Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы Иран консуллыгына кайгы уртаклашырга киләләр


Казандагы Иран консуллыгына кайгы уртаклашырга киләләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

Иранның Казандагы консуллыгында кайгынамә китаплары булдырылды. Анда АКШ хәрбиләренең Иран генералы, күп кенә террор һөҗүмнәрен оештыру өчен җаваплы саналган Касыйм Сөләйманины үтерүенә һәм Иранда Украинаның Boeing очкычы һәлакәтенә кайгы белдерәләр. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән дә кайгы уртаклашу язуы бар. Иранда "Украина халыкара һава юллары” ширкәтенең Boeing очкычы һәлакәтендә 176 кешенең гомере өзелде. Көнтабыш илләренең күзләү хезмәтләре очкычны Иран ракеты бәреп төшергәнлеген белдерде.

XS
SM
MD
LG