Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски татарлары: урыслашу көчле, дин юк


Габделхәмит Шакирҗанов
Габделхәмит Шакирҗанов

Новосибирски мәчетләрендә әлегә имам вазифаларын татарлар башкара, әмма инде бу вазифаларга дәгъва итүчеләр арасында мигрантлар да бар. Бу көннәрдә татар имамы экстремистик китаплар тараткан өчен штрафка тартылган.

Новосибирскида Дзержински районы мәхкәмәсе Җәмигъ мәчете каршындагы дини китап һәм китапчыклар сату өчен имам Габделхәмит Шакирҗановны штрафка тарткан. Аңа "Женщина в исламе и иудео-христианском мире", "Сады праведных" һәм "Благочестие и богобоязненность" китапларын сату өчен ике мең сум штраф түләтү карары чыгарылган. Мәхкәмә әлеге китаплар экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән ди. "Сова" хокук яклау үзәге бу китапларда экстремизм чалымнары тапмаган һәм аларны исемлеккә кертү дөрес түгел дип саный. Мәчет имамы Габделхәмит Шакирҗанов штрафка тартуны гадәти хәл буларак бәяли. Азатлык аның белән әлеге очрак һәм гомумән мәхәллә хәлләре турында сөйләште.

— Ярты елга бер китаплар сатып алабыз. Юстиция министрлыгы сайтыннан карадык, ул китаплар тыелган исемлектә юк иде. Баксаң, берникадәр вакыттан соң бу китапларның кайберләре экстремистик дип танылган. Аларны тартып алдылар, штраф салдылар. Монда бернинди дә куркыныч әйбер юк. Татарстан һәм Башкортстанда шундый тәртип дип беләм.​

—​ Сезнең мәчет кибетен шулай даими тикшереп торалармы?

— Даими дип әйтмәс идем, кайчак шулай килеп карыйлар. Мәхкәмә тарафыннан экстремистик дип танылган әдәбият табыла икән, штраф салына.

Мисал өчен "Сады праведных" китабы экстремистик исемлеккә 2008-2009 елда ук кертелгән булган, ләкин юстиция министрлыгындагы исемлектә китап мәгълүматы башка төрле иде. Шуңа без аны игътибарга алмаганбыз.

"Женщина в исламе…" исемлеккә быел җәй кертелгән. Аны карамаганбыз. Өченчесе кайчан кертелгәндер, карап тормадым. Исемлектә булгач мәхкәмә карары белән килештем.​

—​ Димәк, карарны шикаять итәргә җыенмыйсыз?

— Шикаять итү кыйбатка төшәчәк. Минем өчен бу штрафны түләп, әлеге теманы ябып, мөселманнарга тыныч кына яшәү мөмкинлеге бирү мөһимрәк. Бәлки, Татарстан-Башкортстанда мондый карарларны шикаять итәргә әзер булучы кайбер көчләр бардыр. Менә алар әлеге китапларны экстремистик әдәбият исемлгеннән алу өчен тырышсыннар иде.​

—​ Русиянең күп кенә төбәкләрендә татар имамнары мәчеткә татарлар йөрми дип зарлана. Новосибирскида хәлләр ничек?

Аларга Коръән укытты, сәдака бирде, шуның белән дин бетте

— Новосибирскида татарлар мәчеткә йөрми дип әйтергә була. Татарлар шәһәрдә күп, ләкин күбесе "кара халыклар янына йөрмибез, аларның мәчетләренә килмибез" дип әйткән була. Бу аклану гына инде. Урыслашу көчле, дин юк. Аларга Коръән укытты, сәдака бирде, шуның белән дин бетте. Мәчеткә бары 10-15 яшь татар йөри. Татар мәдәни үзәгенә йөрүче яшьләр үзәктә намаз укый башласак, җитәкче: "бу сезгә мәчет түгел" дип куып чыгара иде, диләр. Дин белән мәдәният аерым дип әйтә торган булганнар.

Мигрантлар арасында таҗик мәчете яки кыргыз мәчете булсын иде дип чыгучылар бар, ләкин аларның максатлары – төбәктә сәяси көч булдыру. Ә болай бүгенге көндә хакимият тә, куәт оешмалары да мәчетләргә имам итеп татарларны кую яклы. Киләчәктә вакыт күрсәтер.

