Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада премьер-министры: Украина очкычы Иран тарафыннан бәреп төшерелгән


Boeing калдыклары
Boeing калдыклары

Канада күзләү хезмәтләре Иранның Украина очкычын ракет белән бәреп төшерелүен хәбәр иткән. Пентагон да очкычны Иран АКШ ныгытмаларына һөҗүм иткәндә ялгыш бәреп төшергән дип саный. Ракет Русиядә җитештерелгән диелә.

Тәһрән күгендә Украина халыкара һава юллары очкычы Русиядә җитештерелгән "Тор" зенит-ракет комплексы ракеты белән Иран тарафыннан бәреп төшерелгән. Бу хакта Newsweek басмасы АКШ һәм Иранның күзләү хезмәтләрендәге чыганакларына сылтанып яза.

Соңрак Канада премьер-министры Джастин Трюдо Канада күзләү хезмәтләре мәгълүматына күрә очкычның Иран ракеты белән бәреп төшерелгәнен игълан итте. Аның сүзләренчә, бу ялгыш башкарылган булырга мөмкин. Премьер-министр бу хәлне өйрәнү өчен җентекле тикшерү үткәрергә чакырды.

Newsweek басмасының АКШ чыганаклары да очкыч ялгыш бәреп төшерелгән дип белдергән.

CBS News хәбәрчесе язуынча, АКШ Иран радары кабынуын һәм ике ракет җибәрелүен теркәгән. Аннан соң шартлау булган диелә.

Украин очкычы очып киткәннән соң берничә минуттан сигнал бирүдән туктый дип искәртә чыганаклар. Бу Иран АКШның Гыйрактагы хәрби ныгытмаларына һөҗүм башлаганнан соң була. Төбәктә низаг гыйнвар башында АКШның Иран генералы Касыйм Сөләйманины үтергәч кискенләште. Тәһрән Вашингтонга кырыс җавап бирергә вәгъдә итте.

АКШның хәрби җитәкчелеге аңлатма бирүдән баш тартты.

Иран рәсмиләре очкычны һәлакәткә китерүче сәбәпләр дип аның моторының янып китүен һәм пилотның очкычны контрольгә алырга тырышканда уңышсызлыкка ирешүен атаган иде. Ләкин Украина һава шикрәте вәкилләре шунда ук диярлек бу фаразны кире какты. Борисполь һава аланында журналистлар белән очрашуда алар очкычның төзек, экипажның бик югары дәрәҗәдә әзерлекле булуын белдерде.

Украинаның Дәүләт иминлек шурасы Тәһранда очкыч казасы сәбәпләренең төп версияләре дип зенит ракеты тию, террор гамәле һәм моторның техник сәбәпләре дип атады.

Украина халыкара һава юлларының Boeing очкычы 8 гыйнвар иртәсендә җиргә килеп төште. Очкычтагы 176 кеше барысы да һәлак булды.

XS
SM
MD
LG