Accessibility links

дүшәмбе, 23 октябрь 2017, Казан вакыты 21:53

"Яхшы эш башлагансыз, әмма ярдәм көтмәгез диделәр"


Яшел Үзән районы Шырдан авылы укытучылары үз көчләре белән XIX гасыр татар авылы тормышына багышланган этнографик музей оештырган. Бу эштә алар бары үз көчләренә таяна. Дәүләттән ярдәм сүздә генә, ди проект хуҗасы Дамир Камалтдинов. Азатлык бу музейда булып, андагы проблемнарны өйрәнеп кайтты.

M-7 федераль юлындагы Исаково авылы янында 1,5 гектар җирдә урнашкан "Татар авылы" этнографик музейның борынгы тегермәне, сиртмәле коесы, таганы һәм бай тарантасы ерактан ук күренеп тора.

Кызыгып туктаган юлчылар тимерче өендә тал бишеккә, гармунга, туку станогына хозурланып китә. Авыл өендә борынгы сәкегә утырып карый, һәр татар гаиләсендә булган бизәкле сандыкка күз сала. Ул экспонатларны музейны гамәлгә куючы Камалтдиновлар татар авылларыннан җыеп йөргән. Барлыгы өч меңнән артык эйбер бар, ди коммерцияле булмаган милли проектның хуҗасы Дамир Камалтдинов.

Тимерче өе
Тимерче өе

Мәсәлән, тимерче өендә уникаль музыкаль сандык тора. Аны музейга 1917 елгы инкыйлабка кадәр яшәгән бер мулланың оныклары бүләк итеп биргән. Сандыкка ачкыч тыккач, көй уйный башлаган икән, ләкин кемгәдер ачкычы шулхәтле охшаган ки, ул аны урлап киткән.

"Иң зур горурлыгыбыз - 1943 елда төзелгән тегермән. Аны җимерелүдән саклап калу өчен Биектау районның Киек авылыннан сүтеп алып килдек", дип сөйли музей җитәкчесе Дамир Камалтдинов. Тегермән XIX гасырда да шундый ук булган, бөтен эчке җиһазлары хәзер дә эшли, дип сөйли ул туристларга .

Тимерче, чүлмәкче өе дә бар. Чүлмәкләрне мичтә киптерү өчен борынгылар мисалында ачык һавада мич тә төзеп куйганнар. Хуҗа экспонатларга тормыш өрү өчен тимерче, чүлмәкче, балта осталарын да чакырып тора, аларга һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. "Килсеннәр, бушлай килеп эшләсеннәр, аренда хакын алмыйм, тимерче өенә дә кертәм", ди музей җитәкчесе.

"Милли музей акча эшләү урыны түгел"

Мәскәүдән, Самардан мәктәп укучылары күпләп килә, ди музей җитәкчесе
Мәскәүдән, Самардан мәктәп укучылары күпләп килә, ди музей җитәкчесе

Үтеп барышлый карганда музей тормышы күңелле, кунаклар килеп тора, күңел ачып китәләр. Әмма чынлыкта музей җитәкчесе көн саен диярлек яшәп калу өчен көрәш алып бара.

Дамир Камалтдинов музейны ачу тарихын болай искә ала:

"Яшь вакыт күрше Мари республикасында Козмодемьновски каласында мари халкының көнкүрешенә багышлаган музейга барган идек. Анда безгә креcтьян тормышын да күрсәттеләр, милли ашлар белән дә сыйладылар, шундый музейга кызыгып кайттык. Татарларның андый әйбере юк, безгә дә шундый музей кирәк дип үзебезгә шундый максат куйдык", дип сөйли ул.

2008 елда Дамир Камалтдинов һәм аның дуслары, туганнары, татар тарихын, мәдәниятен таныту максатында коммерцияле булмаган оешма терки. Шул ук елны җир алуга ирешә, 2009 елда төзи башлый.

"Татар авылы" этнографик музее җитәкчесе Дамир Камалдинов
"Татар авылы" этнографик музее җитәкчесе Дамир Камалдинов
Татар халкы өчен бик зур эш, әмма ярдәм итәрләр дип өметләнеп башласагыз, тотынып та тормагыз

"Бу 2009 елда булды бугай. Татарстан мәдәният министрлыгына килеп, музей өчен документлар хәстәрләп йөргән вакыт, шунда безгә берәү әйтте: музей кебек эш башлавыгыз, татар халкы өчен бик зур, бик яхшы эш әлбәттә, әмма ярдәм итәрләр дип өметләнеп башласагыз, тотынып та тормагыз, сезгә беркем дә ярдәм итмәс, диде. Һәм чыннан шулай булды да", дип искә ала ул.

Шушы еллардан башлап Камалтдиновлар гаиләсе башка җирдә эшләп тапкан акчаны шушында кертеп бара. 2009 елда ул татар авылы йортын, кош-корт, эре хайваннар өчен абзарлар салган, тимерче, чүлмәкче өен төзегән.

Музейга билет сатудан килгән акча сакчы һәм администраторның эш хакларына китеп бара, ди җитәкче. Аның сүзләренчә, музей коммерцияле проект түгел, татарларны таныту максатында гына эшли.

Бу крестьян йортына экспонатлар татар авылларыннан җыелган
Бу крестьян йортына экспонатлар татар авылларыннан җыелган

"Татарны таныткан милли музейга керткән акчага Казанда берәр офис алып, аны арендага биргән булсам, бүген балда-майда йөзгән булыр идем. 2016 елда эчке туризмга багышланган һәм президент катнашкан бер утырышта чыгыш ясадым, бөтен проблемнарны сөйләдем. Беренче чиратта Зөя утравына баручы юлчылар кереп чыксыннар дип музейны рәсми туристик маршрутка кертүне сорадык", ди Дамир Камалдинов.

Югыйсә, музей Зөя утравына баручы юл борылышында гына урнашкан. Аның сүзләренчә, киңәшмәдән соң берничә автобус туктап туристлар килеп киткән, әмма аннан ары булмаган.

"Татар авылы" этнографик музееның бер күренеше
"Татар авылы" этнографик музееның бер күренеше

"Без монда татар крестьян йортын гына күрсәтәбез, әмма татар бае өен дә төзисе иде. Безнең аңа финанс мөмкинлегебез җитмәячәк инде, кимендә 8 миллион сум кирәк. Хәзер татар авылы күренеше мәчеттән башка тулы түгел дип XIX гасырдагы кебек мәчет сала башладык. Аның проектын мәшһүр архитектор Нияз Халит биргән иде. Изге эшкә ярдәм итүчеләр булды азрак, калганы үз акчама. Акчалата булмаса, буралар күтәрергә, эшләргә килсеннәр иде", дип булышчылар эзли Дамир Камалтдинов.

"Бу җирдә нефть тапкан сыман салым каердылар"

"Әмма иң зур ачу китергән нәрсә шул булды - музей урнашкан җирне авылы хуҗалыгы җире статусыннан чыгаргач, ул сәнәгать максатында кулланылган җиргә әверелде. Мәхкәмә приставлары килеп миннән элекке еллар өчен 300 мең сум каерып алды. Бу сумма безнең өчен бик зур инде. Татарстан президентына, төрле оешмаларга хатлар яздым. Бик ачуым килде, әмма түләдем инде", дип сөйләде музей хуҗасы.

Ачык һавадагы "Татар авылы" этнографик музейның гомум күренеше
Ачык һавадагы "Татар авылы" этнографик музейның гомум күренеше

Аның сүзләренчә, бер елдан соң булса да язган хатларның файдасы булган һәм президент катнашкан җыелышта чыгыш ясауның ярдәме тигән. Киләсе елдан музейны җир салымыннан азат иткәннәр.

Музей җитәкчесе әйтүенә караганда, рәсми маршрутларга кермәсә дә, музейга елына якынча 3 меңләп кеше килеп китә. Зурларга керү бәясе - 200 сум, балаларга - 100 сум. Татар тарихына һәм мәдәниятенә караган чаралар уздырылганда аренда хакын алмыйлар, бушлай үткәрәләр. Аларга хуҗа мичтә кыстыбый кыздыру, Шырдан катыгын оету мастер-классларын да үткәрә.

Язмабыз әзерләгән вакытта шунсы билгеле булды: Дамир Камалтдиновка Татарстанның туризм дәүләт комитеты вәкилләре шалтыратып, нинди эшләрдә ярдәм кирәген язып җибәрергә кушканнар. Әлегә хакимиятләр музейның юлдан күренеп торучы коймасын матурлатырга һәм машина кую урынын төзекләндерергә ярдәм тәкъдим иткәннәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG