Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Билал авылында эчкечелеккә каршы җыелышка йөзләп кеше килгән


Башкортстанның Баймак районы Билал авылында эчкечелеккә каршы җыелыш узган. Халык авыл кибетендә аракы сатуны тыярга тели.

Билал авылында узган җыелыш "Азалия" кибетендә исерткеч эчемлекләр сатуны туктатуга багышланган. Җыелышка йөзгә якын кеше, шул исәптән район түрәләре дә катнашты дип хәбәр итә "Башкорт" иҗтимагый оешмасы үзенең ВКонтактедагы рәсми битендә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, "Азалия" кибетенең хуҗасы – шушы авыл кешесе Рәхилә Биктимерова. Ул лицензияле хәмер белән сату итә. Моңарчы Билалда бүтән кибетләр аракы сату белән шөгыльләнмәгән.

Биктимерова хәмер сатуны "авыл кешеләре ризалыгы белән" башладым дигән. Әмма халыкның күпчелеге моңа каршы диелә хәбәрдә. Район җитәкчелеге дә аракы сатуны канунга каршы килми дип тапкан, чөнки Биктимерованың аны сатуга рәсми рөхсәте бар.

"Аракы саттыруга каршы булган халык киләчәктә магазин киштәсеннән хәмерне алдыра алуларына ышана. Хәмер лицензияле, сыйфатлы булмый, ул агу булып кала һәм Билалда сатылырга тиеш түгел", дип нәтиҗә ясаган “Башкорт” активистлары.

Башкортстанда эчкечелеккә каршы төрле чаралар күрелә. Декабрьдә Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә хәмер сатуны чикләү турында карар кабул ителде. Карарга ярашлы, 3 гыйнварда исерткеч эчемлекләр сату бөтенләй тыелды, 4-6 гыйнвар көннәрендә хәмерне сату иртәнге сәгать уннан көндезге икегә кадәр вакыт белән чикләнде.

Аңа кадәр башкорт активистлары республика районнарында эчкечелек белән көрәш кысаларында төрле чаралар уздырды.

2019 елда Башкортстан исерек килеш җинаять кылучылар саны рейтингында икенче урынга чыкты.

XS
SM
MD
LG