Accessibility links

Кайнар хәбәр

Луиза Батыр-Болгари: "Татар эстрадасы 50 ел артка тәгәрәде"


Луиза Батыр-Болгари

Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари белән татар эстрадасының бүгенге хәле, татар җырының үзенчәлеге, мәшһүр композиторлар турында сөйләштек.

— Сез халык яраткан күп кенә җырларга көй язган композитор буларак, бүгенге татар эстрадасын ничек бәялисез?

— Бәлки мин артык кискен итеп тә әйтермен, әмма татар эстрадасы хәзер һичшиксез 50 елга кирегә тәгәрәде. Мин, күп еллар музыканың бу юнәлешендә эшләгән композитор һәм үз республикамны яраткан ватандаш буларак, бу күңелсез чынбарлык турында дөресен әйтергә тиешмен дип саныйм. Күпләр бу проблемны күтәрергә курка. Күпчелек журналистлар концертлар, яңа башкаручылар турында яза, халык җиңел укый торган интервьюлар эшли, аларның гаилә тормышын яктырта. Ә иң мөһимен беркем дә әйтми. Безнең эстрадада инде күптән үзешчәнлек алгы планга чыкты. Иң билгеле беренче карлыгач Салават Фәтхетдинов булды. Башкалар да аңа иярде.

Финанс мөмкинлекләре булмаган күп кенә профессионал җырчылар эстрададан китәргә, башка һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүр булды

Башкортстандагы бер авыл егетенең килеп чыгуы башта татар эстрадасына яңа рух бирде. Ул бик үзенчәлекле җырчы булып килеп керде һәм бу үзгәртеп кору чорына туры килде. Ул чакта инде музыка кырыс иҗади шуралар контролендә булган һәм үзешчәнлеккә өстенлек бирелмәгән радио һәм телевидение эфирында гына яңгырамый иде. Магнитофоннарның киң таралган чагы. Аудиокассеталар, ә соңрак дисклар иркен һәм күпләп сатыла башлагач кешеләр төрле дәрәҗәдәге теләсә кайсы башкаручыны тыңлау мөмкинлегенә ия булды. Акча түләп үз тавышын яздыра алучы кешеләр шулай ук акча түләп үзләрен киң танытучы хосусый ширкәтләр белән килешүләр төзи башлады. "Барс медиа", "Оскар-рекордс", "Аксу" һәм башка шундый ширкәтләр үз чиратларында радио һәм телевидениедә эфир вакытларын сатып ала башладылар. Шул ук вакытта үзләрен таныту өчен финанс мөмкинлекләре булмаган күп кенә профессиональ җырчылар эстрададан китәргә, башка һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүр булды. Ун еллап элек ике җырчы минем фатирымда диварларны җимереп үзгәртеп кору эшләре башкарды. Икесе дә консерватория дипломнарына ия.

Шулай итеп түләүле эфир һәм мин атаган музыка ширкәтләренең продюсерлыгы аша үзешчән музыкаль шоу-бизнесны ныклап рекламалау чәчәк атты, ә халык җырчылар һәм аларның спонсорлары түләп уйнаткан нәрсәләрне тыңлый башлады. Элекке иҗади шуралар бетерелде. Халыкны тәрбияләү дәүләт сәясәте һәм милли эстраданың иң яхшы үрнәкләрен пропагандалау юкка чыкты.

Хәзер җырчыларның һәм музыкантларның күпчелеге — үзешчәннәр, җырларның сыйфаты да шуңа бәйле

Шуннан бирле музыкаль тапшыруларның дәрәҗәсен акча һәм аерым мөхәррирләрнең, еш кына музыка сәнгатенә бернинди катнашы булмаган янәсе музыкаль продюсерларның шәхси зәвыгы билгели башлады. Моннан тыш, үзгәртеп коруга кадәр дәүләт радиоэфирында иҗади хезмәт түләүле иде. Дәүләт бюджетыннан бирелгән гонорар телевидение, радио хезмәткәрләре һәм җыр авторларына бүленә иде. Хәзер инде ул систем бетерелде, профессионал музыка әһелләре беркемгә кирәкми һәм алар юкка чыкты диярлек. Хәзер җырчыларның һәм музыкантларның күпчелеге — үзешчәннәр, җырларның сыйфаты да шуңа бәйле.

— Әмма сезнең җырларыгыз да әле яңгырый бит.

— Мин үзем һәрвакыт профессионаллар, тиешле вокал әзерлеге булган, киң диапазонлы көйләрне башкара алучылар белән генә эшләдем, ә өйрәтелмәгән башкаручыларның андый мөмкинлекләре юк. Минем барлык диярлек җырларым катлаулы һәм бай мелодикага ия. Гади җырларым да бар, шуларның берсе халыкта әле дә популар булган "Мин сине шундый сагындым" җыры. Аны профессионаллар да, үзешчәннәр дә, табын янында гади кешеләр дә җырлый. Әмма бу гади җыр һич тә примитив түгел. Ул әле дә үзенчәлекле булып кала. Ә хәзер күбрәк үзенчәлеге булмаган, примитив, бер-берен кабатлый торган җырлар яңгырый. Күпчелек тыңлаучыларда, бигрәк тә яшьләрдә бу җырлар аптырау уята, оялырга һәм үз тамырларыннан читләшергә мәҗбүр итә.

Кыскасы, бөтен татар эстрадасын үзешчәнлек дип атар идем. Кызганыч, без шундый түбән дәрәҗәгә төштек. Бездә инде 1950-нче елларда ук симфоник джаз башланган була. Композитор һәм дирижер Олег Лундстрем Казанда яшәгән чорда була ул. Мин хәзерге музыканы милли эстрада дип тә атамас идем. Болгарияда "чалга" дигән музыка стиле бар. Ул стильдә гадәттә рестораннарда чегәннәр җырлый.

(Болгарлардагы чалга стилендәге җырлар)

— Сез татар эстрадасын чалгага охшатасызмы?

Безнең музыканы бозган өчен аларга Татарстан бюджетыннан шул кадәр зур акчалар бүленә бит

— Хәзерге татарныкын мин ресторанда уйный торган музыка дип тә әйтмәс идем. Урыс эстрадасы ишегалды-криминал-төрмә стилендәрәк, хәзер бит Русия эстрадасында күбрәк шундый дәрәҗәдәге шансон стилендәрәк җырлар уйнатыла. Бездә ул аннан да примитиврак дәрәҗәдә. Профессионаллар, тагын кабатлыйм, хәзер кирәкми. Без узган буын әлегә энтузиазм белән эшләп киләбез. Ә бит яшьләр дә кирәк һәм аларга яшәргә дә кирәк. Казанда әллә ничә музыка уку йорты бар. Алар бер дә эстрада белгечләре әзерләми. Бу турыда инде күптәннән әйтеп киләм. Чөнки ул бөтенләй башка музыкаль стиль. Ә бездә бер төрле генә, классик-традицион юнәлештәге белгечләр генә әзерләнә. Укып бетергәннән соң уку йортыннан алар беркемгә дә кирәксез белгечләр булып чыга. Үз белгечләребез әзерләнми, шуңа күрә "Үзгәреш җиле" кебек проектларга белгечләрне Мәскәүдән чакыралар. Мин "Су буеннан әнкәй кайтып" килә җырының "Үзгәреш җиле"ндә ничек башкарылганын интернеттан гына караган идем. Алар бу җырны бетереп ташлаганнар, әллә нәрсә уйлап чыгарганнар, бернинди милли рух калмаган. Ә безнең музыканы бозган өчен аларга Татарстан бюджетыннан шул кадәр зур акчалар бүленә бит. Мин моны бары корткычлык дип кенә атый алам. Мин бу турыда республика президентына да язарга телим.

"Үзгәреш җиле" проектын опера театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җитәкли. Күрәсең, ул татар җырларының милли рухын, милли аудиторияне һич тә тоя алмый. Ул халык арасында популяр булган җырларның шундый "заманча", янәсе аранжироваларын хәтта тере авторлар белән дә килештерергә теләми.

Татарны хәтта дин дә түгел, ә милли музыка саклый

Шулай итеп, бер яктан бик түбән дәрәҗәдәге үзешчәнлек, алар арасында хәтта мин үземне композитор дип атарга да оялам, икенче яктан ниндидер заманча нәрсә уйлап чыгарырга маташалар, әмма анда инде бернинди миллилек юк. Ә бит иң көчле музыкаль генофонд безнең халыкта. Җир шарының теләсә кайсы урынында яшәүче теләсә кайсы татар, үз телен белмәсә дә, барыбер үз музыкасын, безнең моңны сизә, ул аны үзенеке итеп кабул итә. Татарны хәтта дин дә түгел, ә милли музыка саклый. Чөнки, мәсәлән, керәшен татарлар да бар бит. Алар да безнең халык, безнең мәдәниятебез уртак. Шуңа күрә музыкага, профессионал музыка белгечләренә һәм хәтта элеккеләренә дә төкереп карау милләткә зур зыян китерә.

