Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан транспорт комитеты транспорт бәясен күтәрүне нигезләү документларын шәһәр депутатларына бирүдән баш тарткан


Казан транспорт комитеты документлар бик күп булуны сылтау итеп җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумга күтәрү зарурлыгын Шәһәр думасы депутатларына дәлилләүдән баш тарткан.

Бу турыда Шәһәр думасының Бюджет-финанс һәм җирле салымнар мәсьәләләре даими комиссиясе рәисе Булат Котдусовка җавап хатында язылган.

“Казан транспорт хезмәтләре, финанс юналтулары сәбәпле, Татарстан республикасының тарифлар дәүләт комитетына тиешле документларны һәм материалларны җибәрде. Бу документлар өч ай буе әзерләнде һәм бик зур күләмле. Шуңа күрә сезгә барлык документларны да җибәрү мөмкин түгел”, диелә Шәһәр думасындагы КПРФ депутаты Алексей Серовның Instagram-ында чыгарылган җавап хатында.

Депутат “финанс документларының сер булуы — яңалык түгел, тарифлар комитетының моны матур итеп дәлилләве — яңалык”, дип яза.
Татарстан дәүләт тарифлар комитеты карары белән 1 гыйнвардан Казан җәмәгать транспортында бер тапкыр йөрү бәясе 27 сумнан 30 сумга күтәрелде. 2019 елның февралендә бәяне 25 сумнан 27 сумга күтәргән иделәр.

Казан җәмәгать транспорты бәясенең 30 сумга кадәр артуына ничек карыйсыз?
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:54 0:00

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG