Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Дагир Хасавовка чыгарган карарны гамәлдә калдырды


Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Дагир Хасавов 17 сентярьдән бирле сак астында тотыла.

13 гыйнвар Мәскәү шәһәре мәхкәмәсендә сак астында тотылучы адвокат Дагир Хасавов эшенең апелляциясе каралды. Мәхкәмә Хасавовны сак астына алу карарын үз көчендә калдырды. Бу хакта Азатлыкка аның улы Арслан Хасавов хәбәр итте.

15 гыйнварда мәхкәмә Хасавовны сак астында калдыруны озайту мәсьәләсен караячак. Арслан Хасавов хәбәр итүенчә, тикшерүче адвокатны сак астында калдыруны тагын өч айга, ягъни 16 апрельгә кадәр озынайтуны сорый.

Тумышы белән Чечнядан булган, башлыча нахакка гаепләнгән мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнүче танылган адвокат Дагир Хасавов 17 сентябрь Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды. Анда ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга килгән иде. Утырыш башлануга Хасавовны мәхкәмә залында ук тоткарлап, Тикшерү комитетына илткәннәр. Аның мәхкәмә эшчәнлегенә аяк чалу, ялган күрсәтмәләр бирүгә мәҗбүр итү фактлары тикшерелә. Адвокатлар хокук сакчыларының бу гамәлен басым ясау дип атый.

Хасавовның адвокаты Сергей Беляк Азатлыкка җинаятьне исбатлау җиңел булмаячак дип белдерде.

XS
SM
MD
LG