Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзгәреш җиле-3": яңача җырлап колхозлыктан арыну


Венера Ганиева һәм Тай Стивенс

30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" фестивале бара. Тамашачыны быел нинди үзгәрешләр көтә? Азатлык концертның беренче көнендә шушы сорауга җавап эзләде.

"Үзгәреш җиле" фестивале Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның татар эстрадасын тәнкыйтьләвеннән соң башланды. Беренчесен карагач, ул аны ел саен үткәрергә кирәк дигән фикерен әйтте. Фестивальгә татар эстрадасын күтәрергә, музыканың сыйфатына, җыр сүзләренә, башкару осталыгына, стильгә игътибар итәргә дигән максат куелды. Бу чараның музыкаль җитәкчесе итеп беренче көннән үк Мәскәү музыканты Вадим Эйленкриг билгеләнде.

Әйтүләренчә, проект ел буе әзерләнә. Катнашучылар белән репетицияләрне билгеле җырчы Венера Ганиева, Мәскәү педагоглары Алексей һәм Ксения Коробковлар үткәрә.

Өченче сезонда 22 җырчы катнаша. Быел алдагы сезоннарда катнашкан Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Эльза һәм Артур Исламовлар, Раяз Фасыйхов, Ильвина, Лилиана Газизова, Лилиана Ирназарова, Зәринә Вилдановалар командасына Гөлшат Хамурзина, Руслан Сәйфетдинов, Тай Стивенс (АКШ), Вилли Кей (Куба) өстәлгән.

"Үзгәреш җиле-3": яңача җырлап колхозлыктан арыну
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:48 0:00

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет тетары җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, быел да киләсе елны алган "линия" дәвам итә: "Моңарчы мәгълүм җырлар яңа аранжировкада, диско, танго, хип-хоп, фанк, баллада һәм башка стильләрдә яңгырый. Өч сезонда без 140 җырга аранжировка ясадык, аларның 100дән артыгы концертларда башкарылды. Без җырларга яңа тормыш бирәбез. Тәҗрибәләр дә бар", диде ул. Кыскасы, тәнкыйтьчеләр моңны бозу, классик җырларның тәмен җибәрү дип күпме генә сүксәләр дә, фестиваль алган юнәлешеннән тайпылырга җыенмый. Эт өрә дип кәрван тукталмый.

Фестивальне оештырчылар матбугат очрашулары үткәрми. Фестиваль көнне дә бик аралашасылары килми. Үзегез күрерсез дип әйтү белән чикләнә. Әлеге дә баягы, алар читтән яңгыраган фикерне кирәксенмиләр ахры.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Быел "Үзгәреш җиле" концертлар санын да киметте. Башланганда ул Казан, Мәскәү шәһәрләрендә үтсә, узган ел Казан белән чикләнде. Быел Казанда ике концерт үткәрү калды. Әмма җырчылар үзара фестиваль концерты Америкада үтәргә мөмкин дип сөйләшә. Тагын бер яңалык бар: гонорар күләме бермә-бер арткан. Дәүләт сату-алулары (госзакупки) сайтыннан күренгәнчә, Раяз Фасыйховка 46,5 мең сум, Айдар Сөләйманга 60 мең, Лилиана Ирназаровага 91,8 мең сум, Тай Стивенска 250 мең сум гонорар түләнә.

Башкаручылар һаман да классик җырларны, халык җырларын заманча башкарырга тырыша. Музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов әйтүенчә, оештыручыларның башка чарасы юк:

Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Мәхмүт Нигъмәтҗанов

– "Үзгәреш җиле"нә нигез итеп классик әсәрләрне алмый хәлләре юк. Чөнки бүген Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин кебек композиторлар юк, һәрхәлдә мин андыйларны белмим. Дөрес, бөтенесе дә композитор хәзер. 8-9 такмак яза да, композитор булып йөри. Фестивальгә килгәндә, зарары юк бу әйбернең. Милли сәнгатьне бетерер өчен уйлап табылган дип әйтә алмыйм. Җырчылар белән генә чикләнмичә, үз музыкантларыбызны, композиторларны, дирижерларны да үстерсәк, файдалырак булыр иде.

Җырчы Лилиана Ирназарова тәнкыйтьчеләр күп мәсьәләдә ялгыша дигән фикердә:

Лилиана Ирназарова
Лилиана Ирназарова

– "Үзгәреш җиле" күптән кирәк иде, чөнки татар эстрадасының примитивлыгына тәнкыйтьчеләр дә хәйран кала. Ул ниндидер стандартларда яши. Продюсерлык үзәге нәрсә чыгара, шул модага керә. Күп очракларда плюска җырлый торган, талантлары булмаган җырчылар килә. Бүген татар эстрадасының йөзе дип әйтерлек җырчылар бик аз. Аларны санар өчен ике кулның бармаклары җитә. Халыкка шоу кирәк, тере тавыш бик мөһим түгел.

"Үзгәреш җиле" җырчыларның икенче төрен ача. Болар – төрле жанрда җырлый белә, зәвыклы, үз образы булган, стилле, тәҗрибәле. Без җырны джазга, операга, кантрига салабыз. Узган ел халык җырын бераз джазлаган булсам, быел башкорт халык җыры "Карабай"ны джаз-рок стилендә җырлыйм. Әмма ул татар моңын, матурлыгын югалтмаган җыр. Бездә аз гына джаз кертәсең икән, юк, бу татар җыры түгел диләр. Ә нигә таш гасыр чорыннан китмәскә? Без бит көйне үзгәртмибез, мелизматика формасын үзгәртәбез. XXI гасырда халык җырларын ничек кенә тырышсак та, барыбер ата-бабаларыбыз кебек җырламыйбыз, шулай бит. Заман белән җыр да үзгәрә. Бу үзгәрүне шартлы рәвештә икенче буын дип алсак, "Үзгәреш җиле" өченче буын үзгәреш ул.

Дөрес, чакырылган җырчылар татарча белми, үзебез арасында да телне белмәүчеләр шактый. Ул җырлаганда чагылмыйча калмый. Әмма чакырылган җырчылар үзләренә татар җырын өйрәнеп кайтып китә. Америка җырчылары мәсәлән "Әллүки"не җырлый. Миңа калса, бу безнең өчен дәрәҗә.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Үзем ни өчен "Үзгәреш җилен"дә катнашаммы? Чөнки коллегаларыма, тамашачыга мәдәниятнең дәрәҗәсе менә шушы дип күрсәтәсем килә. Кая барып чыктык без? Арзанлы клип ясап җырчы булу, кыска итәкле җырчыларга мактаулы исем бирүләрне кабул итү авыр.

Фестивальнең киләчәге бар. Тәнкыйтьчеләр аның эчке казанында гына казына. Үзгәрү фестиваль эчендә генә була алмый. Хәтта киләсе елда үтмәсә дә, ул бетми. Бу җырчылар белән Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, педагоглар эшләвен дәвам итә. Моңа өстәп "Үзгәреш җиле" чит илгә чыга дип тә ишеттем. Бу чыннан да чит илгә алып чыгардай концерт.

– "Үзгәреш җиле" татар җырчысына нинди өстенлекләр бирә? Фестивальдә үз җырчыларыбызның гонорары чакырылган кешеләрнекенә караганда күпкә ким. Моңа үпкәләмисезме?

– Уңай яклары бик күп. Мәсәлән, сыйфатлы фонограмма, концерт киемнәре артистның үзенә тапшырыла. Узган елгы күлмәгем 200 меңлек иде. Татар җырчысы кайчан шундый кием ала әле? Чәчләрне дәвалау, бизәнү, осталарның синең өчен төрле образлар иҗат итүе – татар артистларына күрсәтелгән өстенлекләр. Чакырылган кунакларга костюмнар бирелми. Аралашып йөрим, бер генә җырчының да безгә азрак, чакырылганнарга күбрәк түлиләр дип үпкәләгәнен ишеткәнем юк. Бездә, гомумән, көнләшү, бер-берең өстеннән начар сүз сөйләү юк. Һәрхәлдә ишетмим. Соңгы вакытта Илнар Миранов сәләтен шик астына алалар. Чөнки аңарда бөтенләй үзгә стиль. Мин беркадәр Идрис Газиев стиле дип тә әйтер идем. Тавышны көченә карап бәяләү бар бездә. Кычкырып җырлый икән, вәт маладис. Әмма беркем дә Илнар шикелле тавыш белән идарә итә алмый. Мәсәлән, мин шулай эшли алмыйм, аңа бик озак өйрәнергә кирәк. Аның шулкадәр киң диапазонлы тыны, бөтен Казанны урап чыга ала.

