Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанның элеккеге президенты Мөшәррәфкә үлем карары "конституциягә каршы килә" дип танылды


Пәрвәз Мөшәррәф
Пәрвәз Мөшәррәф

Пакыстандагы мәхкәмә 2019 елның декабрендә илнең беренче президенты Пәрваз Мөшәррәфкә читтән торып чыгарылган үлем карарын Конституциягә каршы килә дип тапкан.

Пәрвәз Мөшәррәфнең үтенечен искә алып, мәхкәмә элеккеге президентка карата чыгарылган үлем җәзасы турында хөкемне гамәлдән чыгарган дип хәбәр итә Пакыстанның Dawn газетасы.

Лахорда махсус мәхкәмә киңәшмәсе Мөшәррәфне үлем җәзасына хөкем иткән җинаять эше канунга ярашлы итеп әзерләнмәгән дигән нәтиҗәгә килгән.

2019 елның 17 декабрендә Пакыстанның Махсус мәхкәмәсе илнең элеккеге президенты һәм хәрби җитәкчесе 76 яшьлек Пәрваз Мөшәррәфне үлем җәзасына хөкем иткән иде.

Мөшәррәфкә карата җинаять эше 2013 елда Пакыстан хөкүмәте тәкъдиме белән ачылды. Мөшәррәфне дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә гаепләделәр. 2007 елда Югары мәхкәмә аның президент итеп янәдән сайлануының канунилыгын тикшерергә булгач, Мөшәррәф мәхкәмә әгъзаларын кулга алырга кушты, илдә гадәттән тыш хәл кертеп, Конституцияне вакытлыча гамәлдән чыгарды.

2016 елдан Мөшәррәф Дубайда яши.

XS
SM
MD
LG