Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:38

Адвокат Дагир Хасавов мөселманнарның эзәрлекләнүендә руханилар да гаепле дип саный. Ул мөселман руханиларның киләчәк үсеш өчен стратегиясе булмавын әйтә.

Башкортстанның ФСБ идарәсе республикада “Таблигый Җәмәгать” хәрәкәтенең бер бүлекчәсе юк ителүен хәбәр итте. Оешма вәкиле дип шикләнелгән өч кеше тоткарланган, берсе федераль эзләүгә игълан ителгән. Соңгы вакытта куәт оешмалары “Таблигый Җәмәгать”кә игътибарны арттырды. 2009 елны әлеге оешма Русиядә экстремистик дип табылды һәм тыелды. Татарстан һәм Башкорстанда "Таблигый Җәмәгать” вәкилләре даими тоткарлана башлады.

Адвокат Дагир Хасавов хәзерге заманда мөселманнарны гаепләү шактый җиңел эшкә әверелде ди.

“Мөселман кешесе мәхкәмә залына атлап керү белән ул инде хөкемдар өчен шикле түгел, ә гаепле. Гомумән, Русиядә туган мөселман шикләнелүче субъект буларак кабул ителә. Ул гомер буе дәүләткә һәм кануннарга тугрылыклы булуын исбатлап яшәргә тиеш.

Мөселманның тууы куәт оешмалары өчен погоннар, йортлар, дәрәҗәләр...

Мисал өчен, Дагыстанда балаларны кечкенәдән үк экстремистлар кебек хисапка куялар. Мөселманның тууы куәт оешмалары өчен погоннар, йортлар, дәрәҗәләр...

Мөселманнарга аклау карарлары чыгарылмый диярлек, чөнки гадел, бәйсез мәхкәмә юк. Хакимият тарафыннан мөселманнарны эзәрлекләүгә караш уңай. Аларны махсус рәвештә хокукый мохиттән төртеп чыгаралар. Мөселманнарны даими күзәтәләр, тоткарлыйлар, төкерекләрен, бармак эзләрен алалар. Кешеләр җыелып пылау ашаган, китап укыган, аралашкан өчен төрмәләргә ябылар.

Русия исламны төп куркыныч дип саный. Терррорчылык шаукымыннан файдаланып мөселманнарга карата төрле рәхимсез гамәлләр кылына һәм беркем каршы әйтми. Моның сәбәбе - руханилар, чөнки алар дәшми.

Дагир Хасавов. http://drakonta.ru/ фотосы
Дагир Хасавов. http://drakonta.ru/ фотосы

Мисал өчен Калининградта мәчет салу эше хәзер Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә карала. Урыс православ чиркәве әһеле Серафим (Балтийски): “Мәчетләрне Калилнградта түгел, ә мөселманнар күпләп яшәгән урыннарда төзергә кирәк”, ди. Православ вәкилләре инде ачыктан-ачык мәчеткә каршы әйтәләр. Хакимият аларның сүзләренә колак сала. Русиядә хәтта халык административ проблемнарны хәл итү өчен дә хәзер чиркәү әһеле янына бара.

Бүген мәсьәләләр чиркәү ихтыяҗларына карап хәл ителә. Ә безнең мөселман руханилары ниндидер казанышлары өчен тәреләр ала, конференцияләргә барып безнең ничек дус яшәвебез турында сөйли. Руханиларның яшәү рәвеше мөселманнарын канәгатьләндерми. Гади мөселманнар метро, кафеда шул руханиларны караклар, алар тегенди, алар мондый дип зарланыша икән, әлбәттә, низаг туачак. Ә ул бит ничектер хәл ителергә тиеш. Мөселманнарга аралашу өчен мәйданнар юк.

Дини руханилар замана тормышындагы ихтыяҗдан артта кала. Алар телевидениега чыгарга, дискуссияләр алып барырга әзер түгел. Андый мөселман лидерлары юк”, ди адвокат.

Хасавов ислам кыйммәтләрен үстерү өчен мөселман руханиларының киләчәк стратегиясе юк дип саный.

“Руханилар үз структураларын ныгыту өчен бер-берсе белән талашып ята. Аларның төп максаты - ислам кыйммәтләре хисабына хакимияткә ярау. Ягъни гади мөселманнар үзенчә, руханилар үзенчә яши”, ди ул.

Хасавов Русиядә мөселманнар арасында милләтчелек дә өммәтнең алга китешенә аяк чала дигән фикердә.

Мәскәүдә кавказлар күп кенә проблемнарда татарлар гаепле дип саный

"Мәскәүдә кавказлар күп кенә проблемнарда татарлар гаепле дип саный, чөнки хакимияткә иң якын торучылар - татарлар. Алар дәүләтне төзүдә катнаштылар, урыслар белән иң күп аралашучылар да татарлар.

Русия Дәүләт Думасында бит төрле милләт вәкилләре бар. Шуны истә тотып, мөселманнарга киләчәктә сәясиләшергә туры килер дип саныйм. Әгәр без канун чыгаруда катнашмасмак, яхшыга өмет итәсе юк, чөнки мөселманнарга каршы кануннар чыгу дәвам итәчәк.

Миңа карата өч тапкыр җинаять эше ачтылар, адвокат статусыннан алмакчылар иде. Мөфтиятләр эчендә хокук яклау үзәкләре, адвокатлар төркеме булырга тиеш. Алар тиз вакыт эчендә урыннарга чыгып мәсьәләне хәл итәрлек итеп оештырылуы мөһим. Әмма мөфтиятләргә бу кирәкми. Алар әлләничә миллионга бер мәчет төзи дә шуның белән тынычланып яшәвен дәвам итә. Алай рәхәтрәк бит”, ди Хасавов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG