Интернетта Казан һава аланының яңа бизәлешен сайлап тавыш бирү башланды. Бу турыда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Биш иҗат төркеме Габдулла Тукай исемен йөртүче һава аланын бизәү өлгеләрен тәкъдим иткән. Алар "Шигъриятнең көмеш җепләре", "Тукай илһамы", "Тукай юлы", "Карлыгачка ияр" һәм "Тукай нуры" дип атала.
Кулланучыларга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында һәм "Ачык Татарстан" сайтының сораштырулар бүлегендә күңелләренә хуш килгән бизәлеш өчен тавыш бирергә тәкъдим ителә.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алып, концепциянең ахыргы варианты әзерләнәчәк диелгән министрлык хәбәрендә.
2018 ел ахырында Русия күләмендә зур шәһәрләрнең һава аланнарына илнең танылган шәхесләре исемнәрен бирү өчен бәйге узды. Аның нәтиҗәләре нигезендә Казан һава аланына татар халык шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде. Чаллының “Бигеш” һава аланы элек "Түбән Кама Нефтехим" ширкәте мөдире булып торган Николай Лемаев исемен алды. Уфа һава аланы башкорт язучысы Мостай Кәрим исеме белән аталды.