Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкал артындагы хәрби бүлектән качкан Артур Хәкимов табылган


3 гыйнварда Зур Тура бистәсендәге хәрби бүлектән качып киткән Артур Хәкимов табылган, аның хокуклары якланачак диелә.

Байкал артындагы Зур Тура бистәсендә урнашкан хәрби бүлектән качып, ике көн дәвамында элемтәгә чыкмаган Артур Хәкимов хәзер Ачински шәһәрендә, ул полиция карамагында. Бу турыда социаль челтәрләрдә "Русия солдат аналары шурасы - комитеты" хәбәр итә.

"Хәзер ул безнең канат астында, Ачински шәһәре полициясендә. Тикшерү булачак, качуының сәбәбе бар, хезмәттәшләр арасында низамнамә кагыйдәләрен бозучы мөнәсәбәтләр" диелгән белдерүдә. Артурны кем җәберләгән – исемнәре әйтелми.

Артур Хәкимов Чиләбе өлкәсе Юрүзән шәһәрендә туып үскән. 3 гыйнварда ул хәрби бүлектән качып китүе хакында әнисенә хәбәр итә, гафу үтенә. Хокук саклаучылар әйтүенчә, егет әнисенең йөрәге начар булганга, солдат хезмәтендә үзен җәберләүләре хакында аңа сөйләмәгән.

Байкал арты хәрби бүлекләрендә "бабайлык" күренешләре турында бу беренче хәбәр генә түгел. Декабрьдә Горный шәһәрендә урнашкан хәрби бүлектә хезмәт итүчеләрне җәберләүләр турындагы җинаять эше тәмамланды. Зыян күрүче дип табылганнар арасында октябрь аенда сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов та бар.

XS
SM
MD
LG