Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар: керәшен" дип язылырга кирәк"


Тихвин чиркәвендә Раштуа келәве

Казанның Тихвин чиркәвендә Раштуа келәвен яңа поп башкарды. Халык биш ай элек вафат булган Павел Павловны искә алды. Иман йортына килүчеләр быел октябрьдә үтәчәк җанисәптә катнашырга тели. Тик үзләрен кем дип язу хакында фикерләре төрле.

Тихвин чиркәвендәге быелгы Раштуа келәве бу гыйбадәтханәне торгызучы, аның тәүге побы Павел Павловсыз үтте. Биш ай элек Павел әти, мәхәллә халкы аны шулай атый иде, вафат булды. Рухани Казанның Иске бистәсендә, шәһәр үзәгендә урнашкан чиркәүнең ишегалдында җирләнде. Гайсә пәйгамбәр туган көненә багышланган бәйрәм чарасына килгән халык металлдан ясалган зур тәре янәшесендә Павлов кабере өстенә куелган агач тәрене дә күзәтте.

Казан керәшеннәре Раштуаны билгеләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:02 0:00

Павел әти ахирәт сәфәренә күчкәч, гыйбадәтханәгә йөрүчеләр саны кимегән икән, бу хакта мәрхүмнең тол хатыны Людмила Павлова әйтте. Раштуа келәвендә ул шәм сату белән мәшгуль.

— Белмим, миңа шулай тоеламы, әмма Павел вафат булгач чиркәүгә йөрүчеләр саны шактый кимеде. Бу раштуа келәвендә генә түгел, гомумән шулай. Күп кеше нәкъ иремне тыңларга, күрергә килә иде, Павелның абруе зур иде.

Владимир Иванов
Владимир Иванов

Павел әти урнаштырган тәртипкә быел кайбер үзгәрешләр дә кертелде, әйтик, былтыр Раштуа келәвен икегә бүлеп башкарсалар, беренче өлеше бишләр тирәсендә үтә, икенчесе төнге сәгать уникеләрдә, быел гыйбадәт төнлә генә кылынды. Хәер, Тихвин чиркәвенең икенче рухание (керәшеннәр аны "керәшенчә келәү әйтүче” дип йөртә - ред.) Владимир Иванов ышандырганча, алар төрле ысулларны сынап карагач, бер уңай тәртипкә килергә җыена. Павлов урынына калган беренче рухани Алексей Колчерин бәйрәм келәвендә катнашмады. Әллә татарча бөтенләй сөйләшә алмау аркасындамы, яисә үзгә сәбәпләр булганмы, Иванов сүзләренчә, Колчерин башка чиркәүдә гыйбадәт кыла.

— Павел әти үлгәннән соң без монда чиратлашып бүтән керәшен атакайлар белән келәү иттек, аның үлеменнән 40 көн узгач безне монда Алексей атакай белән бергә куйдылар, — ди протоиерей Владимир һәм керәшенчә келәүләрне туктатмаска вәгъдә итә. Аның сүзләренчә, хәзер бу бик авыр, чөнки "батюшкалар җитеп бетми. Батюшкалар булса, керәшенчә үткәрәләр, башка җирдә урысча үткәрәләр".

Керәшен дип язылырга телибез, бабайлар үзләрен ничек керәшен дип әйткәннәр, без дә шулай телибез

Керәшен атамасыннан безгә ояласы түгел, ди быел үтәчәк җанисәпне күзаллап Тихвинның икенче рухание: "Керәшен дип язылырга телибез, бабайлар үзләрен ничек керәшен дип әйткәннәр, без дә шулай телибез". Сүз уңаеннан, шәһәрдә туып үскән дин әһеленең туган теле камил түгел. Людмила Павлова әйткәнчә, моны төзәтергә мөмкин, чөнки мәрхүм Павел әти да заманында урысча гына сөйләшә торган булган, керәшен-чиркәү телен үзлегеннән, китаплардан өйрәнгән.

Павел Павловны Тихвин чиркәвенә йөрүчеләр уңай искә ала. 72 яшьлек Анна Поляковага келәүләрнең ана телендә узуы мөһим, ул мәрхүм руханига шуның өчен аеруча рәхмәтле.

Анна Полякова
Анна Полякова

— Павел әти бик әйбәт иде, без аңа ияләшеп беткән идек инде. Яңалары да — Аллага шөкер. Кемгә ничек якын шулай йөри, без олырак кешеләр булганлыктан безнең чиркәүгә йөрисе килә, кеше булсын дибез. Безнең монда келәүләр үз телебездә бара. Аларның керәшенчә булуы яхшырак, урысча без аны аңлап та бетермибез, үзебезнең телдә бит инде. Мин элекке җанисәптә дә керәшен дип яздырдым, бу юлы да шулай яздырам — керәшен бит инде. Керәшен булгач кая барыйм. Элек гел керәшен татары дип йөрттеләр, алай түгел бит инде, татардан керәшен булмаган, электән килгән бит инде керәшеннәр.

Александр Бәширов
Александр Бәширов

Төзелеш ширкәте җитәкчесе, 57 яшьлек Александр Бәширов —​ Казан егете, аның өчен урысча башкарылган келәү аңлаешлырак. Шулай да Бәширов, керәшенчә өйрәнергә тырышам, ди. 2020 елда үтәчәк җанисәптә Александр үзен татар дип яздырмаячак. "Һичшиксез, керәшен дип язарга кирәк. Авылга кайткач авылдашлардан, сез кем дип, сорасаң, икеләнмичә, керәшен диләр. Татарлар — татар дип язарга тиеш, ә керәшеннәр — керәшен дип язарга тиеш", диде ул Азатлыкка татарча.

Халык санын алу вакытында мондый каршылыклар даими күзәтелә, тик бу чишелә алмаслык мәсьәлә түгел, ди татар теле белгече, төрле әсбаплар авторы, татар телен белмәгәннәргә татарчага өйрәтү өчен яңа методика уйлап тапкан галим Николай Максимов. Максимов җанисәптә "татар” дип язылуга каршы түгел, әмма бер төзәтмә белән.

Киләсе җанисәптә кем дип языласыз?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:54 0:00
Татар дип язарга һәм ике нокта куярга, аннан соң өстәп язарга: мишәре дә, керәшене дә татарлар астында язылсын

— Минем әйткәнем бар: "татар" дип язарга кирәк һәм ике нокта куярга, аннан соң өстәп язарга кирәк: мишәре дә, керәшене дә, бөтенесе дә татарлар астында язылсын. Беркем дә каршы түгел, илдә алар барысы да татар булып саналсын, ләкин үз исеме белән. Керәшеннең керәшен дип язылырга хакы бар. Ничә еллар татар телен укытсам да, мин үземне керәшен дип саныйм һәм минем халык санын алганда керәшен дип язылырга хакым бар.

Тихвин гыйбадәтханәсендә бәйрәм келәве урыслардагы кебек чиркәү-славян телендә түгел, әлегә чиркәү-керәшенчә үтте. Кешеләр язык әйтте, өлеш алды, яңа "әти" насара динендәгеләргә Иисус Христос, мөселманнарда Гайсә пәйгамбәр буларак билгеле зат турында сөйләде, үгет-нәсихәтләр әйтте. Ана телендә.

фикерләр (39)

XS
SM
MD
LG