Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Мишустин премьер-министр вазифасына хупланды


Михаил Мишустин
Михаил Мишустин

Русия думасы депутатлары Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустинны хөкүмәт рәисе итеп куюны хуплап тавыш бирде. Соңрак Владимир Путин Мишустинны әлеге вазифага билгеләү турында фәрман имзалады.

Русия Думасы депутатлары 383 тавыш белән Михаил Мишустин намзәтен яклады. 41 кеше тавыш бирүдән тыелып калды.

Яңа премьер намзәтен Владимир Путин Дмитрий Медведевның хөкүмәте тулы составта вазифасыннан киткәннән соң тәкъдим иткән иде.

Медведев үзе җитәкләгән "Бердәм Русия" фиркасе әъзаларын Мишустин өчен тавыш бирергә өндәгән.

Премьер-министр итеп расланыр алдыннан Мишустин Дума фракцияләре җитәкчеләре белән очрашып, хөкүмәт җитәкчесе буларак нинди юнәлешләрдә эшләячәген сөйләгән. Яңа премьер, аерым алганда, дәүләт идарәсен реформаларга, заманча мәгълүмати технологияләр кертергә, бизнеска чикләүләр һәм киртләрне алып атырга җыенуын әйткән.

Михаил Мишустин – икътисад фәннәре докторы. Дәүләт хезмәтендә 1998 елдан эшли, 1999-2004 елларда салым министрының урынбасары булып эшләгән. Соңрак күчемсез милек объектлары кадастры федераль оешмасын һәм махсус икътисади зоналар белән идарә итү федераль оешмасын җитәкләгән. Федераль салым хезмәте башлыгы булып ул 2010 елдан бирле эшли.

XS
SM
MD
LG