Татарстанның Дәүләт шурасы татар телен яклаучы активист Алмаз Имамовка аның шикаятен канун нигезендә тикшерү өчен Татарстан юстиция министрлыгына һәм Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетына җибәрүен хәбәр иткән. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар.
Имамов Татарстан парламентына татарларны дискриминацияләү очрагын тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунына нигезләнеп "Татмедиа" һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татарларның татар телендә хезмәт алу хокукларына карата "оятсыз агрессия гамәлләре", татарларны дискриминацияләү һәм урыс телен генә белгән хезмәткәрләренә көндәшлектә өстенлекләр биреп, канун бозуы сәбәпләрен ачыклауны сорады.
- 29 октябрь "Татар-информ"да Татарстанның "Беренче лига" кадрлар програмына багышланган матбугат чарасы узды. "Сөембикә" журналы хәбәрчесе сорауны татарча биргәч, чыгыш ясаучылар да аңа татарча җавап бирде. Шуннан соң чара модераторы, "Татар-информ" хезмәткәре Дмитрий Киселев кунакларны "бер-берсен хөрмәт итәргә" һәм урыс теленә күчәргә тәкъдим итте.
- Имамов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Дмитрий Киселевны, матбугат очрашуында татар телендә сөйләшмәскә чакыруы өчен, җинаять җаваплылыгына тартырга чакырып Татарстан кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итте. Сабурская мөрәҗәгатьне Тикшерү комитетына җибәргән иде.
- 26 ноябрдә Имамовның "Татар-информда" татарларның хокукларын бозу турындагы шикаятен Тикшерү комитеты "Экстремизмга каршы көрәш үзәге"нә җибәргәне мәгълүм булды.