— Татар композиторларына гаделсез мөнәсәбәт элек тә булган түгелме?

— Беренче татар балеты "Шүрәле"нең көен иҗат иткән Фәрит Яруллинны Икенче дөнья сугышына җибәрәләр. Гәрчә бер генә Мәскәү композиторы да фронтка җибәрелми, киресенчә сугыштан читкәрә эвакуациягә озатыла.

ИЯЛИ архивларында актарынып Габәши әсәрләренең кулдан язылган тулы тупланмасын таптым

Татар профессионал музыкасына нигез салучыларның берсе булган Солтан Габәшине алыйк. 1990-нчы еллар башында нәшриятта музыкаль мөхәррир булып эшләгәндә мин ИЯЛИ архивларында актарынып Габәши әсәрләренең кулдан язылган тулы тупланмасын таптым. Аның тууына инде 130 ел булачак. Аның шундый даталары якынлашканда түрәләр җыелып трибуналарга утырып матур сүзләр сөйлиләр дә таралышалар. Әмма аның әсәрләрен бастырып чыгару берсенең дә уена килми. Мин заманында аны бастырып чыгарырга теләгән идем, 1992 елда аны эш планына да керткән идем. Әмма 1993 елда нәшриятта хезмәткәрләр санын киметү нәтиҗәсендә мине эштән чыгарганнан соң ул эш тукталды. Анда аның 35 табак битлек (А4 форматындагы 560-лап бит - ред.) барлык әсәрләре ята. Ничек шулай була инде? Нигез салучыларның берсе, ә бер җыры да бастырып чыгарылмаган. Алар бит каядыр китеп бөтенләй югалырга мөмкин. Мин бу турыда мәдәният министрлыгына да, Татарстан композиторлар берлегенә дә мөрәҗәгать итеп карадым, берсенә дә кирәкми. Ул ноталар бит бастырып чыгарылырга, яңгырарга тиеш.

Үлеменнән соң композиторлар берлегендәге Сәйдәшнең иҗади архивы югала

Бөек Салих Сәйдәшевкә нинди мөнәсәбәт булганын искә төшерегез. Театрдан аны көндәшләре куып чыгара. Театр фатирында яшәгән Сәйдәш, эшсез калгач, торыр урыны булмаган сукбай хәленә төшә. Аны беркем якламый. Әле әтием дә искә алып сөйли иде, аны кешеләр ашатты, ул йорт базларында, кемнеңдер абзарында, кемнеңдер чоланында йоклап йөрде дип. Йортсыз калгач ул ноталарын Татарстан композиторлар берлегенә тапшырган була. 1954 елның декабрендә 54 яшендә, иҗаты чәчәк аткан чакта, Сәйдәш ачлыктан һәм суыктан үлеп китә. Аны бит беркем якламый, гади кешеләр генә ашарга биргәләп тора. Үлеменнән соң композиторлар берлегендәге Сәйдәшнең иҗади архивы югала. Аны кемнәрдер Казансу елгасы буенда яндырган дип әйтәләр. Сез шуңа ышанасызмы? Мин Сәйдәшнең архивы яндырылган дигәнгә ышанмыйм. Аның булган бөтен нәрсәләрен башкалар кулланган дип уйлым. Әмма аның музыкасының башка кеше исемнәре белән булса да яшәве үзе дә яхшы нәрсә инде.

— Татар халык җырларының нигезе булган пентатониканы сез ничек бәялисез?

— Пентатоника иң борынгы музыкаларның берсе. Мин төрле халыклар музыкасы белән күптәннән кызыксынам. Иң бай борынгы халык музыкасы, җырлары Дунай болгарларында һәм бездә. Болгар җырларын шул кадәр дулкынланып тыңлыйм. Аларның халык җырларында шул кадәр көчле моң. Бездә дә шундый ук. Әмма аларга соңрак балкан, төрек музыкасы да нык тәэсир иткәне сизелә. Шулай да моң калган. Башка халыклар, урыс, мордва, чуашлар белән чагыштырсаң, аларда андый нәрсә бөтенләй юк. Безнең бай музыкаль мәдәниятебез музыкабызның нинди борынгы булуын күрсәтә. Бездәге пентатоника шактый үскән һәм бай пентатоника. Менә шул музыка татарларны саклап калырга ярдәм итә. Кайбер түрәләр музыканы яратмауларын, аны аңламауларын әйтә. Хәзер генә музыканы күңел ачуга әйләндереп калдырдылар. Ә ул бит гасырларча халык рухын саклап килгән. Ә хәзерге үзешчәнлек халыкның рухын үтерә.

фикерләр (39)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG