Accessibility links

Иранда генерал Сөләйманины җирләгәндә барлыкка килгән этешүдә кешеләр үлгән 


Генерал Касыйм Сөләйманины җирләү. Керман, 2020 елның 7 нче гыйнвары
Генерал Касыйм Сөләйманины җирләү. Керман, 2020 елның 7 нче гыйнвары

Генерал Касыйм Сөләйманиның җәсәде аның туган шәһәре Керманга кайтарылды. Хушлашу мәрасимендә меңнәрчә халык катнашты. Этеш-төртеш вакытында 35 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. 

7 гыйнварда Иранның Керман шәһәрендә ял көне игълан ителгән. Узган атнада Гыйракта үтерелгән Иран генералы Касыйм Сөләймани җирләнде. Аның белән хушлашырга йөзләрчә мең халык чыкты. Соңрак Иран телевидениесе ашыгыч ярдәм хезмәте җитәкчесе сүзләренә сылтанып хәбәр итүенчә, этеш-төртеш вакытында 35 кеше һәлак булган, 48е төрле тән җәрәхәтләре алган.

6 гыйнварда генерал белән Тәһранда хушлаштылар. Мәрасим чарасында шулай ук йөзләрчә мең кеше катнашты. Генерал җәсадына Иранның югары рухи җитәкчесе Али Хәмени ясин чыкты. Аны укып бетергәч, халык "Америкага үлем" дип кычкырып кабатлый башлады.

Генерал Касыйм Сөләймани Багдадта 3 нче гыйнварда үтерелде. Вашингтон Сөләйманины "беренче санлы террорчы" дип атый һәм аны йөзләгән американ солдатын үтерүдә җаваплы дип саный. Генерал Ислам инкыйлабы сакчылары корпусының махсус бүлекләренең берсен җитәкләгән һәм Иранның чил илләрдәге хәрби чаралары өчен җавап биргән.

7 гыйнварда Иранның парламенты АКШ гаскәрләрен һәм Пентагонны террорчылык оешмалары дип игълан итте.

Сөләйманиның үтерелүе Якын Көнчыгышта хәлләрнең кискен катлаулануына китерде. Иран хакимияте Вашингтонга "җимергеч җавап" кайтарырга сүз бирде. Моннан тыш, Тәһран атом килешүеннән чыгуы турында игълан итте. Гыйрак хакимияте илдән барлык чит ил гаскәрләрен чыгарып җибәрергә әзерлек башлауларын белдерделәр.
АКШ президенты Дональд Трамп Иран генералны үтергән өчен үч ала башласа, илнең мәдәни объектларын ракетлар атып җимереп ташлау белән янады.

XS
SM
MD
LG