Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясалма ит татарны ит базарыннан кысрыклап чыгарырга мөмкин


Казанда ясалма ат ите ясау эшенә керешкәннәр, барып чыкса, бу технология башка төр ит ясау өчен дә кулланылачак. Эш әлегә лабораториядә генә бара, әмма татарлар инде шомга калды. Ит белән кәсеп итүче татарның бизнесына зыян килергә мөмкин. Азатлык бу мәсьәләне төрле белгечләрдән белеште.

Киләчәк инде бүген ишек шакый. Казан галимнәре ясалма ат ите һәм мәрсин балыгын пробиркаларда булдыра башлады. Берничә елдан алар кибеттә сатыла башлар дип көтелә. Галимнәр ышандырганча, ясалма ит табигыйдан берни белән дә аерылмаячак. Бу уңайдан күп сораулар туа. Нинди ит булачак, аның сәламәтлеккә тәэсире нинди? Татарлар ат асрый, ат ите, аннан ясалган казылык бизнесын да башлыча татарлар тота. Бу бизнесны бөтен Русиягә җәелдерү нияте белән йөргән татарларга ясалма итнең барлыкка килүе татар авылларын бөлгенлеккә төшермәсме? Гомумән, бу ясалма ит, балык татарга ашарга яраклымы, дин нигезендә рөхсәт ителәме?

"ArtMeat" фәнни берләшмәсенең генераль мөдире, галим, Әскәр Латышев белән ясалма ит технологиясе нечкәлекләре, ясалма итнең ничә сумга төшүе, ясалма иткә ихтыяҗ турында сөйләштек.

Әскәр әфәнде, ясалма ит җитештерү – дөнья тренды. Бу уңайдан инде тәҗрибәләр булды һәм бара, Русиядә дә фәнни эш башлануы ишетелә, бусы күбрәк Мәскәү тирәсендә. Казан өчен бу – яңалык. Ясалма ит, аерып әйткәндә, ат итен булдыру эшенә алынуның сәбәпләре нинди?

Әскәр Латышев
Әскәр Латышев

—​ Дөрес, без уйлап чыгарган әйбер түгел бу. АКШта инде берничә ел элек ясалма итне уйлап чыгарып, аннан һамбургер да эшләп карадылар. Русиядә дә галимнәр бу юнәлештә эш алып бара. Минем медицина белемем дә бар, аннары Татарстанның "Нано технологияләр үзәге"ндә дә эшләдем. Нинди технологияне республикада үстереп була дип эзләгәндә шушы уй килде. Яңа проектны сынап карыйсы килде. Казанда көчле биоинженерлар, генетиклар, биотехнологлар бар. Ясалма ит темасы белән кызыксынган галимнәрне дә беләм, алар белән сөйләштем, Казанда бу өлкәдә фәнни эш алып баручылар бар икән, ник булдырып карамаска? Перспективалы эш дип саныйм. "Нано технология үзәге"нә проектны тәкъдим иттем, алар ризалашты. КФУ безнең фәнни- тикшерү өлкәсендә партнер. Без аларның лабораториясендә эшлибез, әмма барлык уйлап тапкан фәнни ачышлар, без уйлап чыгарган әйберләр безнең милек булып санала. Гади иттереп әйткәндә, миңа бу эш кызык булып тоелды, шуңа алындым да.

Бу эш күпмегә төшә һәм сезне кем финанслый?

—​ Арзан эш түгел, биотехнология белән бәйле эш икән, берничә миллион сум турында сүз бара. Әмма төгәл сумманы әйтә алмыйм, чыгымнар эш дәвамында үсәргә дә, кимергә дә мөмкин. Инвестиция бер бирелә дә туктала дигән сүз түгел. Ниндидер эш башкарыла һәм алга китеш бар икән, тагын акча кертү мөмкин. Шуңа бәйле инвестиция кертемнәре, бәяләр дә үсә.

КФУ лабораториясе
КФУ лабораториясе

Татар тотып карамыйча ышанмый диләр, ниндидер күрерлек, тотып карарлык материал бармы? Беренче нәтиҗәләрне кайчан күреп булачак?

—​ Безнең үсеш стратегиясе, план бар. Беренче материалларны барлыкка китерүне 2023 елга билгеләдек. Әмма быел ук ясалма ит үрнәкләрен күрсәтергә планлаштырабыз. Алар бик бәләкәй булачак, бу кешеләргә ни белән шөгыльләнгәнне күрсәтү өчен кирәк. 3-4 елдан соң инде шушы технологиягә нигезләнеп ясалма ит җитештерә башлаячакбыз. Менә шундый планнар.

Ул ахыр чиктә ничек башкарыла? Ничектер 3D принтерда ит кисәкләрен үстерү дип күз алдына килә. Беренчел күзәнәкләр нәрсәдән алына?

Беренче продукт ул тарттырылган иткә охшаячак

—​ Процесс болайрак: башлыча хайваннан, балыктан, без ат һәм мәрсин балыгы белән эшлибез, кечкенә биоматериал алына. Лабораториядә аның күзәнәкләре үстерелә. Безнең максат – шул ит күзәнәкләренең зур тизлектә бүленүенә ирешү. Шулардан ит кисәкләрен булдырырга җыенабыз. Май күзәнәкләре аерым үстерелә. Тоташтыргыч тукыма, кан тамырлары тукымалары булдырыларчак. Беренче продукт ул тарттырылган иткә охшаячак. Аннары инде принтерда ит кисәкләре үстереп булачак.

Бүген ит, балык күзәнәкләрен бүлү экспериментлары бара. Биореакторларда махсус колбалар куелган, шунда күзәнәкләр яши, алар шунда ишәергә тиеш.

—​ Ә күзәнәкләр яши торган урын, колба эче диик, ул нәрсәдән тора? Итнең нинди булуы шуңа да бәйле бит. Күзәнәкләр нәрсә белән туклана?

— ​Лабораториядә булган колбаларда хайванның организмындагы кебек тукландыра торган матдәләргә бай булган канлы җирлек дип аңларга була. Күзәнәкләр кан составы булган сыекчада үсә. Бу сыекча күзәнәкләрне үстерү өчен кирәкле матдәләр белән баетылган. Сүз аминокислота, витаминнар, микроэлементлар, углеводлар, май кислотасы һәм башкалар турында бара. Балыкка һәм ат итенә бу матдәләрнең төрле концентрациясе кирәк. Без әлегә кайсысына нәрсә өстәргә, кайда нәрсәне киметергә дип карыйбыз, тәҗрибәләр уздырабыз, сыныйбыз.

КФУ лабораториясе
КФУ лабораториясе

—​ Күпләр ни өчен нәкъ менә ат ите ясыйлар дип гаҗәпләнде. Татарлар ат итен ярата, бу итне җитештерүчеләр дә, ашаучылар да башлыча татарлар. Авылда мал үрчетеп, ит белән кәсеп итүче татарларның ачуын китерербез дип уйламыйсызмы? Ник ат итен сайладыгыз, ник, мисал өчен, дуңгыз ите түгел?

—​ Ник ясалма ат ите яки ясалма мәрсин ите сайланды дигәндә, үзебездә булган милли ризыклар булганга шуларга тукталдык. Ат ите дә, мәрсин балыгы да затлы ризык санала.

Татардан ит бизнесын берсе дә тартып алмый

Ат ите белән экспериментлар уңай барса, без башка итләрне дә җитештерергә телибез. Бер үк технология ул. Татарларга килгәндә, аларга борчылырга кирәкми. Беренчедән, якын 10-15 елда безнең ясалма ит аларга көндәшлек тудырыр дигән куркыныч юк. Әмма дөрес, ахыр чиктә көндәш булып саналачакбыз. Әмма табигый ит җитештерүчеләр базардан тулысынча кысрыклап чыгарылачак дип уйламыйм. Татардан бу бизнесны берсе дә тартып алуны максат итеп куймый. Табигый итнең дә, ясалмасының үз сатып алучысы булачак. Ясалма итне сатып алучылар башта акчалы кешеләр булачак. Ул арзан булмачак. Бу яңа продукт, кызыклы, футуристик ит дип кабул ителәчәк.

—​ Ясалма ат итеннән казылык ясарга теләсәгез, Мордовия татарлары нишләр?

—​ Казылык та ясап булачак. Әмма тумаган тайның билен сындырмыйк, башта, әйтүемчә, тарттырылган ит булса, аннары ит кисәкләре ясалачак. Аннан инде казылык эшлиләрме, тутырма ясыйлармы – аерма юк.

—​ Татарстанга, татарларга карап ат ите ясыйсыз икән, аның хәләллеге дә мөһим. Бу мәсьәлә белән хәлләр ничегрәк?

—​ Мин хәләл стандартлары, шәригать белгече түгел, биоинженерия белән шөгыльләнүче кеше. Аның да бит нечкәлекләре бар, критерийлары күп, әмма без хәләл комитетының тикшеренүләренә ачык. Мөселманнарга нәрсә мөһим булуын белмим. Дуңгыз матдәләре белән һәрхәлдә эш итмибез.

—​ Ярар, мөселманнар белән әле ачыкланып бетмәгән, ясалма ит барлыкка килә икән, бу вегетарианнарга җәннәт капкалары ачыла дигән сүзме?

—​ Вегетариан дуслар белән аралашкан бар, аларның да төрлесе бар бит, веганнар йомырка, сөт ризыкларыннан да баш тарта. Әмма кемдер иттән этик карашлардан чыгып баш тарта, мисал өчен, аларга хайваннарның чалу өчен үстерелүе, чалу күренеше ошамый. Алар аны җәлли, һуманизм аркасында иттән баш тарта. Менә алар безгә теләктәшлек күрсәтә, ясалма ит булса ашар идек, чынында безгә ит тәме ошый дип сөйләделәр. Вегетарианнарның кайберләре яшелчә белән туклана икән, аларга ясалма ит ни, табигый ни – барыбер.

КФУ лабораториясе
КФУ лабораториясе

—​ Ясалма итне җитештерү АКШта башланды. Әмма ул кешегә файдалымы, зыянлымы – белмибез. Кешеләрдә яки хайваннарда ниндидер сынаулар уздырылганы билгелеме? Нәтиҗәләре нинди? Начар ягы ачыкланган булса, сез бу эшкә нәрсәгә тотындыгыз дигән сорау туа.

—​ Беренчедән, ясалма ит әле ​җитештерелми. Әйе, ул уйлап табылды, әмма аның кешеләргә ничек тәэсир итүе өйрәнелмәгән. Аның өчен берникадәр вакыт кеше ясалма ит белән тукланырга тиеш, ә бу, белүемчә, юк. Әмма яңа продукция чыга икән, ул тикшереләчәк, әлбәттә. АКШ та моны эшли, бәлки, эшли башлагандыр да. Аннары безгә дә килеп җитәр дип уйлыйм. Составы белән ул табигый иттән аерылмаячак. Чит матдәләр барлыгына тикшереләчәк. Киштәләрдә ясалма ит барлыкка килгәч, аның зыянлымы яки файдалымы икәне турында ишетелә башлар дип уйлыйм.

—​ Принципиаль аерма нидә соң алайса? Табигый иттә төрле файдалы матдләр бар икән, сез ясаган итне ничек баетачаксыз? Табиблар сезнең итне ашарга киңәш итәрме?

Ясалма ит витаминнарга бай булачак

—​ Ясалма итне җитештерү өчен дә витаминнар кирәк, димәк, иттә ул булачак. Миңа калса, ул витаминнарга хәтта баерак та булачак. Биоинженерлар эше бу. Әйткәнемчә, витаминнарсыз ит үсә алмый. Табиблар соңрак эшкә кушылачак. Безгә дә аларның тикшерүе кирәк. Һәрхәлдә аллергияле кешеләргә ясалма ит файдага гына булырга мөмкин. Ферма, агрохолдинглар үстергән маллар яланга, ачык һавага чыкмаска да мөмкин, аларга да дарулар, антибиотиклар кадала.

—​ Сез ясаган ит сум ите булачакмы, әллә майлы булачакмы? Сез майны да үстерәбез дидегез, ул иткә аерым кушылачакмы? Майсыз итне ашау да күңелсез бит.

—​ Әйе, без бу юнәлештә эшлибез. Аны аерым үстерәчәкбез, сум ите белән бергә дә кушып үстереп карарга телибез. Безгә аларның бер-берсе белән кушылып ясалма рәвештә барлыкка килүе кызык. Бу гомумән уңайлы. Ясалма ит кулланучы ихтыяҗына, теләгенә карап ясалачак. Итне никадәр майлы ясарга кирәклеген дә контрольдә тотып булачак. Ягъни кемгәдер майлы яки майсыз кирәк икән, аны җитештерү вакытында ясарга мөмкин.

—​ Үзегез тәмләп караганыгыз булдымы ясалма итне? Тәме шундый ук булачак дип вәгъдә итәсез.

—​ Юк, булмады шул әлегә. Менә беренче үрнәкләр барлыкка килүен көтәбез, аннары татып карарга да булачак. Гадәти иттәге компонентлар бар икән, димәк төсе, тәме дә шундый ук булачак. Тәм өчен нинди матдәләр җавап бирүе билгеле бит галимнәргә. Аны ясалма иттә барлыкка китерүнең бер кыенлыгы да юк. Аңлагыз, без табигать тарафыннан уйлап табылганны лаборатория шартларында гына булдырырга телибез. Кайчандыр ЭКО ярдәмендә авырга узу да авыр кабул ителде, пробиркадан чыккан балалар табигатькә каршы килә дип тәнкыйтьләнде. Бүген ЭКО ярдәмендә бала табу гадәти хәлгә әверелде. Фән күп гаиләләргә әти-әни булу бәхетен бүләк итте. 20-30 елдан соң да ясалма ит турында бүгенге сорауларга: "Карале, нинди сораулар биргәннәр" дип гаҗәпләнеп карап утырачаклар дип уйлыйм.

—​ Ярар, тагын мөһим сорау бар бит. Ясалма итнең бер килосы ничә сум торачак? Аның бәясе нәрсәгә бәйле?

2030нчы елларга ясалма итнең бәясе табигый ит бәясе белән бер булачак

—​ Ел саен бу технология арзаная. Дөнья буйлап бу юнәлештә эшләүче кешеләр чыгымнарны киметү ягын да кайгырта. Беренче ясалма иттән бургер берничә йөз мең доллар торган булса, хәзер ул 500 тапкырга арзанайды. Продукция чыккач, башта ул кыйммәт булачак. Яңалык яратучы байларга була ул. Аннары бәя кимер. 2030нчы елларга ясалма итнең бәясе табигый ит бәясе белән бер булачак дигән фаразлар бар. Ул арзанрак та булырга мөмкин, чөнки терлекчелек өчен яңа экология нормативлары кертелергә мөмкин. Штрафлар, таләпләр барлыкка килеп тора бит.

Ясалма ит технологиясе табигатькә зыянсыз. Күмер газы бүленеп чыгу кими дигән сүз, көтүлек өчен урманнар киселмәячәк, суга экономия, ул пычракка батмаячак, малларга антибиотиклар кадыйлар икән, ул мал тизәге белән чыгып җирне агулый, электр энергиясенә дә экономия. Тагын бер плюс, ясалма итне озак саклап булачак. Стериль шартларда ясалганга күрә, сыйфатлы итеп озак саклап булачак.

Дин әһелләре, шул исәптән, Татарстанның "Хәләл" комитеты да ясалма итне мөселманнарга ашарга ярыймы, юкмы дигән сорауга өздереп җавап бирә алмый. Әлегә төгәл бәяләмә юк.

"Туган авылым" мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин Татарстанда, гомумән Русиядә табигый итне җитештерүне саклап калырга кирәк дигән фикердә, кешенең сәламәтлегенә тәэсире өйрәнелмәгән ризыкка бәя бирү авыр, диде ул.

Илнар Зиннәтуллин
Илнар Зиннәтуллин

"Бу беренче чиратта көнбатышка ияреп эшләү. Көнтбатышның бөтен әйберен дә кабатлау кирәк түгел. Үсемлектән ясалган итне алар уйлап чыгарды. Безнекеләр нәрсәдән ясала, ул ахыр чиктә хәләлме, хәраммы – тикшеренү уздыргач кына билгеле була. Тырышсаң, кешегә мөмкинлек бирелсә, гади сыйфатлы ит белән бөтен кешене тәэмин итеп була дип саныйм. Вегетариан икән кеше, аңа ит тәмен белү ул кадәр мөһим дә түгел. Иттән баш тарткан бит инде ул, аннары бездә вегетарианнар да ул кадәр күп түгел. Ә менә сыйфатлы табигый ризыкка ихтыяҗ бар. Кытайлар ясалма ризык белән мавыга, әмма читкә сатуга гына куллана аны, үзләре исә табигый ризык ашый. Гомумән ясалма ризыкның кешенең сәламәтлегенә ничек тәэсир иткәне тикшерелмәгән. Берни белмибез бит. Ризык җитә, без табигый итне җитештерә алабыз дип саныйм. Нәрсәгә мөгез чыгарырга? Булганны, табигыйны җитештерергә, шуны ашарга кирәк", диде ул.

Татарстандагы фермер Морат Сираҗин глобаль уйлаганда, иртәме-соңмы ризыкка кытлык булачак, шуңа галимнәр ясалмасын уйлап табарга тырыша, дип саный. Ясалма ит арзан булган очракта, Русиянең фәкыйрь өлеше, ә алар күп, аны сатып алачак, бу үз чиратында авыл хуҗалыгын бөлгенлеккә төшерәчәк, дигән фикердә ул.

"Бу эш кирәкле, дөнья күләмендә караганда, кешеләр саны арта, табигатькә инде зыян салынды, берничә дистә елдан авыл хуҗалыгын алып барырлык урыннар булмаячак, ә ашарга көн саен кирәк. Африкада корылык, кеше күп, анда менә бу ясалма ризык кирәк. Бездә әлегә андый проблем юк, киресенчә, сукаламаган җирләр күп, авылларда мал тотучылар азая. Әмма ясалма ит җитештерә башлыйлар икән һәм ул арзанга чыкса, кешеләр такыр кесәсенә карап, табигый иткә караганда ясалмасын сатып алачак. Халыкның акчасы юк, "Татарга бушлай гына булсын" дигән әйтем дә бар бит. Шулай булган очракта авыл хуҗалыгы бөлгенлеккә төшәчәк. Әле дә кибеттә булган ит ризыклары – суррогат. Табигый ризык ашаучылар да бар, сүз дә юк, әмма икътисади хәлне исәпкә алганда, ясалма ит ахыр чиктә табигыйны кысрыклап чыгарачак дигән куркыныч бар", диде ул.

XS
SM
MD
LG