Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Азар Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы пикетлар уздырырга тәкъдим итте


Полиция Илья Азарның документларын тикшерә.

Мәскәүдә Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы ялгыз пикетлар узачак. 

Журналист һәм Мәскәү шәһәр думасы депутаты Илья Азар Русия Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә каршы ялгыз пикетлар уздырырга чакырды. Мондый чаралар 18 гыйнварда узачак. Азар узган елда "Медуза" журналисты Иван Голуновны яклап пикетлар оештыручыларның берсе.

Азар Русия президенты Владимир Путин илнең Төп канунына үзгәрешләр кертеп, хакимиятне тулысынча үз кулына алырга тели дип саный. Ул ил җитәкчесен "конституция түнтәрелеше" ясауда гаепли. Журналист Русия оппозиция лидерлары ниндидер гамәлләр стратегиясен төзегәнне көтеп торырга теләмәгәнен язган. Ул Путинның гамәлләренә каршы протест белдереп урамга чыгарга өнди.

Тагын бер муниципаль депутат Юлия Галямина да Путинның Конституциягә үзгәрешләр кертүенә каршы булган бар кешене Мәскәүдә якшәмбе көнне узачак килешенгән йөрешкә кушылырга чакырып пост язды. Ләкин ул бераздан алып куелды. Бу йөреш 2009 елда неонацилар тарафыннан үтерелгән адвокат Станислава Маркелов һәм Анастасия Бабурова истәлегенә багышлана. Галямина әйтүенчә, яңа шигарьләр акцияне оештыручылар белән килешенгән, әмма чараның Facebook сәхифәсендә бу турыда әйтелмәгән.

  • 15 гыйнварда Владимир Путин Федерация җыенына еллык юлламасында Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Аерым алганда, ул Русия парламентына киңрәк вәкаләтләр бирү, аерым дәүләт хезмәткәрләренә чит ил ватандашы булуны тыю, губернаторлар һәм дәүләт шурасының, Конституция мәхкәмәсенең ролен көчәйтү кебек тәкъдимнәр яңгыратты.
  • Шул ук көнне Путин премьер-министр Дмитрий Медведевны һәм аның хөкүмәтен вазифасыннан алды, хөкүмәт рәисе итеп Михаил Мишустин куелды. Күп кенә Русия оппозициясе вәкилләре Путинның гамәлләрен "конституция түнтәрелеше" дип бәяләде, бу адымнарны ул үзе президент вазифасыннан киткәннән соң да хакимияттә калу максатыннан эшләде дип санауларын белдерде.

XS
SM
MD
LG