Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Үзәк Африкада Русия журналистларын талау максаты белән үтергәннәр


Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко
Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко

Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко Үзәк Африка һәм якын илләрдә җинаятьләр кылучылар тарафыннан үтерелгән, дип белдергән Русия тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Игорь Краснов.

2018 елның җәендә Үзәк Африкада Русия журналистларын талау максаты белән үтергәннәр. Бу турыда "Коммерсантъ" белән әңгәмәсендә Русия тикшерү комитеты башлыгы урынбасары Игорь Краснов белдергән.

"Һөҗүмнең нинди шартларда оештырылуын тикшерү бу үтерүнең системлы рәвештә авыр җинаятьләр кылучы Үзәк Африка яки якын илләрдә яшәүчеләр тарафыннан башкарылуын күрсәтте” дигән Краснов. Аның сүзләренчә, Русия төшерү төркеме төнлә ил буйлап хәрәкәт итүнең куркыныч булуы хакында кисәтелгән, әмма журналистлар шәһәрдә кунып калудан баш тарткан.

Узган елның гыйнварында Тикшерү комитеты шушы ук версияне тәкъдим иткән иде. Аның мәгълүматынча, журналистларны гарәп телендә сөйләшүче, кара тәнле кораллы кешеләр туктата, аларга машинадан чыгарга куша, әйберләрен, фото һәм видеоаппаратларын таләп итә. Әйберләрне бирүдән баш тартканнан һәм һөҗүмчеләргә каршы килергә маташканнан соң кораллы төркем Русия ватандашларын атып үтерә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы да шушы версия яклы. Ләкин шул ук вакытта журналистларның таланган булуына бер дәлил дә юк. Кесә телефоннарыннан кала, аларның бер әйберләрен дә алмаганнар, югыйсә яннарында кыйммәтле ноутбуклар, видеокамера һәм фотоаппаратлар булган.

Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко Михаил Ходорковскийның "Тикшерүләр идарәсе" өчен "Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә" Русиядән ялланып сугышучылар эшчәнлеге турында фильм төшерергә барган.

Журналистлар үлеменә бер ел тулуга багышлап, 2019 елның 30 июлендә "Досье" үзәге төп докладын чыгарды. Тикшерүчеләр үтерелгән журналистларның интернетта язышуларын, кесә телефоннарыннан шалтыратулар вакытын һәм шаһитлар күрсәткән мәгълүматны анализлаганнан соң, журналистлар артыннан алар Үзәк Африкага килү белән үк күзәтү барганын ачыклаган. Бу эштә Вагнер ширкәтенә кагылышы булган кешеләр катнашкан. Тикшерүчеләр мәгълүматынча, медиага журналистларның талау аркасында үтерелүе хакындагы версияне дә "Вагнер"га нигез салаучыларның берсе дип саналган Иосиф Пригожинга якын булган оешмаларның берсендә хезмәт итүчеләр эшләгән.

2019 елның октябрендә "Досье" өстәмә мәгълуматлар чыгарды. Анда әйтелгәнчә, журналистларны үтерү алдан уйлап эшләнгән, башкаручылар аларның кайчан кая барасын белеп торган. Үтерүчеләр профессионал булган. Ләкин ниндидер сәбәпләр белән бу мәгълүмат рәсми тикшерүдә исәпкә алынмаган, диелгән иде "Досье" хәбәрендә.

Русия тикшерү комитеты журналистлар үлеме өчен гаепне Ходорковскийның "Тикшерү идарәсенә" йөкләде. Ул "матбугат чараларарында әлеге темага материаллар таратып, "Тикшерү идарәсе" куркыныч сәяхәт оештырганда җибәргән ялгышлыкларын акларга тырыша, үз версиясен чыгара һәм катнашы булмаганнарны гаепли" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG