Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда Украина очкычы һәлакәтендә 170тән артык кеше һәлак булган


Һәлакәт урыны
Һәлакәт урыны

Очкычтагы 170тән артык кешенең барысы да һәлак булган. Һава аланы вәкилләре казаның сәбәбе дип моторда чыккан янгынны атый.

8 гыйнвар иртәсендә Украина һава юллары ширкәтенең Boeing 737 очкычы Тәһраннан очып китүгә килеп төшкән. Каза Тәһран һава аланыннан ерак түгел урында булган. Бу хакта ISNA һәм Shehab Иран мәгълүмат чаралары хәбәр итә. Һәлакәтне Иран авиация министрлыгы вәкиле Джаафар Заде раслый.

Украина Дәүләт иминлеге шурасы хәбәр итүенчә, очкычта 168 юлчы һәм 9 экипаж әгъзасы булган. Һава ширкәте исә очкычта 167 юлчы һәм 9 экипаж әгъзасы - барлыгы 176 кеше булган дип белдерә. Reuters агентлыгы Иран телевидениясенә сылтанып, барлык юлчыларның һәлак булуын хәбәр итә. Иран "Кызыл ярымай" оешмасы җитәкчесе Мортеза Салими сүзләренчә, һәлакәт урынында исән калучыларны табу ихтималы "бик түбән".

Иран рәсмиләре очкычта булганнарның күпчелеге Иран ватандашлары булуын әйтә.

Һәлакәт урыныннан видео:

Иранда Украина очкычы һәлакәтендә 170тән артык кеше һәлак булган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:02 0:00

Tansim Иран медиасы мәгълүматынча, очкыч "техник сәбәпләр" аркасында килеп төшкән. Һава аланының рәсми вәкиле һәлакәтнең сәбәбе дип моторның янып китүен атаган.

Flight Radar порталы PS752 номерлы рейсның Тәһраннан Киевка Казан вакыты белән иртәнге 5:42дә очып китүен хәбәр итә. Ике минуттан ул мәгълүмат тапшырудан туктый.

Украина президенты Владимир Зеленский һәлак булучылар туганнарының кайгыларын уртаклашу мөрәҗәгатен чыгарган. "Соңгы мәгълүматларга күрә, барлык юлчылар һәм экипаж вәкилләре һәлак булган. Безнең илчелек каза сәбәпләре һәм һәлак булучылар исемлеге турында мәгълүмат җыя", дип белдерде ул.

Украинаның Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Вадим Пристайко каза нәтиҗәсендә үлүчеләр арасында 82 Иран ватандашы, 63 Канада ватандашы булуын язды. Һәлак булучылар арасында шулай ук Украина, Швеция, Германия, Британия һәм Әфганстан ватандашлары бар диде Пристайко.

Русиянең Тәһрандагы илчелеге казага юлыккан очкычта Русия ватандашлары булмаган дип белдерде.

  • 8 гыйнварга каршы төндә Иран АКШның Гыйрактагы хәрби базаларына ракет һөҗүмен оештырган. 15 ракетның 11е хәдәфкә ирешкән. АКШ зыян күрүчеләрнең булмавын хәбәр иткән. Иран тышкы эшләр министры Мохаммад-Джавад Зариф һөҗүмнәрне генерал Касыйм Сөләйманиның АКШ тарафыннан үтерелүенә җавап дип белдерде.
  • Төнге һөҗүмнән соң АКШның авиация идарәсе американ һава ширкәтләренә Иран, Гыйрак, Фарсы култыгы өстендә очышларны тыйган.
  • АКШ белән Иран низагы 3 гыйнварда Иран генералы Касыйм Сөләймани үтерелүеннән башланды. Вашингтон Сөләйманины "беренче санлы террорчы" дип атый һәм аны йөзләгән американ солдатын үтерүдә җаваплы дип саный. Генерал Иранның чит илләрдәге хәрби чаралары өчен җавап биргән.
  • Сөләйманиның үтерелүе Якын Көнчыгышта хәлләрнең кискен катлаулануына китерде. Иран хакимияте Вашингтонга "җимергеч җавап" кайтарырга сүз бирде. Моннан тыш, Тәһран атом килешүеннән чыгуы турында игълан итте. Гыйрак хакимияте илдән барлык чит ил гаскәрләрен чыгарырга әзерлек башлавын белдерде.
XS
SM
MD
LG