Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Досье": Үзәк Африкада үтерелгән журналистларны Пригожин белән бәйле кеше күзәткән


Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко
Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко

"Досье" вәкилләре журналистлар Үзәк Африка республикасына килү белән аларны күзәтү оештырылган дип белдерә. Аларны үтерү алдан планлаштырылган диләр.

Михаил Ходорковскийның "Досье" тикшерү үзәге Үзәк Африка республикасында Русия журналистларының һәлак булуын тикшерү нәтиҗәләрен чыгарды. 2018 елның июлендә Үзәк Африка республикасында берьюлы өч русияле журналист үтерелде. Орхан Джемаль, Кирилл Радченко һәм Александр Расторгуев анда Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү өчен барган булган.

"Үтерү - махсус операция"

"Досье" вәкилләре журналистлар Үзәк Африка республикасына килү белән алар артыннан күзәтү оештырылган дип белдерә. Аларны үтерү алдан планлаштырылган диләр. Мондый нәтиҗәгә тикшерүчеләр Джемаль, Расторгуев һәм Радченконы машинада йөртүченең телефонын анализлагач килгән. Йөртүче Бьенвеню Дувокама – һөҗүмдә бердәнбер исән калучы. Рәсми мәгълүматка караганда, машинага автоматлардан ата башлагач, ул качып котыла алган.

Әмма "Досье" Дувокама Русия журналистларын үтерү чарасында катнашкан булырга мөмкин дип саный. Алар белән ике көн буена йөргән вакытта ул Эммануэл Котофио исемле җирле жандарм белән телефоннан 47 тапкыр сөйләшкән һәм күрәсең, журналистларның кая баруын җиткереп торган. Котофио телефоны биллингы мәгълүматына караганда, ул һәрвакыт журналистлар тирәсендә булган, ә һөҗүмгә бер сәгать кала аны һәм аның белән кораллы өч ак кешене үтерү булган районда күргәннәр.

Русия һәм "Вагнер" хосусый ширкәте белән бәйлелек

"Досье" үзәге жандарм Котофионың башка шалтыратуларын да анализлаган һәм аның 2018 елның июль-августында 100 тапкыр диярлек русияле Александр Сотов белән аралашканын ачыклаган. Тикшерүчеләр мәгълүматына караганда, бу кеше Үзәк Африка респубикасында "М-Финанс" ширкәтендә "инструктор" булып рәсми рәвештә эшли. "М-Финанс" президент Владимир Путинның дусты һәм "пешекчесе" дип фаразланган Русия эшмәкәре Евгений Пригожин белән бәйле дип саныйлар "Досье"да. Хезмәт хакы түләү документларында Сотовка "М-5661" саны билгеләнгән. Мондый форматлы жетоннар "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте хезмәткәрләренә дә тагыла дип язды медиа. "Досье" ачыклаганча, Сотовның җитәкчесе – Үзәк Африка республикасы президентының дәүләт иминлеге мәсьәләләре киңәшчесе Валерий Захаров. Аны да Пригожинга якын ширкәтләр белән бәйлиләр. Журналистлар Сотов һәм Захаров 2018 елның июль-августында бер-берсе белән шалтыратышып, 100 тапкырдан артык сөйләшкән дип белдерә.

"Фиксер Мартин"

"Досье" журналистлары шулай ук Пригожинга бәйле саналган Федеральное агенство новостоей (ФАН) хәбәрчесе Кирилл Романовскийның да үтерү чарасындагы ролен ачыклаган. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Романовский фильм төшерү төркеменә "БМОдан Мартин исемле фиксерның" мәгълүматын биргән. Фиксер Джемаль, Расторгуев һәм Радченковга Африкада ярдәм итәргә тиеш булган. Әмма, "Досье" чынлыкта бернинди дә "Мартин" булмаган, ә фиксер дип үзен башка кеше таныштырган ди. Элегрәк БМОда "Мартин" турында берни билгеле түгел, оешма һәлак булган журналистлар белән элемтәдә тормады дип белдергән иде.

Һөҗүм көнне фильм төшерүче төркем "Мартин" белән очрашуга барган була диелә.

Үзәк Африка республиксында русияләрнең үтерелүен рәсми тикшерү әле дәвам итә. Русия президенты Владимир Путин узган декабрьдә матбугат очрашуында журналистларны "җирле җинаятьчел төркем" үтергән булырга мөмкин диде. Ул шулай ук "Вагнер" ширкәте кебек ширкәтләр, Русия кануннарын бозмасалар, "планетаның теләсә кайсы ноктасында эшләргә хокуклы" дип белдерде.

Пәнҗешәмбе Үзәк Африка республикасынңа Русиянең рәсми хәрби ныгытмасы барлыкка киләергә мөмкин дигән хәбәр чыкты.

XS
SM
MD
LG