Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Җыр сагыз кебек чәйнәлмәсен иде"


"Безнең җыр" иҗат лабораториясенең икенче туры узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00

"Безнең җыр" лабораториясенең икенче туры узды. "Үзгәреш җиле"нә альтернатива булырдай яңа проектта 17 яңа җыр туарга тиеш. Азатлык шагыйрь-композитор-җырчының иҗат җимешләрен тыңлады, белгечләр фикеренә колак салды.

22 августта Казанда “Калеб” яңа буын җыены “Безнең җыр” иҗат лабораториясең икенче туры үтте. Һәрберсе өч кешедән – шагыйрь, композитор, җырчыдан торган 17 такым яңа җырларын тәкъдим итте.

Икенче турда да тамашачылар булмады, бу ябык чара иде. Май ахырындагы беренче турда оешкан иҗат берләшмәләре үзләренең әсәрләрен тәкъдим итте. Ә белгечләр исә – Казан консерваториясенең опера студиясе җитәкче Әлфия Җаббарова, консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллин, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева​, шагыйрь Рәмис Аймәт – һәрбер чыгышны карап үз бәяләрен бирде, киңәшләрен әйтеп барды.

Җырларга бәя бирүче белгечләр
Җырларга бәя бирүче белгечләр

Азатлык хәбәрчесе чарада мюзикл, ария булырлык әсәрләрне дә ишетте, Рөстәм Яхин дәвамчылары да, бөтенләй яңа стиль тудыручылар да булганын күзәтте. Казан турында берничә җыр тудырылган, анысы да фәлсәфи темага иҗат ителгән, тарих темасына да ике җыр туып килә. Әмма әлегә аларның барысын да матурлап, эшкәртеп бетерәсе бар.

Азатлык җыр лабораториясендә катнашучылар белән аралашты, фикерләрен белеште.

“Безнең җыр” – татар сәнгатенең яшь әһелләренә иҗади мохит тудыру, татар музыка фондын баетуны максат итеп куйган. Кариев театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, бу җырлар “Үзгәреш җиле” фестивален дә репертуар ягыннан баета алыр иде. Сүз уңаеннан, лабораториядә “Үзгәреш җиле” фестивалендә катнашучылар – Илнар Миранов, Зәринә Вилданова, Айгөл Гардисламова, Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина һәм башкалар да бар.

Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

Татар җыр сәнгатенең алтын фондын баету, әлбәттә, идеаль миссия. Аңа ирешүдә бу – беренче адым түгел. Чөнки “Калеб” кичәләрендә шагыйрь, композитор, җырчыны берләштереп эшли башлаган идек. Аерым-аерым җырлар да туа иде. Монда максат – алтын фондны баету. Ул хыял күптәннән бар иде. Ләкин моны оештыру өчен финанс ярдәме дә кирәк булды. Татарстан президенты шушы проектны хуплау белән без бу эшкә тотындык. Берсен-берсе белмәгән иҗатчыларның аралашуы гына да нәтиҗә. Мәсәлән, проекттан бер шагыйрә китте, ләкин алар бер-берсен таптылар һәм, проект кысаларында булмаса да, үзләре яңа җыр яза башладылар.

Безнең максат та шул – иҗатчыларны бер-берсе белән таныштыру, кавыштыру. Элмир Низамов-Резеда Гобәева, Луиза Янсуар-Миләүшә Хәйруллина һәм башка шундый төркемнәр безнең кичәләрдә танышып, эшли башлаганнар да иде инде. Ә без, күптән формалашкан тандемнарны бу лабораториядә аердык, яңа кызык такымнар барлыкка килде. Нәтиҗәдә, ел азагында зур концерт булачак. Безгә бөтен җырчыларга да, композиторларга да уңайлы вакыт булган көнне сайларга кирәк. “Үзгәреш җиле” репертуарына алырлык җырлар да бар. Рөстәм Яхинныкы кебек, Европа масштабындагы, шул ук вакытта татар рухын, мелодикасын саклаган җырлар тууын көтәм", диде Гүзәл Сәгыйтова.

Җырчы Филүс Каһиров бу проектны яңа сулышка тиңли. Җыр сәнгатендәге бертөрлелектән халык та, иҗатчылар да туйган ди ул.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

"Яңа җырга кытлык бар. Штампка салынды, стандартлар күп китте. Яңа җырны ишеткәндә, ә бу көй инде булган иде дигән хис кала кайчак. Миңа биредә тәкъдим ителгән җыр бернинди көйгә дә охшамаган. Анда көйнең корылышы шаккатмалы. Колакка ята, ләкин тиз генә эләктереп булмый, стандарт кысаларыннан чыккан. Шуңа яңа сулыш дим. Эшләве бик кызык", ди ул.

Композитор Зөлфәт Вәлиуллин халык зәвыклы җырдан бизде дигән фикердә. Бусы бер проблем булса, икенчесе – сәләтле яшьләрне күрсәтерлек мәйдан булмавы.

Зөлфәт Вәлиуллин
Зөлфәт Вәлиуллин

"Һәрбер композиторның үз җырчысы, үз шагыйре булырга тиеш. Күп композиторлар шушы принципка таяна. Заманасы шундый бугай, андый бергәлекләр югалып бара. Мәсәлән, мин үземә шундый кеше таптым. Ришат Төхвәтуллинга бик күп җырлар язам. Проектның асылы – шушындый такым, берләшмәләрне тудыру. Шулай гына саллы, берәгәйле әсәр туа ала. Икенче максаты – яңа исемнәр ачу. Бездә сәләтле композиторлар, җырчылар күп, ләкин аларны күрсәтер мәйданнар юк.

