Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия премьер-министры вазифасына Михаил Мишустин тәкъдим ителде


Владимир Путин белән Михаил Мишустин очрашуы, 15 гыйнвар
Владимир Путин белән Михаил Мишустин очрашуы, 15 гыйнвар

Моңарчы Мишустин Русиянең федераль салым хезмәтен җитәкли иде.

Русия президенты Владимир Путин Русия премьер-министры вазифасына Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустинны тәкъдим итте. Тәкъдим Русия думасына кертелде, дип хәбәр итә Русия президентының матбугат хезмәте.

Моңарчы Путин Мәскәү кирмәнендә Мишустин белән очрашып, аңа бу вазифаны тәкъдим иткән. Федераль салым хезмәте башлыгы әлеге вазифага ризалашкан, дип хәбәр ителә.

Михаил Мишустин – икътисад фәннәре докторы. Дәүләт хезмәтендә 1998 елдан эшли, 1999-2004 елларда салым министрының урынбасары булып эшләгән. Соңрак күчемсез милек объектлары кадастры федераль оешмасын һәм махсус икътисади зоналар белән идарә итү федераль оешмасын җитәкләгән. Федераль салым хезмәте башлыгы булып ул 2010 елдан бирле эшли.

15 гыйнвар көнне Дмитрий Медведев җитәкчелегендәге хөкүмәт вазифасыннан китте. Русия президенты Медведевка Русия иминлек шурасы башлыгы урынбасары вазифасын тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG