Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль стандартларга республика дәүләт телләрен укыту кертелергә мөмкин


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Ата-аналарның татар телен туган тел яки дәүләт теле буларак сайлау мөмкинлеге булырга мөмкин.

15 гыйнварда Казанның 2 санлы лицей-интернатында Татарстан милли мәктәпләре мөдирләренең киңәшмәсе узды. Утырышны Татарстан мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов алып барды. Министр федераль дәүләт белем бирү стандартлары үзгәрәчәген һәм Татарстанның татар телен дәүләт теле буларак укыту тәкъдимен юллаганын әйтте.

"Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан башлангыч һәм төп белем бирү федераль стандартларына үзгәрешләр кертү өчен безнең катнаш белән бик зур эш башкарылды. Русия федерациясендә республиканың дәүләт телләрен һәм Русия халыклары телләрен туган тел буларак укыту мәсьәләсендә безнең тарафтан эзлекле эш оештырылды. Президентыбызга зур рәхмәт. Чөнки аның катнашы булмаса, бу эшне болай тирән итеп алып барып булмас иде”, дип сөйләде Борһанов.

Моңа кадәр ата-аналар татар телен ана теле буларак сайлый ала иде. Министрлыкта аңлатуларынча, Татарстан тәкъдимнәре кабул ителсә, яңа федераль стандартлар нигезендә Ата-аналар татар телен йә ана теле, йә республика дәүләт теле буларак сайлый алачак. Ләкин моңа карап дәресләр саны артмый. Телләрне өйрәнү дә гаризалар нигезендә кабул ителәчәк.

“Ана телендә белем алу, өйрәнү, канун нигезендә, ата-аналарның гаризалары нигезендә тормышка ашырыла. Әмма бу безгә җаваплылыкны бермә-бер арттыра. Димәк, без бүген, иң беренче чиратта, ата-аналар белән эшне дөрес итеп оештырырга һәм эзлекле алып барырга тиеш”, диде министр.

Татарстанның тагын бер тәкъдиме – һәрбер фәннән аның нәтиҗәләрен кертү. Шул исәптән, татар теле фәне нәтиҗәләре булдырылган. Ягъни балалар 1, 2, 11 сыйныфны бетергәндә нинди белем алырга тиешлеген аңлата. Ләкин аның стандартларга кертеләчәгенә шикләнәләр. Бу хакта Борһанов сөйләмәде.

Яңа федераль стандартлар киләсе уку елыннан гамәлгә керер дип көтелә. “Яңа стандартларны берничә оешмада, президент идарәсендә карарга тиешләр. Чөнки ул мәктәпнең төп кануны”, дип өстәде министр.

Шулай ук Татарстан Русия халыкларының туган телләрен укыту концепциясен тормышка ашыруга карата да үз тәкъдимнәрен юллаган.
Мәгариф министры уку әсбапларын татар теленә тәрҗемә итү проблемына да тукталды.

“Безне бүген бик нык борчыган мәсьәлә – татар теленә тәрҗемә ителгән уку әсбаплары. Бер-беребезне аңлап бетермибез дип әйтә алмыйм. Безне Мәскәүдә аңлыйлар. Бәлки без генә түгел бу илдә. Калган сигез дистәгә якын төбәкләрдә бу хәл төрлечә. Шуңа күрә, барыбызга да ярый торган канун чыгарып булмый. Әлбәттә, бу эшне җиренә җиткерербез дип ышанам. Министрлык тарафыннан дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүнең яңа тәртибе эшләнде һәм ул хәзер юстиция министрлыгында теркәлү үтә. Боерык кабул ителгәннән соң, гамәлдә булган уку әсбапларын әлеге исемлеккә кертү мөмкинлеге каралачак. Без моңа ышанабыз. Бу хәл булыр өчен үзебезнең Мәскәү хезмәттәшләребез белән эш алып барабыз”, диде Борһанов.

Узган ел ахырында Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев татар телендә дәреслекләр теркәүдә авырлыклар булуда Мәскәүне гаепләп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG