Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Э" үзәге Ольга Артеменко һәм Дмитрий Кисилевка карата тикшерү уздырачак


Ольга Артеменко
Ольга Артеменко

Чаллы активисты Алмаз Имамовка Татарстанның Тикшерү комитетының тикшерү идарәсеннән шундый җавап килгән.

"Экстремизмга каршы көрәш үзәге" ("Э") Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко һәм "Татар-информ" хезмәткәре Дмитрий Кисилевка карата оператив чаралар уздырачак. Бу хакта Артеменко һәм Кисилевка карата мөрәҗәгатьләрне биргән активист Алмаз Имамовка Татарстанның Тикшерү комитетыннан хәбәр иткәннәр. Аның мөрәҗәгате "Э" үзәгенә җибәрелгән.

9 ноябрьдә Казанда "Русия мәгариф системы шартларында туган һәм дәүләт телләрендә белем алу һәм үзаңны формалаштыру" дип аталган сөйләшү узды. Артеменко анда Конституциядә дәүләт телләренә кагылышлы "беррәттән" ("наряду") дип язылган сүз "бертигез" ("наравне") дигәнне аңлатмый диде. "Менә без беррәттән торабыз, мин таза, ә сез кечкенә", дип чагыштырды Артеменко. Чаллы активисты Алмаз Имамов Мәскәү эксперты Ольга Артеменко Казанда булганда урыс теленең өстенлекле булуын пропагандалады дип Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Прокуратура аны Тикшерү комитетына җибәрде.

29 октябрь "Татар-информ"да Татарстанның "Беренче лига" кадрлар програмына багышланган матбугат чарасы узды. "Сөембикә" журналы хәбәрчесе сорауны татарча биргәч, чыгыш ясаучылар да аңа татарча җавап бирде. Шуннан соң чара модераторы, "Татар-информ" хезмәткәре Дмитрий Киселев кунакларны "бер-берсен хөрмәт итәргә" һәм урыс теленә күчәргә тәкъдим итте.

Имамов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре Дмитрий Киселевны, матбугат очрашуында татар телендә сөйләшмәскә чакыруы өчен, җинаят җаваплылыгына тартырга чакырып Татарстан кеше хокуклары омбудсмены Сәрия Сабурскаяга мөрәҗәгать итте. Сабурская мөрәҗәгатьне Тикшерү комитетына җибәргән иде.

XS
SM
MD
LG