Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Үзәк Африкада журналистларны үтерүгә бәйле үз версиясен тәкъдим итте


Русия тикшерү комитеты Үзәк Африкага документаль фильм төшерергә килгән журналистларны талау максаты белән үтергәннәр дип белдерә. Тикшерүчеләр Михаил Ходорковский үзәге аларның иминлеген кайгыртмаган ди.

Русия тикшерү комитеты Үзәк Африка республикасында журналистлар Орхан Джемаль, Кирилл Радченко, Александр Расторгуевның үтерелүенә бәйле үз версиясен тәкъдим итте. Комитетта журналистлар талау максаты белән үтерелгән, ә "Тикшерүләр идарәсе" интернет-проекты тәкъдим иткән башка версияләр үзләрен аклау, "катнашы булмаганнарны" гаепләргә тырышу дип белдерделәр.

Тикшерү комитеты мөрәҗәгате рәсми сайтта Михаил Ходорковскийның "Досье" үзәге тикшерүе нәтиҗәләре чыкканнан соң икенче көнне урнаштырылды. "Досье" Русия журналистларын үтерү алдан планлаштырылган чара, аның артында Кремльгә якын эшмәкәр Евгений Пригожин кешеләре торган дип белдергән иде.

Тикшерү комитеты хәбәрендә үтерүнең бөтен нечкәлекләре дә ачыкланып бетмәде, әмма кайбер нәтиҗәләр бар диелә: "Сибю шәһәреннән 23 чакрым ераклыктагы Клаку авылы янында машинаны гарәп телендә сөйләшүче, кара тәнле кораллы кешеләр туктата. Һөҗүм итүчеләр журналистларга машинадан чыгарга куша, аларның әйберләрен, фото һәм видеоаппаратларын таләп итә. Әйберләрне бирүдән баш тартканнан һәм һөҗүмчеләргә каршы килергә маташканнан соң кораллы төркем Русия ватандашларын атып үтерә. Машина йөртүче качып китә".

Русияләргә һөҗүм итүчеләрнең кемнәр булуы ачыкланмаган. Тикшерү комитеты белдерүенә караганда, машина йөртүче Бьенвеню Доувокама журналистлар белән шәһәр кафеларының берсендә бер көн алдан танышкан, ә Мартин исемле фиксер аны яллауда катнашмаган диелә. Машина йөртүченең жандармнарга да катнашы юк дип белдерелә.

Нәтиҗәдә тикшерү комитеты журналистлар үлеме өчен җаваплылыкны Михаил Ходорковскийның Үзәк Африкага баруны оештырган "Тикшерүләр идарәсенә" йөкли: "Матбугат чараларарында әлеге темага материаллар таратып, "Тикшерү идарәсе" куркыныч сәяхәт оештырганда җибәргән ялгышлыкларын акларга тырыша, үз версиясен чыгара һәм катнашы булмаганнарны гаепли".

Ходорковский элегрәк "Тикшерү идарәсенең" хаталар җибәрүен таныды һәм бу проектны финанслауны туктатты. Соңрак проект эшләүдән туктады.

10 гыйнварда Ходорковскийның "Досье" тикшерү үзәге Үзәк Африка республикасында Русия журналистларының һәлак булуын тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. Анда русияләрне Үзәк Африка республикасына килү белән күзәтә башлаганнар, үтерү алдан планлаштырылган чара булган дип белдерелә.

2018 елның июлендә Үзәк Африка республикасында берьюлы өч русияле журналист үтерелде. Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев анда Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен барган булган.

XS
SM
MD
LG