Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель Якын Көнчыгыш турында фикер алышу өчен Русиягә килә


Ангела Меркель һәм Владимир Путинның Япониядә очрашуы, 2019 елның июле
Ангела Меркель һәм Владимир Путинның Япониядә очрашуы, 2019 елның июле

Германия канцлеры Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы вакытында Якын Көнчыгыштагы хәлләрнең торышы хакында сөйләшер дип көтелә.

Германия канцлеры Ангела Меркель 11 гыйнварда Мәскәүгә килә. Германия хөкүмәте вәкиле Штеффен Зайберт хәбәр иткәнчә, бу килүнең төп максаты – АКШ һава һөҗүме нәтиҗәсендә Иран генералы Касыйм Сөләймани үтерелгәннән соң кабынып киткән "киренкелек учаклары", шул исәптән Иранда, Гыйракта, Сүрия һәм Либиядәге вазгыять хакында фикер алышу.

Мәскәү Кремленең Меркель килүе хакында хәбәрендә Украина көнчыгышындагы каршылыкны җайга салу өчен Мински килешүләрен тормышка ашыру турында да сүз булачагы әйтелгән.

Меркель соңгы тапкыр Русиягә 2018 елның маенда килгән иде. Аның Владимир Путин белән сөйләшүләре Сочи шәһәрендә узды. Русиягә еш килмәсә дә, Меркель Путин белән шактый еш күрешә, соңгы тапкыр аларның очрашуы 9 декабрьдә, Украинадагы хәлләр торышына багышланган "Норманд дүртлеге" саммиты вакытында булды.

Рәсми Берлин генерал Сөләйманины үтерүгә тыйнак кына җавап бирде. Германия Якын Көнчыгышта вазгыятьнең кызып китүенә юл куймаска, алты зур илнең Иран белән атом килешүен саклап калырга өндәде. 5 гыйнварда Тәһәрән атом килешүеннән чыгуы хакында игълан иткән иде.

Иранның элиталы гаскәрләре белән җитәкчелек итүче генерал Касыйм Сөләймани Багдад һава аланы тирәсендә дроннан һөҗүм нәтиҗәсендә үтерелде. Бу Сөләймани Багдадка килгән очкыч һава аланына төшеп утыргач була. Сөләймани очкычына һөҗүм АКШ президенты Дональд Трамп кушуы белән эшләнә.

XS
SM
MD
LG