Фестивальдә Раяз Фасыйховны яратып кабул иттеләр. Аның "Баламишкин"ы да, "Керфекләрең нигә кара" җыры да татарча, әмма биючеләре алып баручы Айваз Садыров сүзләре белән әйткәндә "кинодагыча" иде. Европага барып чыктык. Җырчы фикеренчә, "Үзгәреш җиле" татар җырчыларыннан "колхоз"ны бәреп чыгару өчен кирәк:

Раяз Фасыйхов
Раяз Фасыйхов

– Фестивальнең концепциясе шул ук. Ретро һәм халык җырларын бераз гына башка стильдә башкарабыз. Ләкин без чын күңелдән әйтәбез, без башкарган җырларның моңы кала. Башкару манеры гына үзгәрә. Моның файдасы зур. Чагыштырырга мөмкинлек барлыкка килде, бу сыйфатны күтәрде, үзара конкурентлыкны арттырды. Килешеп бетмәгән урыннар да бар, ләкин тулаем алганда татар эстрадасын башка яктан күрсәтә. Бу стильдә безне бөтен дөнья аңлый. Элек эстрада түбән дәрәҗәдә дип әйтсәләр, аранжировканы, башкаруны тәнкыйтьләсәләр, хәзер татарча җырларны Европа һәм ил күләмендә курыкмыйча башкарырга була. Бер кеше дә синнән "колхоз" дип көлмәячәк.

Айгөл Гардисламова катнашучылар арасында консерватория тәмамлаган сирәкләрнең берсе:

Айгөл Гардисламова
Айгөл Гардисламова

– Миңа бу зур тәҗрибә. Хәзер репертуарымда "Үзгәреш җиле"ннән дүрт җыр бар. Гонорарга килгәндә, аны сез генә тикшерәсез, без бер-беребезгә күпме түләнгәнне сорашмыйбыз да, тикшермибез дә. Мин бушка да катнашыр идем монда. Рәхмәт Венера Ганиевага, бу чарага ул мине алып килде, хәзер өченче сезон рәттән катнашам. Быел мин җырлаган "Солдатым" Сара Садыйкованың сирәк башкарыла торган җыры. Мин үзем консерватория тәмамладым, Венера Ганиева укучысы түгел. Күпләр шушы тирәдә бәхәс куптара бит инде. Консерватория тәмамлаган кешегә бу фестиваль танылу өметен дә бирә. Чөнки консерватория тәмамлаучыларның күбесе читтә бәхет эзләргә теләми, аларның үзебезнең милли әсәрләрне башкарасы килә. Аннан инде ничарадан бичара читкә китә.

Айваз Садыров һәм Румия Ниязова
Айваз Садыров һәм Румия Ниязова

Концертны "Татар радиосы" алып баручысы Айваз Садыров һәм җырчы Румия Ниязова алып барды. Айваз теләсә-теләмәсә дә концертка "Татар җыры" фестивале стилен кертте. Шулай ук шаярырга, алып баручыга гашыйк булырга тырышты. Румия хыялый кыз ролен "уйнады". Текстны тырышып өйрәнгән, ләкин телне камил белмәве үзен сиздерә.

Концертны караучылар арасында Камал театры артисты Равил Шәрәфи дә бар иде. Ул фестивальдән нәрсә өмет иткәнен сөйләде:

Равил Шәрәфи
Равил Шәрәфи

– Бу проект эшли башлагач, күңелем күтәрелеп китте. Чөнки эстрада концертларына еш кына барам һәм бик күңелем төшеп кайта иде. Аның мескен хәле, оркестр катнашмавы, артта берничә кешенең сикереп торуы, җырчының юньле җыры булмавы борчый иде. Дөрес, халык фестивальне бертөрле генә кабул итмәде. Кычкырып җырлыйлар, көйне бозалар, татарга хас түгел номерлар тудыралар дигән тәнкыйть cүзләре яңгырый. Минем үземдә дә андый уйлар бар. Кайвакыт, аһ, шулайрак итсәң, әйбәт булыр иде дип уйлыйм.

Мин башта "Үзгәреш җиле" дигәч, татар җырының иң шәпләрен генә, шәп җырлаучыларны гына җыярлар дип уйладым. Ул мин уйлаганча булмады. Баксаң, бу эстраданы Европага чыгару өчен эшләнгән икән. Традицион җырласак, гармунга кушылып җырласак, Европага чыга алмабыз дип уйлаганнар күрәсең. Һәрнәрсәнең җитешсезлеге була, яхшы ягы да була. Безнең, мәсәлән, мондый оркестр, мондый аранжировкалар белән җыр тыңлаган юк. Хәерле булсын. Президент карап-күзәтеп бара. Акрынлап тиешле бер дәрәҗәгә җитешер дип уйлыйм.

Гармун дигәннән, быел "Үзгәреш җиле"нә янә баянчы, Германиядә яшәүче милләттәшебез Айдар Гайнуллин кайтты. Ул оркестрда бердәнбер татар һәм киемендә татар бизәге булган, түбәтәй кигән бердәнбер артист та иде. Дөрес, икенче бүлектә Әмир Әхмәдишин да түбәтәй киеп чыкты. Башкаларның киемнәрендә һичьюгы бер милли билге булмады.

Концертны композитор Резедә Әхиярова да карады. Ул оештыручыларның киләчәк өчен татар музыкасын яхшырак өйрәнүләрен теләде:

Резедә Әхиярова
Резедә Әхиярова

– Тулаем алганда фестиваль уңай тәэсир калдыра. Мин әлеге чара музыкаль тормышны баетыр дип уйлыйм. Оештыручыларга киләчәк фестивальләрне тагын да тулыланыру өчен композитор җырларын, замандаш композитор әсәрләрен күбрәк тыңларга киңәш итәр идем.

Артист, режиссер Гүзәл Сибгатуллина фестивальдә быел джаз азрак, бизәлеш баерак, мәгънәлерәк дигән фикердә:

Гүзәл Сибгатуллина
Гүзәл Сибгатуллина

– Без бу фестивальне улым Арслан белән карап барабыз. Быелгысы бигрәк тә ошады. Декорация әйбәт, быел экраннарны да кушканнар. Минемчә, бу бик отышлы. Быел джаз азрак, халыкчанлык калкурак. Уңышлы чыгышлар күп. Мәсәлән, Венера Ганиева Тай Стивенс белән җырларга чыкты. Гади киемнән, пафоссыз, бик матур чыгыш булды.

Сүз уңаеннан, джазның аз булуы, оркестрның сәхнә артында диярлек урнашуы үзенекен эшләде. Быел җырчыларның да тавышы ишетелде, тамашачы да узган елдагыча алҗып таралышмады. Быел татар җырларын узган елгы кебек инглизчә җырлап та азапланмадылар. Румия Низамова гына бер куплетны инглизчә җырлап бирде, тик моңа тамашачының әллә ни исе китмәде.

Алинә Шәрипҗанова (с)
Алинә Шәрипҗанова (с)

Аның каравы Алинә Шәрипҗанованың Британиядән "Accent" төркеме белән "Әллүки"не җырлавы алдан фаразланган уңышка иреште. Хәтта "Accent"ның акценты да тамашачыга ошады. Хәер, халык Ксения Коробкованы да татарча акцентсыз диярлек җырлаганы өчен алкышлар белән сәхнәдән җибәрмичә торды. Сүз уңаеннан, Ксения берничә кат күлмәк алмаштырды. Ә бу затлы күлмәкләр чыгыш ясаучыларның үзләренә бүләк ителәчәк.

"Үзгәреш җиле"нең "Карнеги-холл"да үтү мөмкинлеге рәсми төстә расланмады. Ксения Коробкова, Вадим Эйленкриг халыкны үзләренең татарлашуына ышандыра алды. "Без ничә ел дәвамында, ничә ай буе татар җыры мохитендә яшибез. Төшкә дә татар җыры керә хәтта. Ә бер төндә мин музыка ишеттем. Ләкин ул мин моңарчы ишеткән музыка түгел иде. Мин ноталарга салдым һәм иртәгәсен белгечләргә күрсәттем. Бу яңа көй, диде алар. Мин аны "Көйләү" дип атадым", диде Эйленриг һәм уйнап та күрсәтте.

Шулай итеп, быелгы фестиваль "яңач" халык җырлары, педагог Ксения Коробкованың татарча акцентсыз җырлавы, Вадим Эйленкригның татарча "Көйләү" иҗат итүе, Венера Ганиеваның Америка җырчысы белән "Су юлы"н башкаруы белән шаккаттырды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG