Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада урыс телле мәктәп укытучыларына украин телен өйрәтәчәкләр


Украин теле дәресе
Украин теле дәресе

Мәктәп балалары бишенче сыйнфтан украин телендә укуга күчә.

Украинада урыс телле мәктәп укытучыларына украин телен өйрәтү өчен курслар булдырыла. Илнең мәгариф һәм фән министры Анна Новосад белдергәнчә, махсус курслар быел җәйдә эшли башлый. Аның сүзләрен "Интерфакс-Украина" агентлыгы китерә.

Украина мәктәпләрендә балалар бишенче сыйныфтан башлап украин телендә белем алуга күчә. Бу яңалык 2020 елның сентябрендә кертелә. Башлангыч сыйныфлар урыс телендә укуларын дәвем итә алачаклр дигән министр.

"Шул ук вакытта туган тел һәм әдәбият урыс телендә укытылачак. Моңа өстәп, факультативлар һәм сыйныфтан тыш уку мөмкинлеге бар", дип аңлаткан Новосад.

Өлкән сыйныфлар украин теленә кискен күчсә, укучылар кайбер фәннәрне өйрәнүдә кыенлык кичерергә мөмкин, шуңа күрә алар өчен яраклашу дәвере булырга тиеш дигән министр. Ләкин укытучыларның Украинаның дәүләт телендә укытырга әзерлеге тагын да әһәмиятлерәк мәсьәлә булып тора дип өстәгән ул.

Украинада мәктәпләрендә украин теленнән кала башка телләрдә белем бирүне туктатучы "Мәгариф турында" канунны 2017 елда президент Петр Порошенко имзаланды. Канунга ярашлы, 2018 елдан мәктәп балалары бишенче сыйныфтан украин телендә укуга күчәргә тиеш.
Русиядә бу канунны хөкем итеп чыктылар. Русия Тышкы эшләр министрлыгы Киевны урыс теленә карата икеләтә кысрыклау сәясәте алып баруда, шул рәвешле кеше хокукларын һәм кече милләтләрнең хокукларын бозуда гаепләде.

2019 елның маенда "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" кануны имзаланды. Октябрьдә Украина мәгариф һәм фән министры Новосад илдә киләсе уку елыннан бөтен урыс мәктәпләре украин теленә күчеп бетәчәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG