Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җыр лабораториясе: "Калеб" ун көндә унсигез җыр язмакчы


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Калеб" клубы яңа проект – җыр язу лабораториясен башлап җибәрде. Ун көн эчендә алар 18 җыр язарга тели. Шагыйрь, композитор һәм җырчылар бергәләп иҗат итәчәк.

Яшь иҗат әһелләренең "Калеб" клубы яңа проектка алынды. Җыр язу лабораториясе дип атала ул. Бер мәйданда яшь җырчылар, шагыйрьләр һәм композиторлар иҗат итәчәк. Алар арасында Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Айдар Сөләйманов, Рүзил Гатин, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина кебек танылган башкаручылар бар. Композиторлардан Эльмир Низамов, Алмаз Әсхадуллин, Ильяс Камал һәм башкалар. Шагыйрьләр арасында Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗевләр.

"Уйладык та, шобага салырга булдык. Әгәр Эльмир Низамов үзе сайлый башласа, Миләүшә шагыйрьне сайласа, башка кешеләргә кем калыр? Бу дөрес түгел кебек. Бездә чын әсәрләр тумасмы икән дип шобага уйнатабыз", дип аңлатты “Калеб” клубын оештыручы, Габдулла Кариев театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова.

"Калеб" ун көндә унсигез җыр яздырмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:08 0:00

Нәтиҗәдә 18шәр композитор, шагыйрь, җырчыларның исемнәрен шобагада уйнатып, аерым төркемнәргә бүлделәр. Алар ун көн эчендә берешәр җыр иҗат итәргә тиеш. Ахырда 18 җыр барлыкка килер дип көтелә. Җырның ничек барлыкка килүен тирәнрәк аңлар өчен яшьләр күп җырлар авторы, Татарстан халык шагыйре Разил Вәлиев һәм танылган композитор Резедә Әхиярованы чакырган иде.

"Аралашу булмаса, иҗат та булмый"

"Алтын Казан" мюзиклы, “Кара пулат” операсы, фильмнарга музыка, күп җырлар авторы Эльмир Низамов сүзләренчә, төп проблем – яшь иҗат әһелләре бер-берсен белми.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

"Яшь шагыйрьләр, композиторлар, җырчылар еш кына бер-берсе белән аралашмый. Аралашу булмаса, уртак иҗат та булмый. Дуслык монда туа. Ул дуслыкның җимешләрен без лабораториядә ишетербез. Мин үзем дә беркемне белми идем. Консерваториядә Гүзәл Сәгыйтова эшли башлагач, театр белән аралаша башлагач, менә "Калеб" барлыкка килде. Мин әкренләп кенә барсын белә башладым. Мин үзем еллар буе кешеләр белән таныштым", дип сөйләде Азатлыкка Эльмир Низамов.

"Кеше үз музыкасының кирәклеген сизсә, ул музыка яза башлый. Мәсәлән, белә торып өстәлгә язу – ул бик авыр. Əгәр дә син җырыңны башкаручы, тамашачының көтеп торуын, сәхнә, оркестрның әзер булуын сизәсең икән – бу иҗатка зур канатлар бирә, минемчә. Бу лабораториянең иң зур файдасы, минемчә, мөмкинлек тудыруда", ди Низамов.

"Музыкаль театр булса, күп әсәр язылыр иде"

Чыннан да татар җыр үсеше милли җәмәгатьчелектә дә, җитәкчелектә дә зур сораулар уята. 2016 елда президент Рөстәм Миңнеханов эстрададан канәгать булмавын җиткергән иде.

Миңнеханов татар эстрадасын тәнкыйтьли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

Шуннан соң "Үзгәреш җиле" фестивале оешты. Ләкин ул да иҗат әһелләрендә төрле бәхәсле фикерләр уятты. Бөтен проблем да Татарстанда яшь иҗат әһелләренә тиешле шартлар тудырмауда диләр.

"Калеб" остаханәсенә килгән шагыйрь, депутат Разил Вәлиев белән яшьләрнең аралашуы җитди проблемнарның булуын күрсәтте.

"Музыка көллиятендә, консерваториядә татар халык җыры бүлеге ябылды. Ул булмагач, ничек без үзебезнең композиторларны өйрәник? Германиядә ноталарны мәктәптә өйрәтәләр. Бездә ул юк", дип сорау яудырды яшьләр вәкиле.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

"Балалар бакчасы, мәктәп, көллият – бер чылбыр булырга тиеш. Япониядәге сыман балалар бакчасыннан ук игътибар итә башларга кирәк. Безнең ачылмаган сәләтле балаларыбыз бик күп кала. Иҗат итәр өчен заказлар бирергә кирәк. Әгәр опера театры сорамаса, Резедә Әхиярова да, Ренат Харис та язмаган булыр иде", дип саный Разил Вәлиев.

Шулай да татар җыры сәнгате үсеше өчен төп киртәләрнең берсе – татарның үз музыкаль театры булмауда. Булса, яңа әсәрләр күп язылыр иде.

"Чын мәгънәсендә безнең милли музыкаль театрыбыз булса, сәнгатебез бер башка үсеп китәр иде. Музыкаль театрда куярлык безнең биш әзер әсәр бар, диләр. Бер елда әйләндерер өчен бу репертуар җитәрлек. Аннан соң яңа әсәрләр туа торыр иде. Музыкантлар да, шагыйрьләр дә аралашыр иде", дип сөйләде Разил Вәлиев.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

​Разил Вәлиевның җыр язуда тәҗрибәсе зур. "Сөембикә", "Беренче мәхәббәт урамы", "Зинһар өчен, кермә төшләремә", "Кышкы учак", "Яшьлегем канатында" һәм башка танылган җырлар авторы да ул.

"Җырга ихласлык кирәк. Ул бит турыдан-туры башка бәрми. Шигырь баш, уй белән языла һәм фикер белән кабул ителә. Ə җырны йөрәк белән кабул итәләр", дип киңәш бирде Разил Вәлиев яшь иҗат әһелләренә.

"Җыр язу – теоретик әйбер түгел"

Танылган композитор Резедә Әхиярова сүзләренчә, җырны кушканга, ясалма итеп язып булмый. Моның өчен композитор да, җырчы да, шагыйрь дә әзер булырга тиеш.

"Җырлар язу теоретик әйбер түгел. Ул күңелдән чыга. Матур шигырь тәкъдим итәләр, йә аны үзең табып аласың. Укый башлауга музыка туа, мин уйный башлыйм. Бу - табигый әйбер. Ясалма ясасаң, ул җыр җырланмаячак. Башка очраклар да була. Күңелдә музыка туа, моңланасың. Аннары сүзләр эзлисең. Мондый вакытлар миндә сирәгрәк", дип башлады чыгышын Резедә Ахиярова.

Резедә Ахиярова
Резедә Ахиярова

Композитор сүзләренчә, күп очракта җырчылар үзләре үк тәкъдим белән чыга. Мисал өчен, Айдар Фәйзрахмановның "Чаба поезд" җыры, Венера Ганиеваның "Сөембикә", "Казан урамнары", "Зинһар өчен кермә төшләремә", "Йөрәк дәшә" җырлары шулай туган.

Резедә Әхиярова, татар җыры төрле юнәлештә үсәргә тиеш, классиканың үз тамашачысы, кайбер кешеләр джаз ярата, кемгәдер баян ошый, ди.

"Милли музыка гына тудырсак, пентатоникага чумсак, без бүтән милләтләрдән ерагаябыз. Без якын булырга, барысын да үз музыкабызга сеңдерергә тиешбез. Ләкин милли аһәң калырга тиеш. Аны югалтсак без бетәбез", ди Әхиярова.

Соңгы елларда композитор Резедә Әхиярова җырларны сирәк яза. Моның төп сәбәбе зур әсәрләр язу белән бәйле, ди ул. Шул ук вакытта яхшы җырларны заказ булса гына яза.

"Элек без акча турында уйлап та тормый идек. Без яза идек. Җырчылар да сатып алмыйлар иде. Элек иҗади шура булса да, без уйланып тормый идек. Хәзер менә заказ бирсәләр, акча түләсәләр генә язабыз. Элек күбрәк яза идек", ди композитор.

"Бу – тәҗрибә"

Turkvision-2014 бәйгесендә икенче урын алган җырчы Айдар Сөләйманов шобага уйнатканнан соң киләсе ун көн эчендә композитор Алмаз Әсхәдуллин, шагыйрә Резедә Гөбәева белән җыр язарга тиеш булачак. Айдар сүзләренчә, ул әлеге проектка зур өметләр баглый.

Айдар Сөләйманов
Айдар Сөләйманов

"Һәрбер җырчының үз композиторы бар. Мин Эльмир Низамов белән эшлим. Эльмир Низамов Ренат абый Харис белән иҗат итә. Һәр җырчының йөрәккә салына торган композиторы бар. Ә бу лаборатория әлегә тәҗрибә. Бәлки шәп килеп чыгар. Чөнки бүген җырчылар шагыйрьләрне, шагыйрьләр композиторларны белми. Ə менә бу хәзер конгломерат булды. Безнең трио шушы лабораторияда эшләп караячак. Бик нык эшлисе килә. Мин - оптимист. Ярты елдан карарбыз, ничек килеп чыгар", дип сөйләде Айдар Сөләйманов Азатлыкка.

Сулдан: Алмаз Әсхәдуллин, Резедә Гөбәева, Айдар Сөләйманов
Сулдан: Алмаз Әсхәдуллин, Резедә Гөбәева, Айдар Сөләйманов

Яшь җырчылар, композитор һәм шагыйрьләрнең уртак эше нинди нәтиҗә китерер – көз көне билгеле булачак. Шул вакытта яңа җырлардан беренче концерт узар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG