Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли туризм – ул мунча ягып бәлеш ашау гына түгел"


Конференциядә катнашучылар
Конференциядә катнашучылар

Милли туризмның идеологиясе – милләтне таныту, максаты – бөтен дөньяга татар исемен тарату булырга тиеш дип саный белгечләр.

15-16 ноябрь Казанда "Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.

Конференция барышында өч секция эшләде. Беренчесендә татар дөньясында этнотуризм проблемнары тикшерелде. Икенчесендә Русия һәм Татарстанда туган якны өйрәнү этнотуризмны өйрәнү эшчәнлекләре, өченчесендә мәктәп һәм музейның этнотуризмда роле бәяләнде.

Чараны оештыручыларның берсе, "Татарстанның татар төбәкчеләре җәмгыяте" җитәкчесе галим Альберт Борһанов этнотуризм өлкәсендә чишеләсе мәсьәләләргә тукталып, беренче чиратта бу юнәлештә фәнни-методик шура төзү кирәклеген әйтте.

Альберт Борһанов
Альберт Борһанов

Бу фәнни-методик шурада туризм оешмалары вәкилләре, төбәкчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, дин әһелләре, авыл-район җитәкчеләре урынбасарлары булырга һәм алар этнотуризм өлкәсендәге мәсьәләләрне тикшерергә тиеш, дип белдерде Борһанов.

Галим Дамир Исхаков этнотуризмга тотынганчы башта аның объектларын билгеләргә кирәк, туристларны нәрсә җәлеп итә ала, шуны белергә кирәк дип саный.

"Туристлар өчен иң кызыгы – объектның этник йөзе. Туристларга уникаль продукт кирәк. Бу продукт милли йөзле булса, тагын да яхшырак. Менә шул милли йөзле продуктларны булдыру өчен башта алар бик яхшылап өйрәнелергә тиеш. Һәм экскурсоводлар да аның турында бик яхшылап белергә тиеш.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Аннан соң һәрбер кеше бу урыннарда үзе дә йөреп карасын өчен аерым буклетлар булырга тиеш. Бу – үзенә күрә бер индустрия, аны болай гына башкарып чыгып булмый. Димәк этнотуризмның фәнни ягы да, тормышта кулланыла торган ягы да, милли кухня ягы да булырга тиеш", ди галим.

Милли туризмның фәнни ягы да, милли кухня ягы да булырга тиеш

Исхаков фикеренчә, этнотуризм, туризмның бер юнәлеше буларак, табышлы әйбер. Әмма аны оештыра белергә кирәк. Татарстанда табигать ягыннан матур урыннар бик күп, ул урыннарда татар авыллары да күп. Бу авылларның күбесендә эш юк. Һәм бу авылларда туристик юнәлештә эшне алып барырга була.

Исхаков этник туризмда әле соңга калынмады, бу юнәлештә тиз генә эшкә керешергә кирәк дип саный.

"Безгә ашыгырга кирәк. Чөнки безгә дигән урынны башкалар алырга мөмкин. Хәзер "Милли подворье" дип урыслар да йөри. Чуашлар, марилар да селкенәләр. Татарга да вакыт җитте. Безгә дәррәү күтәрелеп бу эшкә тотынырга кирәк. Безнең потенциаль мөмкинлекләр бик зур. Татарның тарихы бик зур. Шуңа күрә этнотуризмны тарихи яктан да күрсәтеп башкарып чыгарга мөмкин", ди ул.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова этнотуризмга тарихи күзлектән карарга, аңа милләтне үстерү итеп карарга кирәк дип саный.

"Татарстанда этнотуризм түгел, әле гадәти туризм да яңа гына урнашып килә. Алга киткән Европа илләре, шул ук Төркиядә туризм – төп керем чыганагы. Ә татар халкына туризм хас түгел. Татар халкы йөремсәк булса да, өен күрсәтеп, мунчасын күрсәтеп акча эшләүдән ояла, уңайсызлана. Әмма этнотуризмга тарихи күзлектән карасаң, идеология салсаң, моны милләтне күрсәтү дип карасаң, аннан ике яклап файда алырга була.

Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Беренчедән, чынлап та акча эшләргә, керем алырга була. Икенчедән аның белән милләтне күрсәтергә була. Мин шушыларны күздә тотып докладымны "Милләт тарихы этнотуризм аша" дип әзерләгән идем. Ягъни, Себер һәм Урал мисалында милләтнең мең еллык тарихын, аның бөек башкалаларын, аның бөек шәхесләре туган һәм үлгән урыннарын, аның җимерелеп бетмәгән ничә гасырлык биналарын этнотуризм маршрутларына кертеп чыгышмны әзерләдем. Әмма минем чыгышымны пленар утырыштан сызганнар. Министрлар, Шәйхразиевлар килә дип уйлаганнардыр инде. Әмма аларның берсе дә килмәде.

Секция утырышында шулай да мин үз фикерләремне җиткердем. Без милли туризмны мунча ягу, бәлеш пешерү, каз йолку дип бик примитив итеп аңлыйбыз икән - без бик мескен милләт булып күренәчәкбез.

Мунча ягу, бәлеш пешерү этнотуризм түгел, ә татарны мыскыл итү генә

Хәзер моның белән шөгыльләнүчеләр бар. Әйтик Казан тирәсендәге бер авылга тәва кошы, дөяне бастырып куялар да менә татар авылы дип күрсәтәләр. Аларның безгә ни катнашы бар? Мунча ягу, бәлеш пешерү этнотуризм түгел, ә татарны мыскыл итү генә. Безгә иң беренче тарихны күрсәтергә кирәк. Шулай ук фольклор да, милли киемнәр дә булсын.

Этнотуризм Казан белән генә чикләнергә тиеш түгел, башка төбәкләрдәге татарлар яшәгән урыннарны да, Татарстанның башка урыннарын да күрсәтергә кирәк.

Мин, мәсәлән, иң башта Биләргә алып барыр идем туристларны. Чөнки безнең исламны кабул иткән урын ул Биләр. Болгар түгел. Мин моны Шәймиевкә дә әйттем. Сезнең ялганыгыз артыннан хәзер бөтен халык бара, дидем. Шәймиев тә, без - тарихчылар да исламның 922 елда Биләрдә кабул ителгәнен беләбез. Болгар ул вакытта пристань шәһәре генә булган. Биләрдә әле бер процент казу эшләре дә башкарылмаган. Бер мәчет чыккан да, бер кәрван сарай чыккан. Халыкны анда алып бармыйлар, күрсәтмиләр.

Мистика туризмны очсызландырачак. Ырым-шырым безне күтәрә торган әйбер түгел

Мин бу этнотуризмның ырым-шырымга әйләнүеннән куркам. Изге чишмәләр, анда бу күмелгән, тегендә бу күмелгән дип әйтә башладылар. Фән булган урында мистикага урын юк. Мин бөекләребез күмелгән урыннарга каршы түгел, әмма син аны тарих итеп күрсәт. Мистика туризмны очсызландырачак. Ырым-шырым безне күтәрә торган әйбер түгел", ди Бәйрәмова.

Аның фикеренчә, милли туризмның идеологиясе, максаты булырга тиеш. Әгәр болар булмаса этнотуризм акча эшләүгә, үзебезне мыскыл итүгә генә кайтып калачак. Аның идеологиясе татар милләтен дөньяга зур итеп таныту, максаты исә - бөтен дөньяга татар исемен тарату.

"Милли туризм буенча безнең хөкүмәт яисә Милли шура каршында бер комитет булырга тиеш. Һәм кадрлар әзерләү буенча системлы эш башланырга тиеш.

Этнотуризмда төп тармаклар булырга тиеш - нәрсә күрсәтергә, ничек күрсәтергә һәм кемнәр моны күрсәтәчәк. Менә болар булса, безнең этнотуризм булачак, диде Азатлыкка язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрәмова.

Русиянең татарлар яшәгән күп кенә төбәкләреннән йөздән артык вәкил катнашкан конференцияне, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Туризм комитеты ярдәме белән Бөтендөнья татар конгрессы,Татарстан республикасының татар төбәкчеләре җәмгыяте, "Туган җир" журналы оештырды.

XS
SM
MD
LG