Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты керемнәр күләме ягыннан Русиядә бишенче урында


Татарстанның 2020 елга бюджеты илдәге башка төбәкләр арасында керемнәр дәрәҗәсе ягыннан бишенче урынга чыкты.

2020 елга бюджет керемнәр күләме ягыннан караганда беренче урында Мәскәү тора. Аннары Петербур, Мәскәү өлкәсе һәм Краснодар крае килә. Татарстан бишенче урында дигән мәгълүмат китерә "Бюджет.Ру".

Исемлектә ахыгы урыннарны Калмыкстан республикасы һәм Яһүд автоном бүлгесе били.

Татарстан бюджетының керемнәре 2020 елда 270,1 млрд сум тәшкил итәчәк. Бу бер кеше башына 70,1 мең сум күләмендә чыгым дигән сүз.
Бер кеше башына тотылган чыгымнарның иң зурысы Чукотка автоном бүлгесендә - 809,5 мең сум. Мәскәүдә бу күрсәткеч 249,7 мең сум тәшкил итә. Башкортстанда - 55,9 мең сум.

Узган елның ноябрь ахырында Татарстан дәүләт шурасы 2020 елга бюджет өлгесен 3,1 млрд сум дефицит белән раслады. 2021 елда дефицит 2,6 млрд сум тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG