Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Безнең җыр": миллилектән тайпылу борчый


"Безнең җыр" бәйгесе
"Безнең җыр" бәйгесе

18 декабрь "Калеб" берләшмәсе "Безнең җыр" лабораториясенең финалга сайлау турын үткәрде. Лабораториядә туган 30 җырдан җюри 19ын сайлап алды. Ә егерменчесен тамашачы intertat.ru cайтында тавыш биреп билгеләячәк.

"Безнең җыр" иҗат лабораториясе йомгакланып килә. "Калеб" иҗат берләшмәсе оештырган лабораториянең беренче этабы май аенда үткән иде. Анда шагыйрь, композитор һәм җырчыдан такымнар төзелде. Җырлар исә җырчының тавыш үзенчәлекләреннән чыгып иҗат ителде.

Лаборатория җырларын шагыйрь Разил Вәлиев, композитор Резедә Ахиярова, педагог Венера Гәрәева, татар филармониясе мөдире Кадим Нуруллин, "Болгар" радиосы баш мөхәррире Илфар Кәримов, "Тәртип FM" мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова, Татарстанның халык артистлары​ Резедә Галимова, Георгий Ибушев һәм башкалар, җәмгысе 17 белгеч бәяләде. Матбугат релизында бәяләүчеләр исемлегендә Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да бар иде, әмма ул кичәдә күренмәде.

"Безнең җыр" лабораториясе: финалга җырлар сайланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:24 0:00

"Безнең җыр" иҗат лабороториясе яшь иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыру, композитор, шагыйрь, җырчы тандемнары барлыкка китереп, яңа җырлар тудыру максатын куйды. Шагыйрьләр җыр текстларын язды, аларга әдипләр дә ярдәм итте, аннары текстларга көйләр язылып, җырлар туды.

Шушы атнада Рәшит Ваһапов фонды да "Яңа татар җыры" бәйгесе узачагын игълан итте. Бусы җыр авторлары бәйгесе һәм ул Ваһапов фонды җырчылары репертуарын баетуны күздә тота дип аңлатылды. Әмма барыбер бер яссылыкта эшләү сизелә. Кариев театры мөдире, "Калеб" берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сагыйтова әйтүенчә, лабораториядә туган җырлар бик күп бәйгеләрне, шул исәптән "Яңа татар җыры"н да баета ала:

Гүзәл Сагыйтова
Гүзәл Сагыйтова

– "Безнең җыр" проектын булдыру – "Калеб" оешканнан бирле хыялым иде. Ул җырчы, композитор, шагыйрьне берләштерү өчен эшләнде. Хәтта "Калеб"не тудыруга да шул этәргеч булды. Чөнки үзем татар музыкасы белән кызыксынган кеше. Шуңа күрә Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Солтан Габәшиләр чорындагыча, алтын фонд булдырырлык җырлар тудырасы, шул чорны кабатлыйсы килде. Ниһаять, безгә лаборатория оештырырга җай чыкты. Президент Рөстәм Миңнеханов "Калеб"нең сигез проектына финанс ярдәм күрсәтте, аның иң зур өлеше "Безнең җыр" проекты булды.

Лабораториядә оешкан иҗади тандемнар хәзер башка бәйгеләрдә дә катнаша ала. Чөнки “Безнең җыр” лабораториясендә югары сыйфатлы җырлар туды. Иң сөендергәне – шушы лабораториядән соң да иҗат дәвам итә. Артур Исламов концертында гына да биш яңа җыр яңгырады.

Композитор Эльмир Низамов проектта үзе өчен яңа исемнәр ачкан:

– Шәхсән миңа бик кызыклы проект булды. Без җыелышып массалы төстә иҗат иттек һәм бу – Татарстанда шундый иң тәүге проект булды. Синең иҗат болай да гөрли диләр миңа. Шул ук вакытта яңалыктан читтә каласым килмәде. Үзем өчен яңа исемнәр ачтым. Мәсәлән, Лилия Гыйбадуллина иҗаты белән таныштым. Башта аның белән лабораториядә җыр яздык, аннан дәвам итеп, тагын бер шигыренә көй яздым.

Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина җыр сәнгатенә үзгәрешләр кирәк дигән фикердә:

Лилия Гыйбадуллина
Лилия Гыйбадуллина

– Тыңлыйм һәм татар музыкасының алтын фондын тәшкил итәрлек җырлар язылганына инанам. Шәхсән үземә җыр дөньясы яңа яктан ачылып китте. Җыр текстын язганым сирәк иде. Бу лабораториядә җыр текстының нинди булырга тиешлеген, күпчелек күзаллаганча өч куплеттан һәм бер кушымтадан гына тормаганын, тема ягыннан да, формалары ягыннан да бик төрле булуын, мөмкинлекләрен чамаладым.

Миллилек югала дигән фикер чыннан да яңгырады

Икенчедән, иҗади хезмәттәшлек мөмкинлеген алдым. Беренче этап узгач ук, Европага карап иҗат итәләр, миллилек югала дигән фикер чыннан да яңгырады. Ә миллилек нинди була соң ул? Шул ук "Зәңгәр томан" да кайчандыр бу татар җыры түгел дип бәяләнгән булган. Хәзер ул алтын фонд җыры.

Тәҗрибәләрдән курыкмаска кирәк. Юкса, татар эстрадасында бүген кемнең акчасы бар – шул җырлый, кем үзен күрсәтергә тели – шул сәхнәгә чыга дигән фикер дә туа кайчак. Гәрчә алар арасында алтын кебек ялтырап киткән, халыкчан җырчылар булса да. Чөнки менә мондый җырчыларны күләгәдә калдыра торган фон да бар. Тәҗрибә дигәннән. Улым рэп белән мавыгып китте. Урысча рэпка ияреп, болар да текст язганнар. Мин татарча да рэп бар дим. Балаларның тыңлыйсы килде. Интернеттан эзлим, татарча рэп таба алмыйм. Килеп чыкканнарында сүгенү сүзләре бар. Ә нигә бу жанрны да үстермәскә? Безнеке түгел дип үзебезне тарайтырга ярамый.

"Безнең җыр" бәйгесе
"Безнең җыр" бәйгесе

18 декабрь узган сайлап алу концертында җәмгысе 30 җыр яңгырады. Барысы да җанлы тавыш иде. Һәрбер җыр тәмамланганнан соң жюри баллар куйды. Иң түбән балл 3 булса, иң югарысы 9 балл иде.

Азатлык хәбәрчесе нәкъ хөкемдалар артында утырды. Концертның беренче өлешендә хөкемдарларны шаккатыру бик авыр булды. Георгий Ибушев белән Резеда Галимованың үзара сөйләшүе дә "бернинди яңалык юк бу җырда" дигәнгә корылган иде. Шулай да Алинә Шәрипҗанова, аеруча Филүс Каһировның чыгышларыннан канәгать калдылар төсле.

Беренче бүлектән соң Георгий Ибушевтан нәрсә ошамаганы турында сораштык. "Барлык җырлар да бер төсле, җыр кешене уратып алырга һәм җибәрмәскә тиеш, ә монда мин әлегә ишетмәдем", диде ул. Аны җырларның миллилектән тайпылуы борчый.

Георгий Ибушев
Георгий Ибушев

– Җыр язучылар татар җырын язуның бөтен нечкәлеген белми дигән тәэсир калды. Сүзләр бик озын, гел җыр тексты булмаган шигырьләр бик күп. Алар арыта, әйтерсең лә бөтенесе бер төрле җыр җырлый. Бу бик эчне пошыра. Бүген бу бөтен татар сәнгатенә хас күренеш.

Җыр язучылар татар җырын язуның бөтен нечкәлеген белми дигән тәэсир калды

Дөрес, эзләнү бар, такмаклар язмаганнар, ләкин безнең музыкадан читкә китү сизелә. Без – яшьләр өчен, диләр. Ә аларның балалары нәрсә җырларга тиеш була аннары? Бу буын мондыйны җырлый икән, киләсе буын бөтенләй татардан китә, музыкабыз югала дигән сүз бит бу. Әйе, Яхинда да Европа алымнары булган, ләкин бит ул моңны югалтмаган, диде ул.

Әйтергә кирәк, жюри тәти булып утырырга тырышмады. Җырны танылган җырчы башкара дип тормады, 3 балл куючылар да шактый булды. Шагыйрә Илсөяр Ихсанова аеруча бик җитди карады үз эшенә, "кызганмыйча" эш итте.

Жюри
Жюри

Җюри арасында бәхәс кызу барды. Җыр текстына таләп зур булганлыктан, танылган җырчылар да кайбер чыгышлары өчен түбән бәяләмә алдылар. "Голос" проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллинаның "Үз күрәм" җырына, мәсәлән, күпчелек экспертлар ун баллдан бишне генә бирде. Айдар Сөләймановның "Камлау" җыры да финалга үтмәде.

"Сөт өсте" булырдай җырчылар да, җырлар да икенче бүлеккә калдырылган иде. Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры артисты Алсу Фәйзуллина, Илнар Миранов, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов кебек җырчыларның чыгышларын тамашачылар да алкышларга күмде, хөкемдарлар да бәяләрен кызганмады.

Журналист, музыкант Рәдиф Кашаповның исә хөкемдарларга дәгъвалары бар булып чыкты:

Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

– Бу минем шәхси фикерем, әмма мине жюрида яшь кешеләр булмавы борчыды. Иң яше – "Болгар" радиосы мөхәррире Илфар Кәримов. Яшьләр өчен дибез икән, анда яшьләр дә утырырга тиеш иде бит. Икенчедән, без җырның башта, хәтердә калуын телибез. Мәсәлән, Эльмир Низамовның “Кара пулат”ын тыңлагач, Туры батыр ариясен истә калдырган идем. Ул тарихи, бик тирән, шул ук вакытта күңелгә сеңә торган гади. Монда күпме җыр тыңладым, истә калдыра алмадым.

Әйе, гади җырлар да бар. Мәсәлән “Көнбагыш сере”. Анда музыка сүзләргә комачауламый, җырчы хисләрен белдерә ала. Филүс Каһиров та бик матур җырлады, тик әсәре Александра Пахмутовадан калька. Оригиналь булмаса да, жюрида барысы да 9 балл бирде.

Теләгем: җыр лабораториясе икән, композиторларга да, шагыйрьгә дә, җырчыга да белем бирергә кирәк. Бездә нәкъ менә җыр кафедрасы юк. Бу лаборатория – бездә шундый традиция, шундый байлык бар дип күрсәтү. Ә кая талпыну, тәҗрибәләргә омтылыш? Миңа әнә шул җитмәде. Ләкин үз аудиториясе булачак җырлар да барлыкка килде. Ә "Яңа татар җыры"на килгәндә, ул – бәйге. Ә биредә 50дән артык иҗатчыны берләштерү, яңа исемнәр ачу. Минемчә, лабораториянең әһәмияте күбрәк.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров мондый лаборатория тамашачыны тәрбияләр өчен кирәк, ди. Аныңча җырчы алдан барырга тиеш. Бездә исә тамашачыга иярү күзәтелә:

– Бүген фәлсәфи түгел, образлы җыр язсалар да, тамашачы кабул итеп бетерми. Сагышым-камышым кирәк түгел ди, артистлар да кайчак. Бүген эчтәлек сыегайды, бөтен нәрсә турыга бара. Ләкин соңгы арада зәвыклы җырлар туа башлады. Талантлы композиторлар, үз сүзе булган көчле шагыйрьләр бар икән, ә без бер-беребезне белми идек тә. Үзем өчен Гөлүсә Батталованы ачтым. Күптән түгел аның сүзләренә Миләүшә Хәйруллина көй язды һәм "Кем идек" дигән җыр туды. Артур Исламов белән башкардык. Ил язмышы, халык язмышы чагылдырылган бу җырны танытасы килә. Чөнки ул гадәти түгел. Күпчелек җырлар мәхәббәткә багышланган, әти-әни, туган якка. Ил язмышын күтәрәсе иде бит, татар язмышын. Бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә. Лабораториядән эстрадага да бүтәнчә карый башладым. Юкса өмет утлары сүнеп барган чаклар да бар иде. Моннан 5-6 ел элек җыр эзләп интегеп йөрсәм, хәзер җырны сайлап алырга була.

Азатлык лаборатория эксперты Венера Гәрәева белән дә сөйләште һәм бу бәйгене Ваһапов фондының "Яңа татар җыры" белән чагыштыруын сорады. Аның фикеренчә, “Калеб” ачкан йолдызлар, яшьләр Ваһапов фонды белән бергә эшләргә кирәк.

Венера Гәрәева
Венера Гәрәева

– Эстрада җырының киләчәге нәкъ менә “Калеб” иҗат берләшмәсендә. Чөнки анда шулкадәр талантлы яшь кызлар бар, (кызганыч, егетләр азрак булды), алар тема сайланышы ягыннан да аерылып торды. Вак-төяк темалар түгел, ватан, Татарстан, тарих темаларына алынганнар. Балалар өчен шулкадәр матур җырлар иҗат ителгән!

Ваһапов фонды “Яңа татар җыры” дигән конкурс игълан итте, анда да балалар җыры номинациясе бар. Минемчә, бу фонд “Калеб” белән кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Чөнки “Калеб”нең киләчәге татар эстрада киләчәге белән бергә кушылып бара. Аларның фикерләве дә икенче төрлерәк. Аларда моң да, тел дә, заманга үзгә караш та ярылып ята. Бу тандемнарга бернигә дә карамый иҗатны дәвам итәргә кирәк. Чөнки бер урында таптанырга ярамый. Алар пентатоникадан читкә китмәгән, башка элементларны файдаланалар икән, бу – офыкларны киңәйтә генә. Чөнки бер урында таптану туйдыра башлады инде. Үсеш булырга тиеш.

"Безнең җыр" бәйгесе
"Безнең җыр" бәйгесе

Өч сәгатькә сузылган концерттан соң жюри 19 җырчы һәм җырны сайлап алды. Финалга узган җырлар түбәнделәр:

  1. Айгөл Хәйри “Күчмә кошлар җыры”
  2. Илгиз Мөхетдинов “Очасы гына”
  3. Сөмбел Ситдыйкова “Без үстек”
  4. Зәринә Вилданова “Җиләкле җәй”
  5. Айгөл Гардисламова “Язмышым бүләге”
  6. Эльза Исламова “Синсез яшәргә”
  7. Илүсә Хуҗина “Дөнья сере”
  8. Алинә Кәримова “Көтмә син”
  9. Илнар Миранов “ Мин Казанга кайтам”
  10. Алсу Фәйзуллина “Мин яшим сәхнәдә”
  11. Эльмира Кәлимуллина “Ак фәрештә”
  12. Артур Исламов “Моң авазы”
  13. Эльза Исламова, Артур Исламов “Казан”
  14. Алинә Шәрипҗанова “Мин кем”
  15. Филүс Каһиров “Мин сине җырымнан эзләдем”
  16. Айгөл Гардисламова “Мин бәхетнең өске катында”
  17. Илгиз Мөхетдинов “Яшә! Сула! Ярат!”
  18. Диләрә Төхвәтуллина “Үзең кирәкле”
  19. Азат Кәримов “Бөтенлеген бозып күләгәмнең”

Хөкемдарлар Резедә Ахиярова, Разил Вәлиев, Георгий Ибушев сәхнәгә чыгып котладылар да, әмма шул ук вакытта шелтәләделәр дә. Күп очракта текстларга бәйләнү булды, татар сүзләренә басым ясау хаталы дип тә искә алдылар, сәхнә киемнәре дә татарныкы дип торсын иде дип теләкләрен белдерделәр.

Гала концерт киләсе елга булачак. Аның төгәл вакыты әле билгеле түгел. Оештыручылар әйтүенчә, ул ТАССРның 100 еллыгын билгеләү кысаларында узачак.

XS
SM
MD
LG