Accessibility links

"Русиядә адвокат булып эшләү авырлашты"


Сергей Беляк, адвокат
Сергей Беляк, адвокат

Мөселманнарны яклап танылган адвокат Дагир Хасавов 16 ноябрьгә кадәр сак астында калачак. Гаепле дип табылса, аңа 7 ел төрмәгә хөкем ителү яный. Азатлык Дагир Хасавовның адвокаты белән аралашты, эшнең нечкәлекләре, Хасавовның хәле турында сөйләште.

27 сентябрь Русия адвокатлары Русия президенты каршындагы кеше хокукларын яклау шурасының рәисе Михаил Федотовка мөрәҗәгать итте. Хатны имзалаучылар Хасавовны кулга алу вакытында канунсыз гамәлләр кылынган, Дагирны яклаучылардан мәгълүмат таратмау турында килешү имзалатканнар, шул сәбәпле аның нәрсәдә гаепләнгәне билгеле түгел, мәхкәмә утырышлары ябык ишекләр артында уза дип зарлана.

"Танылган адвокат Дагир Хасавовка җинаять эшен ачу — аның хокукларын бозу гына түгел, ә кешеләр алдында адвокат һөнәрен мыскыллау. Дагир Хасавов җинаять кылмаган, ул бары тик канун нигезендә яклау эшен башкарган. Аны сак астына алу мәхкәмә системының тәртип саклау системына буйсынганын күрсәтә, бу — адвокатларны куркыту һәм кисәтү.

Адвокат белән бу рәвешле эш итү — тәртип саклаучыларның, мәхкәмәләрнең яклаучыларга карата репрессив юл белән басым ясау. Җинаять эшендә яклау эшен алып баручыларны мөмкин кадәр буйсындырырга телиләр, ә бу хөкем чыгаруның төп принцибын — гаепләнүчене яклауда көч сынашуны юкка чыгара.

Тәртип саклаучылар һәм мәхкәмәләрнең үзенчә эш итүләре демократик җәмгыятьнең нигезләрен какшата. Шурадан адвокатларга юнәлтелгән репрессияләргә игътибар итүне һәм канунсыз сак астына алынган Дагир Хасавовның хокукларын якларга ярдәм итүне сорыйбыз", диелгән хатта.

Дагир Хасавов әлеге вакытта Мәскәүнең Медведково районының 4нче тикшерү изоляторында утыра. Ул 2 айга сак астына алынды. Дагирны өч адвокат яклый: Сергей Беляк, Максим Ижиков, Нариман Адҗиев.

Азатлык Сергей Беляк белән аралашты. Аның фикеренчә, Хасавовны азат итүгә өмет бар.

— Сергей, Сез Дагир белән кайчан соңгы тапкыр очраштыгыз? Ул үзен ничек хис итә? Ниләр турында сөйләштегез?

— Без аның белән 18 сентябрь Басман мәхкәмәсендә очраштык, аннары тикшерү изоляторында булмадым. Башта Дагирны Мәскәүнең 5нче изоляторына алып киткәннәр иде, әмма анда гел җинаять эшләре нигезендә утыручылар: урлаучылар, кеше үтерүчеләр, бандитлар... Әле ачуым да килмәгәе, мәхкәмә эше кичке 6да бетте, ә аны изоляторга иртәнге 6да алып килгәннәр. Күз алдыгызга киләме бу хәл? Коточкыч! Ничәмә-ничә сәгатьләр буена аны Мәскәү буйлап кысан машинада йөрткәннәр, кая алып баралар – бер Аллаһ белсен. Аннары эзләрен эзли торгач, улы Арсланга Дагирны 5нче изоляторга алып киткәннәрен белдек, мин тавыш күтәрдем. Аллам сакласын, аны анда кыйнарга да, үтерергә дә мөмкиннәр иде. Минемчә, аны махсус шунда илткәннәр, әмма ул изолятор вәкилләре аны кабул итмәгән. Дагирны башка тикшерү изоляторына алып киткәннәр.

Дагир Хасавов
Дагир Хасавов

Дагирны 11 кешелек камерага урнаштырганнар иде, гәрчә анда кагыйдәләр нигезендә 8 кеше генә булырга тиеш. Тәмәке тарталар, камерада балта эләрлек төтен. Ә Дагир тәмәке тартмый. Авырга төшкән, аннары гына 4 кешелек камерга күчерделәр. Беренче көннәрдә аның янына адвокатлар күп йөрде, әмма ахыр чиктә Дагир үзе килмәүне үтенде. Бер үзем каласым, уйлыйсым килә, диде. Аны аңларга да мөмкин. Һәр кеше килгән саен, һәр очрашудан соң тоткынны аерым бүлмәгә кертәләр, ул бокс кебек урын, анда утырып та, ятып та булмый, басып кына тору каралган. Менә шул бокста документлар тутыру, тикшерү уздыру сылтавы белән кешене тоталар. Кайчак бу тикшерү берничә сәгатькә сузылырга мөмкин. Кеше арый. Тоткынның хәлен белү әйбәт, әмма кайчак бу зыянга да була ала. Дагирга бер-бер артлы адвокатлар килде, изолятор хезмәткәрләре моңа аптырады, бер ташкын кебек булды ул. Бу – Дагирга теләктәшлек билгесе дә, аның эше игътибар үзәгендә булуы күрсәткече дә.

