Америка Кушма Штатларының дошманннарын тыеп торуның зур стратегиясе бар, Иран генералы Касыйм Сөләйманиның үтерелүе шушы стратегия кысаларында башкарылды дип белдергән АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео. Ул әлеге стратегиянең шулай ук Русия һәм Кытайга да кагылганын әйткән.
Помпео Стэнфорд университетында чыгышы вакытында Ирандагы хәрби чаралар АКШның "тыеп тору сәясәте" мисалы булып торганын искәрткән. Үзенең чыгышында ул Иранны чынлап торып тыю стратегиясе булуын ассызыклаган. Помпео сүзләренчә, бу яңа сәясәт искесен алыштырган: элек демократлар һәм республиканнар Тәһранның "явыз ниятле эшчәнлеген" хуплап торган. Хәзер исә Иран бу гамәлләре өчен чын-чынлап түләргә мәҗбүр булачагын аңларга тиеш дигән Помпео.
Аның сүзләренчә, "тыеп тору стратегиясе" Иран белән генә чикләнми. Ул Украинага корал китерүне телгә алган, шулай ук Русия белән кече һәм урта ераклыкка оча торган ракетларны юкка чыгару турында килешүдән баш тартуны да шушы стратегия кысаларында эшләнүен әйткән.
Кытайның үзе тирәсендәге бәхәсле утрауларны коралландыруына җавап итеп, АКШ Көньяк-Кытай диңгезендә алып барыла торган хәрби күнегүләр күләмен арттырган.
"Без "тыеп тору" төшенчәсенең мәгънәсен кире кайтарабыз" дигән Помпео.