Балаларга ошардай заманча татар җырлары юк дәрәҗәсендә

Мин җырчыларга күптәннән аранжировкалар ясый башлаган идем. Моннан биздем, чөнки җырлар ниндидер бер сагызга әйләнеп калды. Аны бер-ике чәйнисең дә, төкерәсең. Җыр андый булырга тиеш түгел. Ул бит мәдәниятне күрсәтергә тиеш. Халык күңеленә билгеле, бу проектта тәкъдим ителгән җырлар хуш килмәс. Халыкны әле бу җырларны тыңларга өйрәтәсе бар. Бу исә дәүләт тарафыннан музыка дәресләрендә, мәктәпләрдә алып барылырга тиешле эш. Үзем мәктәптә укытам, балаларга хор дәресләре алып барам. Балаларга ошардай заманча татар җырлары юк дәрәҗәсендә. Бу өлкәдә эшлисе дә эшлисе", дип әйтте Вәилуллин Азатлыкка.

Режиссер, композитор Резедә Гарипова без үзебезгә ошаган җырлар язабыз, яңа буын вәкиленә нинди җыр кирәк – аны аңлап бетермибез ди.

Резедә Гарипова
Резедә Гарипова

"Тамашачы белән башкаручы һәм җыр авторлары арасында аралашу җитми. Бүгенге тамашачыга нәрсә кирәк, тамашачы ни көтә – белеп бетермибез. Үзебезгә ошаган әсәрләрне язарга тырышабыз. Лабораториядә дә бу фикерләр яңгырады. Безгә Яхинныкы сыман көйләр кирәк, Илһам Шакиров кебек җырчылар кирәк диделәр. Әмма бүгенге тамашачыга андый көйләр кирәкме икән? Алар чит ил эстрадасын яки урыс эстрадасын карыйлармы, әллә татар радиосын тыңлыйлармы – белмибез. Чөнки бүген яңа кешеләр, яңа яшьләр күп. Ничек итеп аларны ишетергә һәм аңларга икәнен үзем дә әлегә тоеп бетерә алмыйм.

Безнең шундый төрле булуыбыз һәм бергә эшләвебез бәлки отышлы булгандыр да

Безнең проекта тандемыбыз бик үзенчәлекле. Мин шәһәр мәдәнияте вәкиле булсам, Фәнил Гыйләҗев минем капма-каршым. Зәринә Вилданова исә урталыкны табарга тырыша. Җыр тудырганда бик күп бәхәсләр булды. Режиссер буларак, миңа драматургия кирәк. Образ турында да каршылыклар булды. Фәнил тыйнак авыл кызы итеп күзалласа, минем аны характерлы шәһәр кызы итәсем килде. Дөресен әйткәндә, безнең шундый төрле булуыбыз һәм бергә эшләвебез бәлки отышлы булгандыр да. Без дә, бүгенге татар дөньясы ничек кушылып беткән, әйтик авыл белән шәһәр кушылган – шундый продукт барлыкка китердек" дигән фикерләрен җиткерде Гарипова.

Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев җыр өлкәсендә тарихи, сәяси темаларның күтәрелүен көтә.

Фәнил Гыйләҗев
Фәнил Гыйләҗев

"Монда ике такым белән эшләп карадым һәм бу проекттан башка да, берничә композиторга шигырьләремне биреп карадым. Минем җыр язып караганым юк иде, бу тәҗрибә кызык булды. Төрле җырлар бар, бер генә нәрсә ошамый – примитив текстлар күбәйде. Хәтта үземнең дә бүген җырланган җырымның тексты примитив дип уйлыйм. Җыр текстында шигырь калу ягында мин. Аннан җырда мәхәббәт, авыл темалары күбрәк. Үзем тарихи темаларга шигырьләр язганга, тарихи, сәяси темалар да күтәрелсен иде дигән теләктә. Шагыйрь Булат Ибраһимов белән композитор Радик Сәлимов шундый әсәр язарга алынган. Җырчы Илүсә Хуҗина аның бер өлешен тәкъдим итте һәм жюри киңәшләрен алды. Хормейстер Венера Гәрәева композиторның ерак чорларны нечкә тоемлавын билгеләде һәм дуэт белән башкарырга киңәш итте", ди Фәнил.

Әлегә икенче тур тәмам. Нәтиҗәләр ясарга әле иртәрәк. Шулай да Казан консерваториясенең опера студиясе җитәкче Әлфия Җаббарова катнашучылардан Илгиз Мөхетдиновның тавышын XXI гасырның үзенчәлекле тавышы дип атады кечкенә генә композициядән тулы бер спектакль ясады дип билгеләп үтте. Спектакль-җырлардан Сөмбел Ситдыйкова башкарган “Көнбагышның сере” ( Элмира Галимова көе, Зөләйха Камалова сүзләре), Алсу Фәйзуллина башкарган “Мин яшим сәхнәдә” (Элмир Низамов көе, Луиза Янсуар сүзләре) дә бар.

Казан турында да берничә җыр ишеттек. Консерватория профессоры Сәгыйть Хәбибуллин халык аңын күтәрәсең килсә, менә шундый җырлар булдырырга кирәк диде. Белгечләр бер генә җырны да яраксыз дип тапмады. Такымнар бер-берсен ахыргача тыңлап, бер-берсенең күңелләрен күтәрергә тырышты. Ниндидер бер мизгелдә Йолдыз Миңнуллина сәхнәгә чыгып биеп тә алды.

Җиңел, күтәренке рухтагы җырлар камилләшә башлады. Ахыргы нәтиҗәне ел азагында күрәчәкбез. Гала-концертның төгәл көне әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG