Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда Иранның Украина очкычы һәлакәт турында дөреслекне яшерүенә ризасызлык белдерделәр


Тәһранда демонстрациячеләр Иран хакимиятен Boeing һәлакәте турында дөреслекне яшерергә маташкан өчен хөкем итә. ISNA агентлыгы фотосы

Тәһранда шимбә көнне узган протест чарасында катнашучылар Иранның югары җитәкчелегенә каршы шигарләр кычкырды. Бу турыда “Фарс” ярымдәүләт агентлыгына нигезләнеп Reuters хәбәр итә.

Иранда югары җитәкчелеккә карата ризасызлык чаралары турында хәбәрләр бик сирәк чыга. Бу шимбәдәге протест җыены Иранның Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы Украинаның юлчылык очкычын ракет белән бәреп төшерүен таныганнан соң узды.

Башта Иран җитәкчелеге очкыч һәлакәтен Boeing-ның моторында янгын чыгу белән аңлаткан иде.

“Фарс” агентлыгы белдерүченчә, җыенда катнашучылар Ислам инкыйлабы сакчылары шурасының махсус көчләре башлыгы, илдәге популяр хәрби җитәкче Касим Сөләймани сурәтләрен ерткан. Узган атнада Сөләйманины Гыйракта АКШ хәрбиләре ракет белән үтерде.

Инкыйлаб сакчылары шурасына якын саналган “Фарс” Сөләйманиның бер меңгә якын кеше катнашкан чарада ертып ташланган фотоларын да күрсәткән.

Иранның Казандагы консуллыгы исә очкыч һәлакәтендә үлүчеләр һәм Сөләйманиның үтерелүенә кайгы белдерү китаплары булдырды. Анда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән дә Иранга кайгы белдерү язганнар.

Казандагы Иран консуллыгына кайгы уртаклашырга киләләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG