2019 елның 27 декабрендә Алма-Атада Bek Air һава ширкәте очкычы бозга катуы нәҗитәсендә җиргә килеп төшкән булырга мөмкин. Очкыч казасының сәбәпләрен ачыклаучы комиссия һава торышы шартларын һәм очкычның "кара тартмаларын" тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән.
Версияләр арасында шулай ук очкычның тиешеннән артык йөкләнүе, тышкы шартлар, экипаж хатасы һәм техниканың эшләүдән туктавы да каралган.
Казакъстан җитәкчелеге якын арада Bek Air һава ширкәтен тикшерү нәтиҗәләрен игълан итәчәк. Ширкәтнең эшчәнлеге әлегә туктатылган.
Bek Air һава ширкәтенең Fokker-100 очкычы Нур-Солтанга юл алган була. Очыш башланганда ул биеклекне югалтып, җиргә килеп төшә, бетон киртәне тишеп керә, аннары ике катлы бинага бәрелә. Очкычта 93 юлчы һәм биш экипаж әгъзасы була. Каза нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 35 кеше зыян күргән.