Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан православлары хач манып бәкегә чумды


Татарстан православлары хач манып бәкегә чумды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

19 гыйнвар төнендә Татарстан православлары Раифа ирләр монастыре янындагы күлдә хач манып бәкегә чумды. Төнге 12дә башланган келәүне Татарстан митрополиты Феофан уздырды. Башка еллардан аермалы буларак, быел Казансу елгасында иминлек сәбәбе белән бәкеләр ачылмады. Раифа күлендә төнге икедә башланган бәкегә чумуга йөзләрчә кеше чиратта торды. Чумучылар арасында алты яшьлек балалар да булды. Росгвардия хезмәткәрләре һәм коткаручылар бәке янында кизү торды.

XS
SM
MD
LG