— Теләктешлек тагын нәрсәдә чагыла?

— Русиянең Адвокатлар пулаты бу эш турында хәбәрдар, Генри Резник фикерен белдерде. Без барыбыз да моның артында хокук яклаучыларны куркыту "сәламе" булганын аңлыйбыз. Русиянең Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә сүзен әйтте. Зур шау-шу тудырды бу эш. Без дә, журналистлар да, җәмгыять тә аны контрольдә тота. Дагирны якларга теләүчеләр күп. Мин белгәне генә дә 20 кеше иде. Әлегә бу эшне өч адвокат алып бара. Мәскәү мәхкәмәсе якларга тезелгән адвокатларның санын белсә, башы әйләнергә мөмкин. Адвокатлар үз кешесен рәнҗетергә бирмәячәк, бу хәл тикшерүчеләр эшен дә катлауландырачак.

— Дагирның хәле ничек соң? Аны терапия узган диләр, шул вакытта изоляторга эләккән булып чыга. Сәламәтлегенә зарланмыймы?

— Беренче көннәрне үзен начар хис итте, йөзе югалган иде. Төрмәгә утыртып куйсыннар әле? Кем шатланыр? Чынында бу хәлләрне авыр кичерде. Беренче чиратта физик түгел, ә психологик яктан авыр иде. Кирәкле дарулары үзе белән, ризык, кирәк-яракларны җиткерүдә каршылыклар юк. Камерада суыткычлары бар, нәрсәдер кирәк икән, сатып ала алалар.

— Дагир үзенә басым ясау, куркыту, янаулар булганын сезгә әйттеме?

Ул, чыннан да, кызу канлы, әмма җиренә җиткереп эшләүче, күңелен биреп кешене яклаучы. Аның өчен иң мөһиме – хакыйкать, намус. Күпләрнең эшләрен бушлай алып барды, дөреслек өскә чыгарга тиеш дип тырышты

— Аны куркыту, аңа басым ясау һәрвакыт булды. Дагир моны үзе дә мәхкәмә утырышы вакытында әйтте. Куркытулар яшерен номерлардан SMS җибәреп, яки шалтыратып башкарылмый иде, сүз белән әйтәләр иде. Чаманы бел, нәтиҗәсе начар булачак, бераз тынычлан дигән сүзләр тәртип саклау органнары вәкилләре авызынан чыккан. Ул, чыннан да, кызу канлы, әмма ул җиренә җиткереп эшләүче, күңелен биреп кешене яклаучы, кеше өчен амбразурага ташлана. Аның өчен иң мөһиме – хакыйкать, намус. Күпләрнең эшләрен бушлай алып барды, дөреслек өскә чыгарга тиеш дип тырышты. Кем мондый кешене яратсын инде? Хөкемдарларга аның күңел биреп эшләве тәэсир итә иде, гаепләүчеләрнең исә ачулары кабара. Шуңа да аның булмавы, адвокат буларак тыкшынмавы күпләргә файдалы.

Соңгы эшендә ул прокуратураның, тикшерүчеләрнең эшен чәлпәрәмә китерде. Хасавов чынында тәртип саклаучыларның эшен никадәр канунсыз икәнен ачып салды. Ахыр чиктә дәүләт гаепләүчесе алышынды. Прокуратура генералы билгеләнде. Хасавов бөтен эшне боза дигән нәтиҗә ясалган да, аны алып ташларга дигән карарга килгәннәр. Көлке, әмма Дагир алып барган эшнең чираттагы утырышына прокуратура генералы сакчылары белән килгән, аның белән бергә ФСБ кешесе дә ияргән. Бөтен адвокатларны тикшереп керткәннәр. Ахыр чиктә Дагирны Тикшерү комиты кешеләре килеп кулга алган. Шаһиткә басым ясауда гаеплиләр аны. Мин сорадым бу хакта. Дагир фикеренчә, мәхкәмә вакытында шаһит ялган мәгълүмат тараткан һәм үзе күрмичә, белмичә, ул гаепләүче якның сүзен тараткан, аннары түзә алмыйча ул аңа: "Ялган таратырга намусың бармы? Бу бит кабәхәтлек" дигән сүзләрне ычкындырган. Менә шуны прокуратура генералы эләктереп тә алган, моны басым дип бәяләгән. Владимир Жироновский әле бер кешегә, әле икенчесенә "кабәхәт" дип кычкыра, бу берсен дә борчымый. Әмма адвокат авызыннан чыккан икән, шунда ук басым ясау дип лаф оралар.

— Хасававка ничә ел төрмә яный?

— 7 елга хөкем ителергә мөмкин. Исбатлый алсалар... Әмма дәлилләү авыр булачак, монда бик күп экспертизалар үткәреләчәк, лингвистлар эшкә җигеләчәк. Бик җиңел генә булыр дип әйтеп булмый.

— Аны сак астына алу очрагы беренчесеме, әллә моңа кадәр дә бар идеме, аңа җинаять эше ачылган идеме?

— 2012 елда Дагир Хасавов Русиядә гражданнар эшләрен хәл итәр өчен шәригать мәкхәмәсе системын гамәлгә кертергә кирәк дип әйтте. Мөселманнар арасында никахны өзү, милек бүлешү кебек эшләр меңләгән, җәмгыятьтә бу киеренкелекне киметер иде, православларда да казыят инстиуты бар, диде. Шәригать мәхкәмәләре кертелмәсә, Мәскәүдә кан агызуга кадәр барып җитәргә мөмкин дигән фикер әйтте. "Рен ТВ" аның аерым сүзләрен алган да Чечнядагы сугыш кадрларын күрсәтеп, Хасавов Мәсәүне канга батырам дип белдерде дигән сюжет чыгарган. Дагир милләтара низаг чыгаруда гаепләнде. Шул вакытта ул Төркиягә киткән иде, эш ачылды, әмма кайтмады, чөнки сак астына алырлар дип курыкты. Мин аңардан башка гына аны яклау эшен алып бардым. Ахыр читкә тикшерүчеләр ул журналистлар монтажы дигән нәтиҗә ясады, эш ябылды. Журналистларга эш ачылсынмы дигәнгә, Дагир Хасавов баш тартты. Тыныч кына эшен дәвам итте. Хәзер ул беренче тапкыр сак астына алынды.

— "Мәскәү эше" кысаларында Русиядәге мәхкәмә системының адвокатлар эшен кирәксезгә чыгаруын, алар китергән видеодәлилләрнең артык булуын, ялт-йолт итеп хөкем чыгарылуын күзәттек. Ике дистәгә якын адвокат берләшеп мондый баштбаштаклыкка каршы булуын да белдерде. Яклау системы юкка чыгып бара, адвокатларның теше үтми, бу шартларда Дагир Хасавовның бу вазгыятьтән коры чыгуына ышанасызмы?

— Русиядә адвокат булып эшләү авырлашты. Мәхкәмә системы реформасы барып чыкмады. Ул бәйсез түгел, хөкемдарлар тулысынча идарә ителә. Сак астына алына икән кеше, адвокатлар хөкемдарлар, прокурорлар арасында танышларыгыз бармы дип сорыйлар. Бу сорау – мәхкәмә системы хәлен ачып сала. Кешеләр мәхкәмәгә ышанамы, юкмы дигән сүз бит бу. Әгәр кешеләр бу сорауны бирә икән адвокатка, мәхкәмә системы юк дигән нәтиҗә ясап була.

Элегрәк кешеләр хөкемдарларга, прокурорларга чыга иде, акча төртеп, 6 ел урынына 2 ел карар чыгарылуга ирешеп була иде. Хөкемдар "мин сезне белмим", икенчесе "мин – гадел хөкемдар" дип, өченчесе җайлау юлын карарга мөмкин иде. Хәзер бу рәвешле эш итү бетте. Ничә ел бирүне тикшерүче хәл итү вакыты җитте. Тикшерүче, ике яки алты ел телисеңме, дип сорый. Ике икән, димәк фәлән акча түлә дип әйтә. Тикшерүче яки прокурор үзе хөкемдарларга мөрәҗәгать итә. Хөкемдар, мәсәлән, канун нигезендә эшлим ди икән, алайса җитәкчелерең шалтыратыр дип сөйләшүне төгәлли. Һәм шулай эшләнә дә. Җитәкче булмаса, куәт хезмәте кешесе шалтырата да нинди хөкем булырга тиешлеген әйтә. Мондый системда адвокат юк, бу институт кирәксез, яраксызга чыгарылды.

Әйе, систем череп беткән. Мондый систем акчалы кешеләргә файдалы. Акча төртеп мәсьәләне хәл итеп була. Хасавов калын кесәле түгел, әмма ул – билгеле кеше. Аның эшен җәмәгатьчелек, матбугат күзәтә, яктырта, хакимияткә дә, мәхкәмәгә дә тәэсир итә. Канунсыз карар чыгарылса, авырга туры киләчәк. Әмма безнең өчен уңай нәтиҗә булыр дип уйлыйм.

Сергей Беляк 1958 елда Подольски шәһәрендә туган. 1982 елларда Сарытау юридик институтын тәмамлаган. 1987-1988 елларда Польшада алвокат булып эшләгән. Юрист, адвокат, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Җинаять, гражданлык эшләре нигезендә гаепләнгән кешеләрне яклый. Гомерлеккә хөкем ителгән Игорь Изместьевны башлангыч чорда яклаган иде.

XS
SM
MD
LG