган булган. 2015 елда төзекләндерелгән. Ак мәчеттә хәзер намазларны кыргыз имамы, Кызыл мәчеттә таҗик имамы алып бара.

—​ Ягъни, бу мәчетләр хәзер татар кулыннан китеп барамы?

— Алай димәс идем, кулыннан чыккан диеп булса да, анда татарлар бик актив, мәчеткә йөриләр.

Томскидагы Ак мәчет
Томскидагы Ак мәчет

—​ Хәзер татар бистәсендә башка милләт кешеләре яши дидегез. Аларның татар архитектурасына, мәдәниятенә, тарихына мөнәсәбәте нинди? Алар аның кыйммәтен аңлыймы?

— Анда яшәүчеләр белән аралашу мөмкинлеге булмады. Әмма урамда очраган кешеләр бу бистә өчен борчылуларын, аны сакларга кирәк дип исәпләүләрен белдерде. Татарларга хөрмәт белән карыйлар. Татарларның Томски өлкәсе икътисадына һәм мәдәниятенә керткән өлеше бик зур.

—​ Казанда да татар бистәләре бар, Яңа татар бистәсе һәм Иске татар бистәсе. Андый урыннар башка шәһәрләрдә дә бар. Кайвакыт яхшы гына сакланган йортларны ут төртеп яндырып аның урынында башка йорт төзү очраклары да булды. Яшел үзәннең Полукамушки дип аталган тарихи урынында да хәзер шундый йортлар яна. Томски Татарстанга кайсыдыр яктан үрнәк була аламы?

— Томскидагы йортлар бик яхшы сакланган. Казанның мең еллыгына әзерлек барышында бездә 90-нчы елларда күп кенә тарихи йортларны юк иттеләр. Хәзер җитәкчеләр моның хата булуын аңлады, хәзер инде реставрацияләүгә өстенлек бирелә. Казанның татар бистәсендәге йортлар инде матур итеп төзекләндереп куелды, әмма анда күп йортлар инде юк бит. Томскида узган бу форум Казандагы һәм башка шәһәр-авыллардагы архитектура һәйкәлләрен саклау һәм яңадан күтәрү өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Татарстандагы күп кенә авылларда булганым бар. Аларда да иске мәдрәсәләр, йортлар сакланган. Аларны яңадан күтәрергә, реставрацияләргә кирәк. Шәһәрләрдә инде күп эшләнде, моны авылларда да эшләргә кирәк. Былтыр Казанда этнотуризмга багышланган конференция дә узды. Этнотуризм шәһәрдә генә түгел, районнарда, авылларда да булырга тиеш.

—​ Русиядән читтә, Азәрбайҗанда, Кытайда яки Япониядә дә татар бистәләре бар. Дөньядагы барлык татар бистәләре турында мәгълүмат базасы булдырылганмы һәм аларны саклау өчен Татарстан хакимиятенең яки Дөнья татар конгрессының програмы бармы?

— Томскидагы форум бу тема зурлап күтәрелгән беренче җыен булды. Без бу эшнең башында гына дип әйтер идем. Аерым шәһәрләр яки авыллар тарихы турында китаплар чыга, әмма читкә барып эшләүче галимнәр бик аз. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты соңгы вакытта бу юнәлештә эшли. Алар Томскига барып эшләп китап чыгарды. Энциклопедия институты да яхшы гына эшли. Әмма башка институтларның бу юнәлештәге эше бик күренми.

XS
SM
MD
LG