—​ Куәт оешмалары тикшерүләр белән бик борчымыймы?

— Шәһәрдә ике мәчет бар: берсе 1998 елда салынган, икенчесе 2014 елда ачылды. Ике мәчет тә Омски мөфтиятенә, ягъни мөфти Зөлкәрнәй Шакирҗановка карый. Мин үзем 2014 елда салынган мәчетнең имамы булып торам.

2019 елгы Корбан гаете
2019 елгы Корбан гаете

Барысы да тыныч кына бара, хокук саклау оешмалары тарафыннан кайбер сораулар булыштыра, без бер-беребезгә каршы тормыйбыз, мәсьәләләрне бергә чишәбез. Бу җәмәгатьне саклар өчен кирәк. Куәт оешмалары да шөрепләрне тыгызлап бормый, без дә тыныч кына эшләргә тырышабыз. Елына бер тапкыр рейдлар була, мигрантларның документларын тикшерәләр. Аларның бөтен дәгъвалары шул мигратнларга. Татарларга, Русия ватанадашларына тимиләр. Елына бер тапкыр җомга намазы вакытында килеп, мәчетне уратып алып, кешеләрнең документларын компьютердан тикшереп чыгаралар. Документлары тәртиптә булмганнарны алып китәләр.​

—​ Җомга намазына кеше күп йөриме?

— Җомгаларга иске мәчеткә (Красина мәчете дип атыйбыз) өч меңгә якын кеше җыела. Мин имам булып торганына 2-2,5 мең кеше җыела.

—​ Бу мәчетләр бер-берсеннән ерак урнашканмы?

— Шәһәр уртасыннан Обь елгасы ага, мәчетнең берсе бер якта, икенчесе икенче якта урнашкан.

Ике мәчет тә сәдака акчасына салынды. 1998 елгысы татарлар көче белән төзелде. Ул вакытта әле шәһәрдә мигрантлар да юк иде, мәчеткә йөрүчеләр дә әз булды. 2014 елгысы нигездә шул мигрантлар акчасына салынды.

Корбан гаетендә халык мәчеткә сыймый. 2019 ел
Корбан гаетендә халык мәчеткә сыймый. 2019 ел

— Мәчет чыгымнары сәдака акчасына каплана. Җиде катлы мәдрәсә сала башладык. Ике каты инде салынды. 70-80 кешегә исәпләнә. Интернат кебек булачак. Алты-җиде ел эчендә салып чыгарбыз. Аннары биш еллык програм оештырып, мәдәрәсә ачарга иде. 2014 елгы мәчет салыр өчен җир алганда, анда мәдрәсә дә төзелер дип уйладык.

—​ Мәдрәсәгә балалар алыначакмы?

— Мәдрәсәгә мәктәпне бетергәннәрне генә алырга планлаштырабыз.
Безгә үз галимнәребез кирәк. Бүген Татарстанда, Башкортстанда, Мәскәүдә мәдрәсәләр бар. Алардан имамнар чыга. Әмма безгә аерым фәтва, тәсфирдән аерым галимнәр кирәк.

Мөфтиятләр халык алдында үзләрен күрсәтер өчен генә эшли кебек тоела. РИУдан (Русия ислам университеты) бер зур галим чыгуын да белмим. Мәскәүдән дә юк. Фәтва яки тәсфир фән кандидатлары, докторлар юк.​

—​ Галимнәр әзерләү өчен Болгар ислам академиясе бар бит.

— Болгар ислам академиясе әле ачылды гына, аннан чыккан кешеләр дә юк әле. Вакыт күрсәтер.

—​ Кайбер төбәктәге татарлар мәчет-мәдрәсә ачканда Татарстаннан ярдәм сорый. Сез барысын да үз көчегез белән генә эшлисез кебек.

— Без ярдәм сорыйбыз, ләкин үзебезгә генә ышанабыз. Булышалар икән, каршы килмибез.

2014 елда мәчетне салганда Иркутскидан агач җибәрделәр, 2500 чакрым ераклыктан китерделәр. Чаллыдан КАМАЗ ширкәте белән бәйле егетләр ярдәм итте. Эшмәкәрләр дә бар.

XS
SM
MD
LG