Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуаш аксакаллары Явыз Иван һәйкәлен сүтеп ташлауны таләп итә


Чабаксарда Явыз Иван һәйкәле
Чабаксарда Явыз Иван һәйкәле

Чуашстанның аксакаллар шурасы Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куюга прокуратура тарафыннан хокукый бәяләмә бирелергә тиешлеген белдерде.

Чуаш аксакалларының үзәк шурасы патша Явыз Иванга Чабаксарда һәйкәл куюны гаепләп чыкты. Бу турыда акскакаллар шурасының белдерүендә әйтелә. Аксакаллар әлеге гамәлне Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыкларга карата ихтирамсызлык дип атады. Шураның махсус белдерүенә кергән унбиш таләп арасында Явыз Иванга куелган һәйкәлне сүтү, прокуратура тарафыннан бу һәйкәлне куюга хокукый яктан бәя бирүне таләп итү дә бар.

Аксакаллар шулай ук Чабаксар шәһәре башлыгы Евгений Кадышевка шәһәр идарәсе җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алла Салаеваны, мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Захаровны һәм һәйкәл куюны башлап йөрүчеләрнең берсе, Чабаксар дәүләт университетының тарих-география факультеты деканы Олег Широковны вазифаларыннан алырга тәкъдим итә.

Чуаш аксакаллары шурасы 2019 ел башында бу һәйкәлне куюга каршы чыгуларын, 2018 ел ахырында Чуашстанның Һуманитар фәннәр институты галимнәре дә рәсми рәвештә каршы чыгуларын искәртә. Явыз Иванга һәйкәл куюга омтылыш күрше Татарстанда да канәгатьсезлек тудырганын әйтеп, авторлар җәмәгатьчелек һәм шәһәр идарәсе арасындагы фикер каршылыгы милләтләр һәм халыклар арасында да каршылык тудырырга мөмкин дип белдерә.

"Татарстанда һәм Башкортстанда ике йөз меңнән артык чуаш яши. Казан ханлыгын рәхимсез рәвештә басып алган Явыз Иванга һәйкәл кую Идел буе төбәгенең төп халыкларынның милли горурлыгын түбәнсетә. Әлеге факт Татарстанның һәм Башкортстанда чуаш милләтеннән булган кешеләргә карата начар мөнәсәбәткә китерергә, Идел буе федераль бүлгесендә һәм Русия Федерациясендә милләтара тынычлык һәм тотрыклылык өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диелгән белдерүдә.

26 декабрьдә Чабаксарда Явыз Иванга һәйкәл куелды. Ул Чабаксарның чуаш шагыйре Константин Иванов исемендәге бакчасында ачылды. Урыс патшасының сыны ярты метр зурлыкта һәм ул пыяла тартма эченә урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG