Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якут шаманы Габышев янә Мәскәүгә "Путинны куарга" барачагы турында белдерде


Шаман Александр Габышев
Шаман Александр Габышев

Габышев "Путинны куарга" Мәскәүгә март аенда кузгалачак.

Русия президенты Владимир Путинны "иблис" дип атап, аны "куарга" теләүче якут шаманы Александр Габышев бу ниятен тормышка ашыруын дәвам итәчәген белдерде. Ул Мәскәүгә таба март аенда кузгалачак. Аның белән фикердәшләре дә барачак. Бу турыда шаман Youtube-та урнаштырган видеосында сөйләде.

Аның әйтүенчә, бу сәфәрен ул мәхкәмә карарларына бәйсез рәвештә тормышка ашырачак. "Мин бары Ходай канунына гына буйсынам. Ул мартта диде, димәк мартта" дип сөйли шаман мөрәҗәгатендә. Ул Якутски шәһәрендә фикердәшләрен җыюын да хәбәр итте. Сәфәрнең кайсы көнне башланасын әйтмәде.

2019 елның март аенда якут шаманы Александр Габышев Якутски шәһәреннән Мәскәүгә барачагы турында игълан иткән иде. Ул Путинны "кара көчләр тудырган зат" дип атады, һәм аны кууны көчле шаман гына булдыра ала диде. Габышев өч мең чакрым араны җәяү үтте, күп кеше аңа теләктәшлек белдерде. Сентябрдә Бурятия һәм Иркутски өлкәсе чигендә аны ФСБ тоткарлады һәм кире Якутскига озатты.

Шаманны психоневрологик диспансерга урнаштырдылар һәм акылы зәгыйфь дип таныдылар. Соңрак аны экстремистлык эшчәнлеккә чакыруда гаепләп, җинаять эше ачтылар. Сентябрь ахырында читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр.

8 декабрдә Габышев Мәскәүгә икенче йөрешен башлады. 10 декабрдә медиада шаманны "тикшерү эшләре уздыру өчен" полиция эзли дип язды. Полиция шаманның туганы өенә дә килгән дип хәбәр ителде.
11 декабрдә хокук яклаучылар Габышевка карата җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG