Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендә Бишбалта музее: татарлыкны саклау


Казанның 15 санлы татар гимназиясендә Бишбалта бистәсе тарихына багышланган музей
Казанның 15 санлы татар гимназиясендә Бишбалта бистәсе тарихына багышланган музей

Казанның 15 санлы татар гимназиясендә Бишбалта бистәсе тарихына багышланган музей ачылды. Татарлыкны саклау өчен һәр чараны куллану кирәк ди мәктәп җитәкчеләре.

15-16 ноябрь Казанда "Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уза. Чара кысаларында Казанның Бишбалта бистәсендә урнашкан 15 санлы татар гимназиясендә Казан адмиралтействосы тарихына һәм Бишбалта бистәсе татарларының тормыш-көнкүрешенә багышланган музей ачылды. Музейда Петр I заманында Русия флотын булдыруга кагылышлы мәгълүмат һәм татарларның ул чорда ничек көн күргәне чагыла.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Ачылышта катнашкан тарихчы Дамир Исхаков үз чыгышында "Бу борыңгы бистә һәм анда Казан ханлыгы чорында ук кораблар төзегәннәр. Аннан соң XVII гасырда Петр I заманында шулай ук Русиянең флотын булдырганнар, татар җилкәсендә һәм татар канында төзелгән флот ул. Бу балаларны уйландыру өчен эшләнгән музей" диде.

Бу – татар җилкәсендә һәм татар канында төзелгән флот

Чара барышында Дамир әфәнде бүгенге көндә татар гимназиясендә татар мохитен саклап калырга тырышырга кирәк дигән фикер дә белдерде. "Без Русия эчендә яшибез, монда тел мәсьәләсендә дә авырлыклар бар, әлеге мәктәптә бу сизелә. Шуңа күрә безнең өчен иң әһәмиятлесе – биредә эчке татар мохитен саклап калырга һәм мәктәп бу өлкәдә бик тырыша."

Казан мәктәбендә Бишбалта тарихы музее ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:55 0:00

Мәктәп мөдире Фәнит Харисов Азатлыкка, гимназиядә татар мохитен саклап калырга тырышабыз дип сөйләде, ләкин проблемнар да бар.

Фәнит Харисов
Фәнит Харисов

"Татар телен саклар, аны үстерер өчен бөтен шартлар да тудырырга тырышабыз. Элмә такталарны ике телдә эшләргә тырышабыз, музыка түгәрәгендә уен коралларында татар көйләрен өйрәтәбез, үзара да татарча аралашуга өстенлек бирәбез. Шуңа да карамастан проблемнар да бар.

Әгәр дә бала мәктәптә татар мохитендә белем ала икән, әгәр өйдә ул татар мохитендә тәрбияләнә икән, урамда дуслары белән урысча аралашып кына татар телен югалтмый ул. Ләкин, соңгы вакытта ата-аналарның да урыслашып баруы сизелә. Шуннан чыгып, өйдә дә урысча аралашу барлыкка килә. Үз ягыбыздан без тырышабыз, эшлибез, ләкин өйдә дә ата-аналар "Улым, татарча сөйләш, кызым татарча сөйләш" дип балаларына сеңдереп барса, телне өйрәнү нәтиҗәлерәк булыр иде" диде Азатлыкка мәктәп мөдире Фәнит Харисов.

Бишбалта тарихын сөйләүче укучы
Бишбалта тарихын сөйләүче укучы

Татар гимназиясендә бүгенге көндә 366 бала белем ала. Укытучылар әйтүенә караганда, биредә урыс балалары булса да, бар укучы да туган тел буларак татар телен сайлаган.

"Безнең гимназиядә тәртиплелек сизелә, шуңа күрә ата-аналар балаларын безгә бирергә тырыша. Соңгы ел эчендә татар теле тирәсендә булган хәлләргә карамастан, барлык балалар да элеккеге кебек калсын дип туган тел буларак татар телен сайлады. Башлангыч сыйныфларда татар теле 4-5 сәгать, бишенче сыйныфларда 3-4 һәм чыгарылыш сыйныфларда 2 сәгать керә. Башлангыч сыйныфларда барлык дәресләрне дә диярлек катнаш татарча-урысча алып барырга тырышабыз" дип сөйләде музей проектының җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Габбасова.

XS
SM
MD
LG