Accessibility links

Башкортстан прокуроры вазифасына Владимир Ведерников расланган


Владимир Ведерников
Владимир Ведерников

Моңарчы Ведерников Мәскәү шәһәре прокуроры урынбасары иде. 

Башкортстан прокуроры итеп Владимир Ведерников билгеләнгән. Сентябрдә Башкортстан корылтае килештергәннән соң, Ведерников намзәтен Русия президенты Владимир Путин раслаган. Бу турыда Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Владимир Ведерников Мәскәү шәһәре прокурорының урынбасары булып эшләгән.

Владимир Ведерников 1974 елда Томски шәһәрендә туган. 1996 елда Томски дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Томски прокуроры ярдәмчесе буларак эшли башлый. 2000 елда Мәскәү үзәк идарә бүлгесендә прокурорның өлкән ярдәмчесе була. 2005 елда прокурорның урынбасары итеп билгеләнә. 2005-2007 елларда Дәүләт Думасының сәнәгать, төзелеш һәм фәнни технологияләр комитеты идарәсе киңәшчеме, белгеч-эксперт.

2012-2019 елларда Мәскәү шәһәре прокуроры урынбасары. Русия прокуратурасының мактаулы хезмәткәре исеме бар.

Башкорт парламентына тәкъдим итү чарасында Ведерников бабасының Башкортстанның Балакатай районыннан чыкканын, шуңа ул Башкорстанны туган җире дип санавын әйткән.

2019 елның мартында Башкортстан корылтае прокурор вазыйфасына тумышы белән Татарстаннан булган Камил Кашаевны килештергән иде. Әмма июльдә Кашаевның намзәтен Русия президенты Владимир Путин расламаганы билгеле булды.

Башкортстан прокуроры вазифасы 2019 елның июнендә бушады. Республика прокуратурасын 2013 елдан бирле җитәкләгән Андрей Назаров Курган өлкәсенә күчерелде. Аның китүен коррупция низагы белән бәйләделәр.

XS
SM
MD
LG