"Калеб" иҗат берләшмәсе яшь язучылар өчен кыска хикәяләр марафоны игълан итте. Анда Казан, Стәрлетамак, Чаллы, Тукай районы, Кама тамагыннан 12 яшь язучы катнашачак.
28 гыйнвардан 3 мартка кадәр алар һәр атна яңа кыска хикәяләр иҗат итәчәк.
Яшьләр иҗатына бәя бирергә остазлар чакырыла. Алар әсәрләрне укып, уй-фикерләрен җиткерәчәк, киңәшләрен бирәчәк, анализ ясаячак диелә.
“Калеб” – татар мәдәниятендә яңа буын иҗатчылары берләшмәсе. Яшь һәм сәнгатьтә үз карашы булган шагыйрь, язучы, композитор, режиссер , драматургларга мәйдан табарга, үз тамашачысы белән очрашырга ярдәм итә.