Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Конституциясенә үзгәрешләрне 1 майга кадәр тавышка куймакчылар


Владимир Путин
Владимир Путин

Үзгәрешләрне теркәүче канун өлгеләре Русия думасына февраль-март айларында кертелер дип көтелә.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында ил күләмендә тавыш бирүне 1 майга кадәр уздырырыга ниятлиләр, дип хәбәр итә ТАСС.
Әлеге вакытта тавыш бирү тәртибе әзерләнә диелә. Тавыш бирү ял көннәренең берсендә булачак. Кайбер басмалар язуынча, ул 26 апрель булырга мөмкин.

Федерация шурасы 21 гыйнвар утырышында президентның юлламасындагы тәкъдимнәрне тормышка ашыру планын раслаячак. Конституциягә үзгәрешләр кертүче канун өлгеләре Думага февраль-март айларында кертелер дип көтелә.

Русия Конституциясен үзгәртү эшендә Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашачак.

15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.

Азатлык сораштырган белгечләр Конституциягә үзгәрешләр кертеп, Путинның парламентны көчәйтергә теләгәнен әйтә. "Бәлки, ул шунда (парламентта - ред.) утырып идарә дилбегәсен үз кулына күчерер. Мондый сценарийның да булуы ихтимал. Мәскәү Путинны хакимияттә калдыруның төрле юлларын эзли", дип саный Тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов.

XS
SM
MD
LG